Буа мәдрәсәсе рамазан аена әзерләнә

08 июль 2013 ел 16:16

Буа мәдрәсәсе – Татарстан Республикасында 1805 нче елда ук ачылган иң борынгы дини уку йортларының берсе. Биредә революциягә кадәр татар халкының күп кенә танылган дин әһелләре, мәдәният, мәгариф һәм фән эшлеклеләре укыган. Шулардан Һади Атласи, Зариф Бәшири, Гомәр Толымбай, Бакый Халидов, Габдрахман Таһирҗанов, Ибраһим һәм Касыйм Биккуловлар, Гарифҗан Вәлиди, Шакир Мөхәммәдев, Фатыйх Мортазин, Камаретдин Салихов һәм башкаларның исемнәрен атарга мөмкин. Совет елларында ябылып торган Буа мәдрәсәсе 1997 нче елда яңадан үз ишекләрен ачты. Ул хәзер дә актив эшчәнлек алып бара. Мәдрәсә тормышы белән якыннанрак танышу өчен мәдрәсәнең директоры, тарих фәннәре кандидаты Рәшид Маликов белән сөйләштек.

 

– Рәшид әфәнде, сезнең Буа мәдрәсәсендә хезмәт итә башлавыгызга бу көннәрдә, ялгышмасам, бер ел булды. Шул вакыт эчендә нинди нәтиҗәләргә ирештегез?

– Иң әүвәл, рөхсәт итсәгез иде Буа мәдрәсәсе, андагы мөгаллимнәр, шәкертләр һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да олуг рамазан ае якынлашу белән чын күңелдән тәбрик итәргә!

Әйе, чыннан да, Казаннан кайтып Буа мәдрәсәсендә хезмәт итә башлавыма бер ел булды. Бу уку елы гаять кызыклы үтте, төрле вакыйгаларга бай булды. Беренчедән, мәдрәсәдә көндезге һәм кичке бүлекләрдә дәресләр уңышлы гына дәвам итте. Быел анда йөзгә якын кеше дини белем алды. 17 кеше мәдрәсәне тәмамлады. Бу изге эштә Габдерәүф хәзрәт, Илмир хәзрәт, Габдерәхим хәзрәт, Мөслим хәзрәт, Азат хәзрәт, Айрат Зәйнуллин, Факия Сәлимова һәм Әлфия абыстай зур хезмәт куйды. Аларга Аллаһның рәхмәте булсын.

Буа мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин һәм районыбыз имамнары белән бергә мәдрәсәбездә “Балалар арасында дини рәсем бәйгесе”, “Олы яшьтәгеләр арасында ислам дине буенча бәйге”, “Мәүлид бәйрәме” һ. б. төрле дини чаралар үткәрелде, күп кунаклар килде.

Мәдрәсәбез уку-укыту эшчәнлеге алып бару өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан вакыты чикләнмәгән лицензия алды. Мәктәп балалары өчен кышкы һәм җәйге лагерьлар оештырылды, бүгенге көндә яңа китапханә булдырып киләбез, яңа уку елына әзерлек, ремонт эшләре алып барабыз.

Быел прокуратура таләбе белән суд карары нигезендә балалар бакчасына лицензия һәм мәдрәсәдә тиешле шартлар булмау сәбәпле, 4 ел эшләп килгән балалар бакчасы, кызганыч ки, ябылырга мәҗбүр булды. Бүгенгесе көндә шәһәребезгә мөселман балалар бакчасы бик тә кирәк. Бу мәсьәлә югары даирәләрдә күтәрелеп, уңай якка хәл ителде дә инде. Мәдрәсә янында бөтен шартларга туры килгән, 40 балага исәпләнгән яңа балалар бакчасы бинасы төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта эскиз проектлары эшләнеп ята. Бу, билгеле ки, зур чыгымнар таләп итә, бу изге эшкә Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итәр.

 

– Киләчәктә мәдрәсәдә ниләр эшләүне күздә тотасыз?

– Иң элек уку-укыту процессын көчәйтергә уйлыйбыз. Зур яңалык буларак, шуны әйтәсем килә: быелдан мәдрәсәдә көндезге бүлекнең икенче сменасы (пансионат) оештырылачак. Биредә тугыз класс тәмамлап, көндез укуын мәктәптә, техникум, училищеда дәвам итүче ир-егетләр өчен мәдрәсәдә яшәп, төштән соң дини белем, тәрбия алу мөмкинлеге тудырылачак. Тәрбиячеләр, балалар белән бергә өй эшләрен әзерләп, кич белән билгеләнгән вакытта дин дәресләре, рухый тәрбия бирәчәк. Бу ата-аналар өчен дә бик уңай, чөнки дини тәрбия алган балалар киләчәктә кем генә булсалар да, тормышта югалып калып яман юлга басмаячак.

Моның белән беррәттән, мәдрәсәдә читтән торып уку бүлеге, дини гыйлем арттыру курслары оештыру, төрле дини чаралар, бәйрәмнәр, вәгазь кичәләре үткәрүне эш тәртибенә кертергә торабыз.

Мәдрәсәбез илдәге вәзгыятьнең нинди булуына да карамастан, халык ярдәме, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте булышлыгы белән күп еллардан бирле матур гына эшләп килә. Киләчәктә дә мәдрәсәбезнең халкыбыз өчен уңышлы гына эшләвен өмет итәбез.

–        Быел рамазан ае мәдрәсәдә ничек үткәреләчәк?

–  Быел да рамазан аенда тәравих намазлары укылачак, вәгазьләр сөйләнәчәк, хәлебездән килгәнчә авыз ачу мәҗлесләре оештырылачак. Узган елдагы кебек, Пәйгамбәребезнең Сөннәте буенча, Коръән ай дәвамында тулысы белән укылып чыгачак. Моның өчен, Алла боерса, Татарстан мөселманнары Диния нәзәрәте аркылы Төркиядән Коръәнхафиз киләчәк. Насыйп булса, рамазан аена багышланган махсус баннерлар эленәчәк.

Шушы изге айда Аллаһ Раббыбыз җиңеллек белән уразалар тотып, күп гыйбадәтләр, изгелекләр кылып, саулык-саламәтлек белән җан тынычлыгында, гаилә бәхетендә яшәүләрне һәрбарчабызга да насыйп итсә иде!

Рәсемдә: Буа мәдрәсәсе (К.Либкнехт урамы, 79 нчы йорт).

Нияз САБИРҖАНОВ әңгәмәсе

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана