Көрәш түземлек, сабырлык, максатка омтылыш тәрбияли

13 май 2013 ел 09:12

Чаллыда 2013 елның 11 маенда физик көч таләп итүче спорт төрләре – татарча көрәш һәм кул көрәше буенча мөселман яшьләренең традицион турнирлары узды.

Чаллы шәһәрендә мөселман яшьләренең ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш буенча турнирларын үткәрү традициягә әйләнде. Ул елдан-ел популяррак була бара.  Соңгы елларда ошбу чарада  Башкортстан көрәшчеләре дә актив  катнаша. Шәһәрнең “Витязь” спорткомплексында 11 майда узган быелгы  турнир сан ягыннан караганда бишенчесе булды. Ул җөмһүриятебезнең 18 шәһәр-районыннан 86 көрәшчене җәлеп итте. Башкортостанның Октябрьский  шәһәреннән имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Шакиров җитәкчелегендә көрәшчеләр килде. Шулай ук Россия Ислам университетыннан, Казан Ислам көллиятеннән командалар бар иде.

   Быелгы ярышлар шуның белән дә игътибарны тартты: көрәш турнирына кул көрәше – армспорт та өстәлде (шәһәрдә икенче мәртәбә оештырыла). Кул көрәшендә үз көчләрен сынарга 27 спортчы, шул исәптән бу төр буенча дөнья чемпионы Рим Хәмидуллин  теләк белдерде. Һәр ике турнирда да катнашу өчен төп таләп намаз әһеле булу иде. Шуңа күрә спортчылар үлчәү процедурасына кадәр намаз гыйбатәтен ничек белүләре хакында имтихан тапшырдылар. 

   Турнирлар тантаналы төстә ачылды. Башта командалар парады үтте. Аннары ҮДО -  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән укып ярышларга фатиха бирде, турнирда катнашучы һәркемгә җиңү теләде. Камил хәзрәт спорт ярышларының, шул исәптән көрәшнең Пәйгамбәребез с.г.в.нән калган сөннәт булуын искә төшерде. Мөселман яшьләрен тән һәм җан сәламәтлеге чыганагы булган спортны яратырга чакырды. Чаллы шәһәре Башкарма комитеты исеменнән спортчыларны аның җитәкчесе урынбасары Рәмил Мәрван улы Хәлимов котлады.

   Татарча көрәш 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100 кг.нан артык үлчәү категорияләрендә барды. Быел да көрәшчеләр составы бик дәрәҗәле иде. Яңа гына үзләрен сынаучылар белән бер рәттән татарча көрәш буенча 5 спорт мастеры, 6 мастерлыкка кандидат көч сынаштылар. Ә кул көрәшендә тән авырлыгы исәпкә алынмады, төрле авырлыктагы спортчылар тигез шартларда булдылар. Келәмдә көч сынашучы парлар алышына тордылар. Өйлә намазыннан соң финал өлеше дә җитте. Үз үлчәү категорияләрендә батыр калучылар билгеле булды. Алар түбәндәгечә иде: 60 кг. кадәр – Муса Камалов (Чаллы шәһәре); 70 кг.кадәр – спорт мастеры Руслан Нургалиев (Әлмәт); 80 кг. кадәр –  Илмир Сабиров (Баулы); 90 кг кадәр - Айвар Билалов (Әлмәт); 100 кг. кадәр – спорт мастеры Фәнил Мингазов (Әлмәт); 100 кг.нан артык  үлчәүдә – спорт мастерлыгына кандидат – Рөстәм Бәдертдинов (Чаллы шәһәре). V турнирда икенче призлы урынны яулаучы спортчылар: Риназ Гарипов (Лаеш), Инсаф Әхтәмов (Саба), Азат Галиев (Саба, спорт мастеры), Гөлүс Борһанов (Азнакай, спорт мастерлыгына кандидат), Марс Гафаров (Чаллы, спорт мастерлыгына кандидат), Тәфкил Шәйхетдинов (Теләче, спорт мастерлыгына кандидат). Өченче призлы урынны алучылар: Илнар Зарипов ( Азнакай), Артур Мөхәммәдиев (Актаныш), Азат Габдрәшитов (Чаллы), Илмир Кариев (Чаллы), Таһир Сәгыйтьдинов (Азнакай), Дамир Хәйриев ( Балык Бистәсе, спорт мастеры).   

   Җиңүчеләргә тантаналы төстә бүләкләр тапшырылгач (төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар), үз үлчәү категорияләрендә батыр калучылар бергә җыелдылар. Алар арасында җирәбә уйнатылды. Һәм көрәш турнирының иң олы бүләге -  быелгы Хаҗга юллама  Баулы көрәшчесе Илмир Сабировка лаек булды. Аңа бу дәрәҗәле бүләкне мөфти  хәзрәтләренең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тапшырды.

   Командалар арасында җиңүче итеп әлмәтлеләр танылды. Алар ҮДО –Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә кубогына ия булдылар.   Икенче һәм өченче урыннарда – Чаллы һәм Саба командалары.

   Кул көрәше дә  кискен  барды. Финалга өч көрәшче чыкты. Алар арасында иң көчлесе булып Башкортостанның Октябрьский шәһәре вәкиле Руслан Бадукшанов танылды. Икенче, өченче урыннарда – Чаллыдан Рим Хәмидуллин һәм Мөхәммәд Нуцалханов.

   Татарча көрәшкә Рәкыйп Фәйзуллин җитәкчелегендәге югары квалификацияле судьялар, кул көрәшенә армспорт буенча тәҗрибәле тренерлар Марсель һәм Руслан Хәмидуллиннар җитәкчелек итте. 

   Шулай итеп, Чаллыдагы 2013 ел турнирлары төгәлләнде. Әмма алда көрәшчеләрне яңа очрашулар, җиңүләр көтә.

   Быелгы берләштерелгән турнирларны уздыруга хәйрия ярдзме күрсәтүчеләр:     

 

1.  ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ( мөфти Камил хәзрәт 

          Сәмигуллин);

2. Татарстан Республикасының татар-башкорт спорт көрәше Федерациясе  

         ( рәисе – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  

         министры Әхмәтов Марат Готуф улы );

3.      Чаллы шәһәре мэриясе ( Шәйхразиев Вәсил Габделгаяз улы);

 4.  Чаллы шәһәре Мөхтәсибәте

 5.  “Автомастер” җәмгыяте ( ген. директоры Нуруллин Марат Рафыйк

                улы);

      6.  “Сатурн” җәмгыяте ( ген.  директоры Фәйрузов Равил Сәгыйть улы);

 7.  “АКО” җәмгыяте ( ген. директоры Гыйлаев Айрат Таһир улы);

       “ВПК – Кама” җәмгыяте ( ген. директоры Габдуллин Азат Фоат улы);

8.      Шәһәр мунчалары идарәсе ( ген. директоры Фәрдиев  Рәис Мидхәт улы);          

9.      “Татстройтранс+” җәмгыяте (ген. директоры Хәмитов Рәкыйп Хатыйп

           улы, күп тапкырлар шәһәрнең сабан туе батыры );

10.   “Ислам нуры” Дини – эшмәкәрлек үзәге (ген. директоры  

             Шәйхаттаров Иршат Гыйлметдин улы);

11.  “Виктория” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (директоры Нәбиев 

           Әлфрит Раиф улы);

12.  Шәхси эшмәкәр Гыйлметдинов  Илшат Хәмит улы.

13.  Шәхси эшмәкәр Хәлиуллина Гөлфия Нургали кызы.

14.  “Челны-мясо” җәмгыяте ( ген. директоры Хафизов Фәндүс Мөзәеп улы)

 

             Хәлил Шәриф, Чаллы шәһәре  мөхтәсибәтенең матбугат үзәге җитәкчесе

Башка журналлар

KAZANSUMMIT: Мөселман булмаганнар да хәләл продукциягә өстенлек бирә

“Хәләл” сүзен без күп очракта азык-төлеккә карата гына кулланабыз. Әмма соңгы елларда хәләл...

20 май 2016 ел 12:55

Татарстан мөфтие ветераннар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. “Туган...

10 май 2016 ел 11:15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана