Хаҗны өч төргә аерып карарга мөмкин:
Ифрад хаҗы – гомрәдән (кече хаҗдан) башка гына хаҗ кылу; хаҗ кылучы ихрам (ак тукыма) кия, хаҗ кылу өчен генә ният кыла һәм хаҗ бурычларын гына үти; ифрад хаҗы кылу өчен корбан чалу ваҗиб (үтәлергә тиешле) гамәлләрдән саналмый.
Тәмәттуг хаҗы – һәрбер кеше аерым ихрамга кереп, бер-бер артлы гомрә дә, хаҗ да кыла; хаҗ кылучы гомрә өчен ихрамга керә; кече хаҗ кылгач, ихрамнан чыга һәм, хаҗ вакыты җиткәч, хаҗ кылу өчен яңадан ихрамга керә. Тәммәттуг хаҗы кылучылар өчен корбан чалу ваҗиб гамәл булып тора.
Кыран хаҗы – гомрәне дә, хаҗны да бер ихрамда кылу дигән сүз: ихрамга кергән вакытта хаҗ кылучы хаҗга да, гомрәгә дә ният кыла. Ул башта гомрә, ә аннан соң ихрамнан чыкмыйча гына хаҗ кыла. Кыран хаҗы кылучы өчен корбан чалу шулай ук ваҗиб гамәл булып санала.
Хаҗ кылырга җыенган кеше, үз теләгенә карап, бу өч төрле хаҗның теләсә кайсына ният кылырга мөмкин – бар шартларын да үтәгән вакытта аларның һәрберсе дә дөрес санала.
Хәбибулла (Руслан) НӘФИСУЛЛИН,
“ДУМ РТ Хадж” программасы җитәкчесе
“ДУМ РТ Хадж” белән элемтәгә керү өчен телефоннар: +7 (843) 524-92-10, +7 (843) 240-53-98, +7 (843) 200-93-11.
Адресыбыз: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 3 нче йорт.
Тулырак мәгълүматны рәсми сайтыбыздан алырга мөмкин: www.dumrt-haj.ru.
Электрон почта адресы: 5249210@gmail.com.