Асылташлы җәүһәр

17 июнь 2013 ел 13:54

Көмеш ае, мәһабәт бинасы белән шәһәребез үзәгенең матур бизәге булып тирә-юньгә нур чәчеп торган Мамадыш мәдрәсәсенә нәкъ дүрт ел элек укырга килдем. Мәдрәсә ачылган елны ук укырга кергән идем дә, бер ел укуны ташлап торырга туры килде. Аллаһы Тәгалә гел ярдәменнән ташламый, мәдрәсә дә яшәү урыным янында гына. Укымасам, гөнаһ булыр иде. Башка кешеләр ерак авыллардан да килеп укыйлар. Мәдрәсәгә килгәч уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Ранил Талипов: “Укырга беркайчан да соң түгел, теләк кенә кирәк”, – диде.

Әлифне таяк дип тә белмим. Гарәп алфавитын бер дә танырмын, аңлармын сыман түгел. Вакыт табып, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, бик теләп, яратып, бер генә уку көнемне дә югалтмыйча, шатланып мәдрәсәгә йөрим. Ранил хәзрәт безгә хәдисләр өйрәтә. Бу гыйлемле, бик итагатьле хәзрәт Түбән Каманың “Рисәлә” мәдрәсәсендә белем алган, хәзерге вакытта читтән торып Алабугада дөньяви белем үзләштерә. Ул табигате белән бик сабыр, тәвәккәл, тырыш, тыныч холыклы, хезмәттәшләренә һәм дусларына теләсә кайчан ярдәм кулы сузучан, изге, саф күңелле кеше. Аның беркайчан беркемгә карата усаллык, начарлык, тупаслык эшләгәнен яки берәр кешегә карата начар сүз әйткәнен күрмәссең дә, ишетмәссең дә. Менә биш ел инде мәдрәсәдә шәкертләр укыта.

“Рисәлә” мәдрәсәсендә укыганда бик яхшы билгеләренә генә укый. “Мәдрәсә ул – белем учагы. Ул учак бар кешеләрне җылыта, аларга бу дөньяда үз урыннарын табарга ярдәм итә”, – ди  Ранил хәзрәт. “Булдыра алмам гарәпчә укырга”, – дигәч, ул миңа өстәмә дәресләр бирә башлады. Белем алу – бөтен кешегә фарыз гамәл. Пәйгамбәребез (с. г. в.) үзенең бер мөбарәк хәдисендә юкка гына: “Бишектән ләхеткәчә гыйлем алыгыз”, – дип әйтеп калдырмаган. Ул безгә хәдисләр белән гел илһам өстәп торды.

“Гыйлем – динебезнең нигезе. Мөселман җанлы Адәм баласы гыйлем алуны үзенең тормышында төп бурыч итеп кабул итәргә тиеш. Ягъни, әгәр кулыңнан килсә, галим бул, моңа да ирешмәсәң, гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла, монысын да эшли алмасаң, гыйлемне дус күр, аны ярат. Гыйлем – нур. Мөэминнең дөньялыкта сынау имтиханнарын уңышлы тапшыруы да, һичшиксез, гыйлемгә кайтып кала. Гыйлем алу сәбәпле, адәм баласы хәләлнең ни дә хәрәмнең ни икәнен таный”, – дип, гыйлем алырга гел үсендереп торды. Аллаһның рәхмәте белән бу мөгаллимебез безгә дини гыйлем өйрәтте. “Фирая апа, һәрвакытта да Аллаһ Раббыздан хәерле вә файдалы гыйлем бирүен сорап дога кыл”, – диде.

Дини мирасыбызны барлау, җентекләп фәнни-тикшеренү эшенә, аны халыкка аңлатуга күп көч куя. Моның өчен бик зур гыйлем, ихтыяр көченә ия булу, үҗәтлек дәрәҗәсендәге тырышлык, эш сөю, сабырлык һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләт, талант һәм сиземләү көче сорала. Ранил Талиповта боларның барысы да бар. Мәдрәсәдә укыган шәкертләр Ранил Талипов белән горурлана һәм аңа саулык-сәламәтлек тели. 

 

Игътибар!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Мамадыш мәдрәсәсе 2013-2014  уку елына шәкертләр кабул итә.

Белгечләр әзерләү көндезге, кичке һәм читтән торып уку рәвешендә алып барыла.

Көндезге бүлеккә яше ундүрттән дә түбән булмаган егетләр алына. Шәкертләр мәдрәсә тулай торагында яшәү урыны һәм көненә өч мәртәбә ашау-эчү белән тәэмин ителә. Уку вакыты – өч ел. Урта белем алу исә Мамадыш шәһәренең икенче лицеенда алып барыла.

Кичке һәм читтән торып уку бүлекләренә хатын-кызлар һәм ир-егетләр кабул ителә. Яшь буенча чикләүләр юк. Уку вакыты – дүрт ел.

Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, шәкертләргә квалификацион комиссия карары нигезендә тиешле белгечлекләрен алу турында диплом бирелә.

2012 елда мәдрәсә вакыты чикләнмәгән лицензия – уку-укыту эше алып бару өчен бирелгән рөхсәт язуы алды.

Мәдрәсәдә якшәмбе көнне кечкенә балаларга да белем алу мөмкинлеге тудырылган. Ай саен Мамадыш районы авылларында эшләүче имамнар өчен дә курслар үткәрелә. Җәйге канукулда балалар өчен лагерь оештырыла. Мәдрәсәнең “Нәсыйхәт” исемле үз газеты да чыгып килә.

Мәдрәсәнең адресы: 422190 Татарстан Республикасы, Мамадыш шәһәре, М.Җәлил урамы, 8/28 нче йорт.

Телефоннар: +7 (855633-19-17, 89172802391 (Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин).

Электрон почта адресы: mamadysh-medrese@mail.ru.

Фирая МИНГАЛИЕВА,

Мамадыш шәһәре

Башка журналлар

Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел...

11 июль 2016 ел 11:32

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана