Коръәндә – телләр һәм милләтләр турында

25 гыйнвар 2013 ел 12:14

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткән: «Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: "Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлифә итеп Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез". Аллаһ фәрештәләргә: "Дөреслектә, Мин сез белмәгәнне беләмен", – диде». («Әл-Бәкара» сүрәсенең 30 нчы аяте).

«Әл-Бәкара» сүрәсенең дәвамында Раббыбыз болай ди: «Аллаһы Тәгалә Адәмгә исемнәрнең барчасын өйрәтте дә, фәрештәләргә әйтте: «Әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, Адәм белгән исемнәрнең барчасын әйтеп бирегез» (“Әл-Бәкара” сүрәсенең 31 нче аяте).

Аятьләрдән күрүебезчә, җиргә хәлифә итеп куйганчы Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссәламгә барча әйберләрнең, мәхлукларның, аларның җенесләренең исемнәрен өйрәтте. Ягъни барча сүзләрне. Һәм галимнәребез әйткән: монда барча сүзләр мәгънәсендә Адәм галәйһиссәламгә барча телләрнең өйрәтелүе әйтелә. Фәрештәләр Аллаһы Тәгаләгә: «Я, Раббыбыз, без Сиңа тәсбих кылабыз, Сине олылыйбыз. Син Җир йөзенә кан коючыны һәм бозыклык таратучыны хәлифә итеп куясыңмы?!» – дигәч, Аллаһ Тәгалә әйтте: «Бу әйберләрнең исемнәре хакында хәбәр бирегез, әгәр тугры булсагыз». Адәм галәйһиссәламнең фәрештәләрдән өстенлеге шунда күренде.

Моннан аңлашылганча, телләрне, барча әйберләрнең исемнәрен белү – ул гыйлем санала һәм гыйбадәткә караганда гыйлем өстенрәк. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:

«Аллаһы Тәгаләнең олуглыгының һәм кодрәтенең билгеләреннән күкләрне һәм җирне яралтуы, һәм телләрегезнең һәм үзегезнең төрле булуыгыз. Белүчеләр өчен бу әйберләрдә билгеләр бар». («Әр-Рум» сүрәсенең 22 нче аяте).

Ягъни, Адәм балаларының төрле төстә, төрле телдә булуы – ул Аллаһы Тәгаләнең кодрәте һәм бөеклеге билгеләре. Әлбәттә, аңлаучылар өчен. Һәм бу телләрнең һәм төсләрнең аермалыгы адәм балалары бер-берсен аерсыннар өчен. Бер атадан һәм анадан булуларына карамастан, Аллаһы Тәгалә аларны төрле-төрле итте. Бу әйберләр – хикмәт өчен. Аллаһы Тәгаләнең һәр эше хикмәтле. Кайберәүләр: “Исламда тел вә милләт юк”, – ди. Әмма Коръәндә тел дә, милләт тә бар. Аллаһның Китабында халыклар, аларның телләре һәм төсләре бер-берегезне тану өчен – Аллаһның билгеләре, дип әйтелгән. Менә Раббыбыз нәрсә дип эндәшкән Адәм балаларына: «Ий кешеләр, Без сезне ир вә хатыннан яралттык, вә сездән халыклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танып, белер өчен. Дөреслектә, Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез – тәкъвалырак булганыгыз. Дөреслектә, Аллаһ һәр нәрсәне белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар». (“Әл-Хүҗүрат» сүрәсенең 13 нче аяте).

