Хаҗның өч төре

21 июнь 2013 ел 09:43

Хаҗны өч төргә аерып карарга мөмкин:

Ифрад хаҗы – гомрәдән (кече хаҗдан) башка гына хаҗ кылу; хаҗ кылучы ихрам (ак тукыма) кия, хаҗ кылу өчен генә ният кыла һәм хаҗ бурычларын гына үти; ифрад хаҗы кылу өчен корбан чалу ваҗиб (үтәлергә тиешле) гамәлләрдән саналмый.

Тәмәттуг хаҗы – һәрбер кеше аерым ихрамга кереп, бер-бер артлы гомрә дә, хаҗ да кыла; хаҗ кылучы гомрә өчен ихрамга керә; кече хаҗ кылгач, ихрамнан чыга һәм, хаҗ вакыты җиткәч, хаҗ кылу өчен яңадан ихрамга керә. Тәммәттуг хаҗы кылучылар өчен корбан чалу ваҗиб гамәл булып тора.

Кыран хаҗы – гомрәне дә, хаҗны да бер ихрамда кылу дигән сүз: ихрамга кергән вакытта хаҗ кылучы хаҗга да, гомрәгә дә ният кыла. Ул башта гомрә, ә аннан соң ихрамнан чыкмыйча гына хаҗ кыла. Кыран хаҗы кылучы өчен корбан чалу шулай ук ваҗиб гамәл булып санала.

Хаҗ кылырга җыенган кеше, үз теләгенә карап, бу өч төрле хаҗның теләсә кайсына ният кылырга мөмкин – бар шартларын да үтәгән вакытта аларның  һәрберсе дә дөрес санала.

Хәбибулла (Руслан) НӘФИСУЛЛИН,

“ДУМ РТ Хадж” программасы җитәкчесе

“ДУМ РТ Хадж” белән элемтәгә керү өчен телефоннар: +7 (843) 524-92-10, +7 (843) 240-53-98, +7 (843) 200-93-11.

Адресыбыз: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 3 нче йорт.

Тулырак мәгълүматны рәсми сайтыбыздан алырга мөмкин: www.dumrt-haj.ru.

Электрон почта адресы: 5249210@gmail.com

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана