Үз диненең үгет-нәсыйхәтләрен тотучы мөселман киң күңелле һәм юмарт була. Ул һәрвакыт юмартлык белән эш итә. Чөнки ул үз малыннан Аллаһ юлына өлеш чыгарганда, аның ике дөньяда да зур файда китерәчәген белә. Аллаһы Тәгалә әйтә: "Байлыкларын Аллаһ юлында сарыф итүчеләр – һәрберсе йөзәр бөртекле җиде башак бирә торган бөртек утыртучыга тиң. Ә Аллаһы Тәгалә теләгән кешесенә аннан да арттырып бирә. Аллаһы Тәгалә – һәрнәрсәне Колачлаучы, Белүчедер!"
Юмартлык (гарәпчә сәхавәт) мөселманның иң яхшы сыйфатларыннан берсе булып санала. Нәкъ менә шуңа күрә бер сәхабәнең: "Исламда иң яхшы сыйфат кайсы?" – дигән соравына Пәйгамбәребез (с. г. в.): "Кешеләрне сыйла һәм танышларыңа да, таныш түгелләргә дә сәлам бир", – дип җавап биргән.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам сәхабәләрен гел юмартлыкка өйрәткән; алар муллыкта яшәп, Аллаһы Тәгаләне истән чыгармасын өчен, күңелләрендәге байлык җыю хисен бетерергә тырышкан.
"Дин вә мәгыйшәт"