Аллаһы Тәгалә безне төрле халыклар, кабиләләр кылды, бер-беребезне тану, ярдәмләшү өчен. Ә бер-беребездән көлү яисә бер-беребезне кимсетү, мәсхәрә итү, берсен икенчесеннән өстенрәк кылып золым китерү өчен түгел. Аллаһы Тәгаләгә якынлыгыбыз нинди телдә сөйләшүебезгә бәйле түгел, ә бәлки тәкъвалыгыбызга бәйле. Тел – ул фәкать халыкларны аеручы билге һәм ул бер милләтне, кавемне берләштерүче булып тора. Шуңа күрә дә кем нинди телдә сөйләшә-аңлаша икән – ул шул халыктан. Бу гыйбарәне кайбер гарәп галимнәре хәдис дип тә, риваять дип тә әйткәннәр. Ягъни кем гарәпчә аңлашса, шул гарәп, дигәннәр. Шуңа нигезләнеп, кем рус телендә генә аңлашса – ул рус, татарча аңлашса – татар, башкортча аңлашча – башкорт, дип әйтү дөрес була. Әлбәттә, үз милләтең теленә өстәп, башка телләрне белү – ул зур мәртәбә. Коръән һәм Пәйгамбәребезнең (сгв) сөннәте гарәп телендә булганлыктан, ахирәт бәхетенә ирешү өчен бу телне дә белү кирәк. Башка милләтләр белән аралашу, алар арасында динебезгә дәгъвәт кылу өчен аларның телләрен дә белү зарур. Әмма үз милләтеңнең телен читкә этәрү, аны кыерсыту хисабына түгел. Киресенчә, һәркем үз милләте телендә ачык, матур итеп сөйләшә белергә тиеш. Муса галәйһиссәлам Фиргавен янына барганда Аллаһы Тәгаләдән Һарунны үзе белән бергә җибәрүен үтенде. Чөнки Муса галәйһиссәлам сакаурак, ә Һарун бик ачык, матур итеп сөйләшә иде.

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән: «Кем нинди кавемгә, халыкка охшарга тырышса, ул алардан булыр». Башка милләтләргә охшарга тырышканнарның бу омтылышы сөйләшүләрендә генә түгел, ә йөзләрендә, киенүендә, үз-үзләрен тотышында да күренә. Татар (мөселман) мәктәпләре, балалар бакчалары була торып, үз балаңны чит телдә генә сөйләшергә өйрәтү, шул халыкның гореф-гадәтләрендә тәрбияләү – бу, әлбәттә, монафикълык билгесе һәм ул шулай ук мөселман кардәшләреңә, үз милләтеңә хыянәт тә.

Бервакытны Пәйгамбәребез (сгв) янына сәхабәләрдән булган бер егетне китергәннәр һәм болай дигәннәр: «Йә, Рәсүлуллаһ, бу егет җиде сүрәне яттан белә». Пәйгамбәребез (сгв) аңа бик гаҗәпләнгән һәм сокланган һәм: «Миңа яһүдләрдән язулар килә. Үзләренә дә язулар җибәрергә туры килә. Алар алдамасыннар өчен яһүд язуын өйрән», – дигән. Һәм теге егет шулай эшләгән, ягъни телне өйрәнгән. Шуннан соң Пәйгамбәребез (сгв) сораган: «Син сирьян телен беләсеңме?» Ул гарәпләр белән византиялеләр арасында яшәүчеләрнең теле булган. Егет: «Юк», – дип җавап биргән. Пәйгамбәребез (сгв) егеткә шул телне өйрәнергә кушкан һәм егет аны унҗиде көндә өйрәнгән. Ягъни, дини зарурият булу сәбәпле, динне тарату өчен башка телне өйрәнергә рөхсәт ителә. Фәкать шул шарт белән. Гомәр (рг) әйткән: «Йолдызлар гыйлемен өйрәнегез – юлларны белү өчен. Нәсел-нәсәбегезне, үзегезның кайдан чыкканыгызны, нинди халыктан булуыгызны, телләрегезне өйрәнегез – бер-берегезгә якынайта торган сәбәп булсын өчен». Үз ата-бабаң телен санга сукмау, аны өйрәнмәү – ул инде мөселман халыклары булган татар, башкорттан ерагайта, ә икенче бер чит милләткә – мөселман булмаганнарга якынайта.

Рафикъ хәзрәт МИҢНӘХМӘТОВ,

Татарстанның көнчыгыш төбәге казые,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы әгъзасы,

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе

Башка журналлар

Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел...

11 июль 2016 ел 11:32

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана