Вәгъдә – иман

09 сентябрь 2013 ел 13:14

Кешеләргә биргән вәгъдәне җиренә җиткереп үтәү – ди­ни бер вазыйфадыр. Ислам ди­нендә кайбер гыйбадәтләр фарыз кылынган кебек, кайсыбер эшләр һәм хәрәкәтләр дә фарыздыр. Шуларның берсе – биргән вәгъдәдә тору.

Вәгъдәдән кире кайтуның ке­шеләр өчен күп зарар китерүе мөмкин. Вәгъдәләрендә тор­мау­чылар, бер яктан, үзләрен тү­бәнлеккә төшерсә, икенчедән, башкаларның хак вә хокукларын хөрмәт итмәгән булыр.

 

Андыйларга ышаныч та бетәр. Үзләренә карата кешеләр ихтирамын югалту сәбәпле, аларны берәү дә яратмас. Вәгъдә­лә­рен­дә тормаучылар кыямәт кө­нендә җавапка тартылачак. Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйт­кән: “Вәгъдә биргәч, вәгъдәгездә торыгыз. Әлбәттә, кеше кыямәт көнендә вәгъдә үтәлеше өчен җавап тотачак“ (“Бәни Исраил“ сүрәсе, 34 нче аять). Янә шул ук сүрәдә кеше үтерү, зина кылу, ким үлчәү, ятимнәр малын ашау, тәкәбберләнү кебек зур гөнаһ­лар арасында вәгъдәдән кайтуны да санаган.


Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә әйткән: “Монафыйкъ­ның өч галәмәте бардыр: сүз сөйләгәндә ялган сөйләр; вәгъ­дә бирсә, вәгъдәсеннән кире кайтыр; бер әманәт калдырылса, ул әманәткә хыянәт кылыр“.
Мөселман – дөрес кешедер, ул алдашмас, хәйлә вә ялган кормас. Чөнки болар – начар сыйфатлар.


Динебез өйрәткәнчә, түбән­дәге очракларда вәгъдә бирү дөрес булмас:
– хәлебездән килмәгән эш­ләрдә; 
– Аллаһы хәрам кылган эшләрдә.
Гөнаһ икәнен белмичә бирелеп, гөнаһ булуы ачыкланган эшләрдә вәгъдәдән кайту дөрес булыр, чөнки хатадан арынуның савабы бар.
Бирелгән вәгъдә мөһим бер сәбәп аркасында үтәлми калса, вакытында сәбәбен аңлатып, гафу үтенү дә дөрес булыр.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйт­кән: “Вәгъдәдә тору – иманнандыр“. Халык әйтә: “Вәгъдә – иман“. Ягъни иманы булган һәр мөселман вәгъдәсендә торырга, вәгъдәсен җиренә җиткереп башкарырга тиеш.
“Мөселман календаре”ннан

 

Йәгез, бер дога!


Яман күздән саклану өчен
Бисмилләһи әллааһүммә әзһибә харраһәә вә бәр-дәһәә вә вәсабәһәә.
Аллаһы исеме белән. Әй, Аллаһы! Аның кызуын, салкынын һәм авыртуын бетер.

 

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 145, 06.09.2013/)

Башка журналлар

KAZANSUMMIT: Мөселман булмаганнар да хәләл продукциягә өстенлек бирә

“Хәләл” сүзен без күп очракта азык-төлеккә карата гына кулланабыз. Әмма соңгы елларда хәләл...

20 май 2016 ел 12:55

Татарстан мөфтие ветераннар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. “Туган...

10 май 2016 ел 11:15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана