Исламда хатын-кыз

07 март 2013 ел 12:08

Бүгенге көндә кайсы диндә хатын-кызның хокуклары кимрәк дигән сорау куйсак, һичшиксез, күпчелек кеше ислам динендә дип әйтер иде. Моның сәбәбе ислам дине дошманнарының гасырдан артык мөселман хатыннарының хокуклары бозылуы турында чаң кагуларында. Ә без, кайчандыр көчле булган һәм алдынгы урында торган мөселманнар, бүгенге көндә шуларнын ихтыярына буйсынабыз. Көчләп тагылган фикерләр белән эш итүебез аркасында Аллаһы Тәгалә биргән көч-кодрәтебезне югалттык та инде. Көндәлек тормышыбызда дин күрсәтмәләрен үтәмибез. Тормышыбыз, гаиләләребез Көнбатыш илләре үрнәгендә җайланган.

Ислам динен гаепләргә җыенган кеше башка халыклардагы һәм башка диннәрдәге  хатын-кызларның тормышлары белән дә кызыксынып карасын иде. Византиядә дә, Персиядә дә,  Индия белән Кытайда да, яһүдиләрдә һәм христианнарда да, ислам динен кабул иткәнче яшәгән гарәпләрдә дә хатын-кызларның хәле яхшылардан түгел иде. Тарих буенча китапларны укып карасагыз, хатын-кызларның бернинди хокуклары булмавын, аларның хайваннарга тиң булуларын, җаннары булмавын һ.б. күрерсез. Ислам дине килгәнче хатын-кызлар күпме кимсетелүләргә дучар булган!

Мәсәлән, ислам динен кабул иткәнче гарәпләр ярлылык һәм хурлыктан куркып, яңа туган кыз балаларын тере килеш күмгәннәр. Коръәни Кәримдә  бу турыда болай диелә: “ Әгәр ул мөшрикләрнең берсенә "кыз балаң туган", дип, сөенеч бирелсә, хатынына ачуланып, дусларыннан оялып, йөзе каралып китәдер. Кыз белән сөенеч бирелгәнлектән хурланып кауменнән качадыр, уйлап торадыр: бу кызны хурланып кына асрыйммы икән? Яки тереләтә туфракка күмеп таптыйммы икән, дип. Әгаһ булсыннар, кылган эшләре нинди яман кабәхәт эштер!” (16:58-59)

Ислам дине килү белән хатын-кызларда хокуклар барлыкка килә. Аңа хөрмәт белән карый башлыйлар.  Ислам динендә ана хокуклары ата кеше хокукларыннан өстенрәк була башлый. Моны Абу Хурайра китергән хәдис дәлилли. “Бер кеше Пәйгамбәрдән сорый: “Кешеләрдән кайсысы минем яхшырак мөгалләмә лаеграк?” Пәйгамбәр сгв әйтте: “Синең әниең”. Кеше сорады: “Ә аннары кем?”. Кабат : “Синең әниең”, - диде. Кеше сорады: “Ә аннары кем?” Пәйгамбәр сгв җавап бирде: “Синең әитең”.

Ислам дине килү белән “хатын-кыз” сүзе горурлык белән әйтелә башлады, чөнки бу сүз белән Коръәни Кәримдәге зур сүрәләрнең берсе атала. Аллаһы Тәгалә дине хатын-кызларга мирас калдыру хокукы бирә һәм шулай ук хатын-кыз милкен кагылгысыз итә.

Бу, ислам дине хатын-кызларга биргән хокукларның берничәсе генә.

Феминистик оешмалар хатын-кызларга азатлык бирүне таләп итәләр, ә без андый азатлыкның хатын-кызга зарар китерүен күрәбез, чөнки чиксез азатлык беркемгә дә яхшылык китерми. Ул азатлык азат хатын-кызларга нәрсә бирә соң? Тәннәре белән сату итүнеме? Хәмер эчемлекләр эчүнеме? Наркоманиянеме? Теләсә кем белән җенси мөнәсәбәтләргә керә алунымы? Нәрсәгә кирәк мондый затлык? Кемгә кирәк мондый азатлык? Бу “азат” хатын-кызның матурлыгы кемгә кирәк? Ә картайгач ул үзе кемгә кирәк булачак? Ул картлык көннәрен ялгыз кичерә, балалары аның янына елга бер-ике мәртәбә килеп хәлен белә яки бөтенләй ташлыйлар

Уйланыгыз! Бу хатын ислам дине биргән азатлык файдасын сайлап, уйдырма азатлыктан баш кага. Ул миллионнарча хатын-кыз таба алмаганны табуы белән бәхетле. Уйланыгыз һәм аның чакыруына колак салыгыз, хөрмәтле хатын-кызлар!

Ир-ат таш һәм кирпечтән йорт салса, бу йорт - бу дөньяның бәрәкәте, ә йортка турылыклы хатын-кыз тутырган ямь,  җылылык һәм тәрбия бу һәм киләчәк дөнья өчен бәрәкәт булып тора.

Йорт – мөселман кешесенең ныгытмасы. Әгәр дә бу ныгытманы төзүдә хатын-кыз катнашмаса, анда бәрәкәт булмый. Аллаһы Тәгаләне зикер иткән, ислам динен өйрәнгән, турылыклы мөселманнар тәрбияләгән гаиләләр бәхетле.

Ана – батырларны, галимнәрне һәм тәкъва кешеләрне тәрбияләүче. Безне чын тормыш белән таныштыручылар – күркәм холыклы, дини, белүче, сабыр, дога кылучы, үкенүче әниләребез.

Мондый хатын-кызларның берсе белән Пәйгамбәребез (сгв) пәйгамбәр булганчы да, булгач та ризалыкта тигез тормыш кичергән. Хәдичә (гс) – ислам динен беренчеләрдән кабул итүче , пәйгамбәребез белән беренче намаз кылучы, беренче Җәннәт белән шатландырылучы, Коръәнне беренче ишетүче.Аны Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аша сәламли. Ул үзенең милкен Аллаһы Тәгалә юлына тота. Пәйгамбәребезне кешеләр кире каккач та, ул аңа ышана, ялганда гаепләгәч - хаклыгын раслый, ярдәмсез калдыргач – ярдәм итә. Һәм Аллаһы Тәгалә аларны балалар белән шатландыра.

Пәйгамбәребезнең Хәдичәдән туган кызы Фатыйма,  Хәсән белән Хөсәеннең әнисе, Гали хатыны – бөтен хатын-кыз һәм барлык аналар өчен үрнәк булып тора.

Гәйсә пәйгамбәр әнисе Мәрьямның диндарлыгы хакында Коръәни Кәримнең күп кенә аятләрендә әйтелә. Аның исеме белән Коръәни Кәримнең сүрәсе атала.

Фиргәвен хатыны Асия дә, иренең ышанмавына карамастан, Аллаһы Тәгаләгә ышана. Ул Муса гс пәйгамбәрне тәрбияли.

Бөек галимнәр, укытучылар тормышын өйрәнсәк, аларның галим  булуларында яшьтән үк белем алырга өндәгән әниләренең өлеше зур.  Мисал итеп, Әбү Хәнифә, Имам Шафиины һ.б. китерергә була.

Уйланыгыз!  Хатын-кызларга аеруча ихтирам күрсәтелә башлау ислам дине белән бәйле түгелме соң? Ирләре хатыннарын саклап кына торырдай энҗе бертеге дип атамыйлармы? Мондый хөрмәт Аллаһы Тәгаләгә буйсынган, Аның күрсәтмәләрен башкарган һәм тыйганарыннан баш тарткан хатын-кызларга гына насыйп була. Без, ир-атларда, дүрт хатын-кызга карата бурычларыбыз бар: эниебезгә, хәләл җефетебезгә, сеңелебезгә һәм кыз балабызга. Аллаһы Тәгалә бездән аларның һәрберсе турында сораячак. Без аларның хокукларын саклаганбызмы? Әниебезнең сүзен тыңлаганбызмы, аңа карата яхшы теләктә булганбызмы, шатландырырга тырышканбызмы? Сеңелебезне яклаганбызмы, хәләл җефетебезгә карата гадел булганбызмы, кыз балабызга дөрес тәрбия биргәнбезме?

Буген бөтен дөнья  8 март көнен – хатын-кызлар бәйрәмен билгеләп үтә. Бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында төрле юрамалар йөри.  Безнең өчен кадерле булган хатын-кызларыбызны елга бер тапкыр кына, уйлап чыгарылган бәйрәмне сәбәп итеп, игътибар күрсәтеп, үпкәләтәсе килми. Бу бәйрәмне оештыручыларга сәбәп кирәк булса, мөселман кешесенә  хатын-кызларына һәркөн бәйрәм оештырырга кирәк. Әгәр дә без әдәпле һәм әниләребезгә карата ихтирамлы булсак, ярдәм итәргә һәм шатландырырга тырышсак, алар өчен бу бәйрәм түгелме соң? Сеңелебезгә шалтыратып, хәлләрен белешеп, кунакка барып йөрсәк, сеңлебез өчен бу бәйрәм булмыймы соң? Хатыныбызга карата гадел булсак, йомшак  сүзләр кулланып сөйләшсәк, ягымлы һәм игътибарлы булсак, бу алар өчен бәйрәм булмыймы соң? Кызыбызны яхшы гореф-гадәтләрдә  йомшак холыклы итеп тәрбияләсәк, бу аның өчен шатлык булмыймы соң?

Әйе, кардәшләр, бу чынлыкта да шулай. Әгәр дә без, ир-атлар, хатын-кызларыбызның һәрберсенә тиешлесен бирсәк,  гаилә бәйләнешләре нык булачак, ә моның белән бергә без яшәгән җәмгыять тә күпкә яхшырачак.

Вәгаземне тәмамлап, сезгә Аллаһы Тәгалә сүзен исегезгә төшерәсем килә: “ Ий кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул Адәм г-мнең үзеннән хатын яратты вә икесеннән күп ирләрне һәм күп хатыннарны дөньяга чәчте. Янә Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз ки үзегез, Ул – Аллаһ исеме белән бер-берегездән сорыйсыз, ягъни Аллаһ ризалыгы өчен бир, сүземне тыңла, дисез, шулай булгач, Аллаһуны зурлагыз вә якын кардәшләр хакыннан сакланыгыз! Бит Аллаһ сезнең барча эшләрегезне тикшереп күзәтүче (Коръән. НИСА (ХАТЫННАР) СҮРӘСЕ, 1 аять). 

Габдулла хәзрәт

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана