Хәзрәт шигыре

27 февраль 2013 ел 16:20

21 гыйнварда РИУ каршындагы имамнарның белемен күтәрү үзәгендә чираттагы дин әһелләренең чыгарылышы булды. Бу юлы Аксубай районы имамнары белемнәрен күтәрде. Биредә ун көн уку дәвамында алар  үзәккә багышланган шигырь чыгарырга да җитешкәннәр.

Муллалар

Аксубайдан, авыллардан,

Җыелды барлык мулла.

Әй раббым, бәндәләргә,

Хәерле сәфәрең юлла.

Ниятләнеп укыр өчен,

Казанга дип юл алабыз.

Әйтерсең лә зур бәйрәмгә,

Шатланышып без барабыз.

Килеп төштек бер авылга,

Иске Горький дип атала.

Казан эчендә калган ди,

Казан шәһәре санала.

3 катлы йорт!

Мәдрәсәбез бигрәк әйбәт,

Хәлфәләребез бик галим

Гыйлем бирәләр зур.

Ачуланмый алар безне

Катлы-катлы сорау бирсәң,

Аңлаталар бигрәк яхшы.

Мулла булып йөрсәк тә,

Аңлашылмаган нәрсә күп.

Ислам дине бигрәк киң-

Өйрәнелмәгән чиксез күк.

Хөкүмәтебезнең изгелеге

Безгә дә насыйп булган.

Муллаларны укытырга

Өр-яңа йорт булдырган.

Ашау-эчү, тору урыны

Бушлай әле укыту да.

Һәрбер гамәл үтәләдер

Билгеләнгән вакытларда.

Муллалар бит тату халык

Хөрмәт белән карый эшкә.

Яшьләр дә бар арабызда

Тик мин картрак – 80 яшьтә.

Киңәшәбез. Серләшәбез

Күргәннәрне искә алып.

Өйрәтәбез бер-беребезне

Белгәннәрне уртага салып.

Күп нәрсәне ачыклыйбыз

Ялгышлыкны төзәтәбез.

Компьютерлар дәрес бирә,

Без карыйбыз, күзәтәбез.

Ислам дине бик катлаулы

Күпме генә өйрәнсәң дә,

Яңалыклар чыгып тора.

Еллар үтәр, гомер үтәр

Яңалыклар чыгып барыр. 

Коръән генә үзгәрмәс

Хаман серен- нурын биреп торыр.

Ун көн буе бергә булдык

Бигрәк тату тордык.

Намазларын калдырмадык

Дәресләрен дә укыдык.

Ияләшеп бер-беребезгә

Туганлаштык дуслаштык.

Көннәр узды, уку бетте

Бәхилләштек, аерылыштык.

Истә калыр укыганнар

Истә калыр һәр берегез.

Аерылсак та тиздән

Бер берегезне искә алыгыз.

Беләм анда эшегез күп

Мәхәлләдә һәм дә өйдә.

Гыйбадәт кылыгыз иренми

Сау- сәламәт көйгә.

  Таһир хәзрәт Әхмәтсафин

 

 

Башка журналлар

Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел...

11 июль 2016 ел 11:32

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана