Әбү Хәнифәнең хикмәтле сүзләре

28 август 2013 ел 15:44

Тән әгъзалары күз белән идарә ителгән кебек, гамәлләр гыйлем белән билгеләнә. Надан булып, күп эшләүгә караганда, белү һәм аз эшләү күп тапкыр файдалы. Бу – белмичә, чүлдә зур йөк белән өстерәлеп баруга караганда, кирәкле запасың булып, юлны белү яхшырак булган кебек.

Мин гөнаһларның түбәнлек икәнен күреп алдым. Аларны кыю рәвештә калдырдым – һәм алар тәкъвалыкка әйләнде.

Аллаһ хәрам кылган нәрсәне эшләүне гыйлеме тыймаучы югалту кичерә.

Әгәр галимнәр ахирәттә һәм фаный дөньяда Аллаһ разый булган бәндәләр түгел икән, димәк, Аллаһның разый булган бәндәләре юк.

Әгәр дөнья мәсьәләсен хәл итәргә телисең икән, аны хәл итмичә торып, күп ашама, чөнки күп ашау акылны караңгылый.

Әгәр казый, белә торып, гаделсез хөкем итә икән, аның карарының көче булмый. Аны вазыйфасыннан төшерүләренә яки төшермәүләренә карамастан, ул үзенең бозыклыгы сәбәпле аннан читләштерелә.

Фикъһе турында сөйләшергә теләмәгән кеше белән бу турыда сөйләшмә, чөнки үзеңнең әңгәмәдәшеңә авырлык тудырачаксың. Син сөйләгәндә сине бүлдерүчегә әйткән сүзеңне кабатлама, чөнки ул гыйлемне аз ярата!

Дөнья өчен гыйлем алуга омтылучы, [белемне] йөрәгенә беркетмичә, үзенең бәрәкәтен югалта. Гыйлемне дин өчен өйрәнүче, аны йөрәгенә беркетеп, гыйлемдә күркәм була, гыйлеме белән башкаларга файда китерә.

“Әбү-Хәнифәнең тормышы һәм мирасы” китабыннан алынды

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана