Татар теле язмышы турында кайбер уйланулар

21 декабрь 2012 ел 13:48

Татар теле язмышы турында соңгы дистә ел эчендә күпме язылды, күпме сөйләнде... Барлык язмалар һәм чыгышларны бәяли башласак, аларның төп юнәлешләре ачыклана. Ул – телебезне саклап калу һәм аны үстерү чаралары.

90 нчы еллар башында бездә шактый күп эш эшләнде кебек – милли мәктәпләр, балалар бакчалары ачылды, телгә игътибар да артты, киләчәккә өмет белән карарга нигезләр дә барлыкка килгән иде шикелле.Ләкин, ни кызаныч, тормыш үзгәргән кебек, җәмгыятьтә телгә караш та тискәре якка үзгәрә.Дөнья куабыз, матди проблемаларны хәл итәбез – нәтиҗәдә тел мәсьәләсе яңадан икенче планга күчеп бара.Минемчә, бүген безнең татар халкы берничә хакыйкатьне төгәл аңларга тиештер. Беренчедән,  тел – халкыбызның шулхәтле зур казанышы һәм байлыгы ки, без аны югалтсак, киләчәк буыннарга тапшыра алмасак, бу байлык җуелачак. Ул югалса, без аны яңадан торгыза һәм терелтә алмаячакбыз.Икенчедән, татар теле татардан башка беркемгә дә кирәк түгел.Татар теленең бетүе татарны гына борчый.Аны саклап калу, үстерү рус телле дәүләтне бөтенләй кызыксындырмый.Телебезне саклап калу бары тик татар халкының эше.Мондый хәлнең табигый икәне дә көн кебек ачык.Зур дәүләт, телиме-теләмиме, һәрвакыт бертөрлелеккә омтыла. Этник яки дини чуарлык, төрлелек аның өчен  артык, ул дәүләткә бары тик комачаулый торган фактор. Төрлелек таркалуга илтә, дип саный мондый дәүләт.Бу фикер, сирәк булса да, ачыктан-ачык яңгырый.2011 елның февралендә Дәүләт Думасы рәисе урынбасары шундый сүзләр ычкындырды: «Мы не должны радоваться, что у нас многонациональное государство. Это наша беда!» Ә башка түрәләр башкача уйлыйлар микән? Бик тә шикләнәм.

Тагын бер мөһим нәрсәгә игътибар итәсем килә. Без еш кына телне сак­лауда хәлиткеч рольне татар авылы уйный дигән фикерне тәкрарлыйбыз.  Анысы дөрес, әлбәттә. Шул ук вакытта шәһәргә күчкән авыл кешеләре еш кына татар теленең төп дошманнары булып чыгалар. Бер гыйбрәтле хәлне искә төшерәм. Танышларыбыз гаиләсендә онык туганнан соң, аның бабасы: «Бу бала татарча сөйләшмәсен, менә мин шәһәргә күчеп килгәннән соң, русча белмәгәч, күпме җәфаландым. Оныгым да җәфаланмасын», – дип, бик каты торды. Нәтиҗәдә, малай инде үсмер булды һәм бер авыз сүз татарча белми... Мондый карашлы кичәге авыл абзыйлары һәм апалары шәһәрдә аз түгел дип беләм. Каян килеп чыккан  соң мондый караш? 

 

Беренчедән, фикер тарлыгыннан. Үзе авылда үсеп, татарча сөйләшкән кеше, шәһәргә күчкәч, чыннан да, кайвакыт җайсызлык кичерә. Ничек инде – «культурный» шәһәр русча сөйләшә бит! Ә мин «авыл кабарт­масы» булып чыгаммы?   Юк инде,  мин балама Эмиль, Артур, Эвелина, Аделина дигән «затлы» исем кушам, аның белән вата-җимерә русча сөйләшәм дә, нәтиҗәдә, минем балам да «культурный» булачак... Бер гади нәрсәне аңламый ул: аның баласы яки оныгы бөтенләй башка тел шартларында тәрбияләнә. Шәһәрдә үскәндә, ул, телиме-теләмиме, русчаны табигый рәвештә үзләштерәчәк. Бу шартларда, киресенчә, тырышып, максатчан рәвештә баланы икетелле итеп тәрбияләргә кирәклек аның башына да сыймый. 

 

Икенчедән, авыл кешесенә практицизм яки прагматизм хас, ягъни шәһәрдә урнашкан авыл кешесе шунысын ачык күрә: татар теленең шәһәрдәге даирәсе бик тар. Шәһәрдә русчаны гына белеп тә яшәп була. Татар телен саклау өчен, барыбер күпмедер дәрәҗәдә рус теле йогынтысы белән көрәшү, көч сарыф итү мәслихәт. Ә көч-куәтне бары тик конкрет нәтиҗә яки файда китерә торган эшкә юнәлтергә кирәк. Шуңа күрә  алар өчен: «Тел – ул рухи байлыгыбыз, тарихи хәтер, ата-бабаларыбыз калдырган мирас», – дип сөйләүләр, чын мәгънәсендә, буш сүз булып кала бирә.  Ике тел белгән кеше, бертеллегә караганда, рухи яктан баерак, дип мең кат кабатласак та, хәзер шәһәрдә яшәүче «культурный прагматик» кашын да сикертмәячәк.

 

Тел сәясәтендә төгәл максат булып татар кешесендә милли горурлык, үзаң һәм җаваплылык тәрбияләү куелырга тиеш. Безгә бүген руслар һәм башка халыклар үзара бертигез, безнең хокук­ларыбыз бер, дип кенә сөйләнү җитми. Әлбәттә, юридик яктан бу фикер дөрес, ләкин аңсыз рәвештә бертигезлекне пропагандалау татарның руслашу юнәлешен дә үзгәртә. Без бер дәүләттә яшибез, бер дәүләт гражданнары, ләкин без бертөрле түгел. Безнең башка халыкларныкы кебек үз тарихыбыз, узган юлыбыз, гасырлар дәвамында формалашкан телебез, традицияләребез, үзаңыбыз, мәдәниятебез бар. Алар барысы да кабатланмас, уникаль һәм дөнья мәдәниятенең бер өлеше булып тора. Россия дәүләтенең төп үзенчәлеге, уникальлеге һәм көче шул этник, дини, мәдәни төрлелектә. Дәүләтнең эчке, аеруча милли сәясәте зирәк икән, ул мондый төрлелекне, матурлыкны сакларга тиеш кебек, ләкин бүген Россия дәүләте башка идеалларны кайгырта... Һәрдаим шулай булмас дип уйлыйм, шуңа күрә татар, үз җаваплылыгын аңлап, шактый авыр шартларда, кулыннан килгәнен эшләп, үз милли язмышын үзе хәл итәргә хаклы.

 

Телебезне саклап калу өчен, мин шушы юнәлешләрдә хәрәкәт итәргә мөмкин дип саныйм:

 

1. Шәһәрдә чын татар мохитен булдыру. Шәһәр – Казанмы, башкасымы, татарча сөйләшми, татар теле шәһәрдә бары тик кунак кебек. Тегендә – «Ашамлыклар», монда «Китаплар» сүзе күренә, шуның белән вәссәлам... Хәтта атамасы татар «Бәхетле» кибетендә дә сирәк-мирәк татарча язмаларны бик тырышып эзләсәң генә таба аласың, анысы да «Сөт» белән «Икмәк» сүзләре. Дөрес, башка кибетләрдә алары да күренми... Татар мохитен булдыруны, нигездә, гади нәрсәләрдән башларга кирәктер. Шәһәрдәге барлык белдерүләр, барлык язмалар, Татарстанда җитештерелгән барлык әйберләрнең язулары ике телдә булырга тиеш. Кемдер әйтер: «Бу бит бары тик матди чыгымнарга гына китерәчәк, без барыбыз да русча яхшы аңлыйбыз», – дип. Ләкин андый тышкы икетеллелек кешеләр психологиясен  үзгәртүгә китерәчәк.Кеше, чыннан да, минем тирәдә ике тел яши, ул ике тел дә тормышта бертигез файдаланыла, дип уйлый башлый.  Шул юл белән генә татар теле шәһәрдә үз урынын алып калачак, аның аерылгысыз элементына әвереләчәк. Әйе, акча да кирәк булачак, каршылык та очрар, каты кул да таләп ителер, ләкин башкача булмый.

 

2. Сыйфатлы, зәвыклы, шәһәр халкына да, авыл халкына да кызык­лы, яхшы татар телевидениесен булдыру – телне саклауда зарури бер шарт. Хәзерге көндә «Татарстан Яңа Гасыр» бу юнәлештә эшли, «ТНВ-Планета» дигән канал да барлыкка килде. Ләкин кайвакыт бу каналларны карагач, татар тормышы бары тик җыр-биюдән генә тора дигән фикер туа. Әлбәттә, бу очракта сыйфатлы, төрле темаларга багышланган, бар кеше кызыксынып карарлык тапшыруларны булдыру өчен, гыйлемле, үз эшләрен яхшы белгән журналистлар булырга тиеш. Минемчә, дәүләт бер төркем яшьләрне шундый максат белән чит илләргә, Европага, Америкага берничә елга җибәрсә, телевидениедә уңай якка үзгәрешләр озак көттермәс иде. Ләкин бирегә бары тик сәләтле, эшләрлек кешеләр җибәрелергә тиеш. Әгәр дә андый мөмкинлек булдырылса, шунда ук ниндидер әшнәләрнең, ту­ган-тумачаларның балалары, җит­мә­сә, татарча белмәгән һәм татар­га битараф булган  яшьләр тулма­гае ул төркемнәргә дип куркам. Телевидениенең хәзерге кешеләр тормышында тоткан урыны үлчәп бетергесез, аны кайберәүләр русча юкка гына «зомбоящик» дип атамыйлардыр. Халкыбызның күпчелеге хәзер телевидение экраны аша тәрбияләнә, аның фикере экран аша формалаша. Шуңа күрә бу мәсьәләгә бик җитди карау сорала.

 

3. Тагын бер актив үсә торган  юнәлеш – интернет һәм компьютер технологияләре. Татар телен саклауда интернет гаҗәеп роль уйнарга мөмкин, чөнки яшьләрнең күбесе көне-төне интернетта аралаша. Бу күренешне без үз файдабызга куллана алабыз. Инде үзгәрешләр дә күренә шикелле: татарча Twitter яки Facebook кебек иҗтимагый челтәрләр булдыру көн тәртибенә басты, хөкүмәт оешмалары, күбесе «үле» булса да, татарча рәсми сайтлар ача. Интернет челтәрендә татар телен саклау­да максатчан эш-гамәлләр булырга тиеш. Анда татар телендә бары тик латин хәрефләре белән генә язсак, татар телен пропагандалау, өйрәтүне киңрәк оештырсак, яшьләр өчен яңа мавыктыргыч сайтлар арттырылса, уеннар татарчага тәрҗемә ителсә, һәрбер татар газетасы, журналы, массакүләм  мәгълүмат чарасы үз сайтларын актив яшәтсә, татарча форумнар саны артса, интернет татар телен сак­лау һәм үстерү өчен алыштыргысыз бер мәйдан булыр иде.

 

4. Милли мәгариф һәм милли мәктәп язмышы һәр татарны борчыйдыр, мөгаен. Соңгы вакытта татар мәктәбе язмышы турында күп сөйләнде һәм сөйләнә. Борчулар да җитәрлек. Күпме сөйләсәк тә, язсак та, дөресен әйтик – тулы канлы, нәтиҗәле эшли торган, балаларны һәм ата-аналарны җәлеп итәрлек татар мәгариф системасын булдыра алмадык. Биредә мин төп ике сәбәпне күрәм. Беренчесе – безнең милли мәгариф системасы, күпме тырышсак та, барыбер китек булып калды, аның балалар бакчасы, башлангыч, урта һәм югары мәктәптән торган  барлык баскычлары булдырылмады. Татарча югары мәктәп юк һәм, күрәсең, булмаячак та. Милли университет проекты шактый кызыклы иде, ләкин тормышка ашырылмады. Хәзерге Татарстан югары уку йортларында татар теле укытылса да, ул барыбер икенче-өченче пландагы тел булып калды. Хәтта татар телен һәм әдәбиятын өйрәтә торган фәнни үзәкләрнең саны да киметелде. Бу юнәлеш бүген бары тик Казан федераль университетында сакланды. Икенче сәбәп – татар мәктәбенең яшәеше Россия дәүләте кысаларында алып барыла торган сәясәткә турыдан-туры бәйләнгән. Бердәм дәүләт имтиханнарын татарча тапшыруны тыю, милли телләрне, тарихны, мәдәниятне укытуга чик куя торган 309 нчы законны кабул итү – болар күп ата-ананы сагайтты: «Нишләп минем балам мәктәптә татарча укырга тиеш, югары уку йортында ул кирәк түгел, чыгарылыш имтиханнарын бары тик русча гына тапшырып була, алдагы тормышта татар телен белү шулай ук ниндидер ташламалар бирми», – дип, ата-ананың күңелендә инде бу мәкаләдә элегрәк искә алынган «прагматик» аң уяна. Моны Россия хөкүмәте бик тә яхшы аңлый кебек тоела, милли телләр аңлы рәвештә мәктәп системасыннан кысрыклап чыгарыла. Искә төшерик: 2002 елның августында Казанга килгәч, Президент В.Путин бик тә мәгънәле сүзләр  әйткән иде: «Полная дурь и бред, если кто-то где-то запрещает в многонациональной стране изучать родной язык или препятствует этому. Абсолютно недопустимо, вредно для страны в целом. Россия – это средоточие такого национального, культурного, языкового богатства, которого в мире нигде нет. В этом как раз сила нашего государства». Әгәр дә бу сүзләр чын күңелдән әйтелгән икән,  309 нчы законны кайда куябыз? Кызганыч, бездә шулай эш итәләр инде: башта шундый законнар кабул итеп, тискәре шартлар тудырып, ата-аналарда «прагматик» аң уяталар, аннан соң матур итеп: «Ата-аналар үз теләкләре белән балаларын милли мәктәпкә бирмиләр», – дип, ялган күз яшьләре коялар.

 

Мәгариф өлкәсендә безгә бигрәк тә түбәндәге берничә моментка игътибар итәргә кирәк дип саныйм.

 

Беренчедән, укытучылар әзерләү сыйфаты. Татарча беләм дигән сүз ул әле татар телен укыта алам дигән сүз түгел. Татар телен сәләтле, әзерлекле белгечләр укытырга һәм бу процесс өзлексез, каты күзәтү астында булырга тиеш. Шәхестән күп нәрсә тора, тел өйрәтүдә бигрәк тә. Бер гыйбрәтле хәл искә төшә. Заманында, Казан университетында әле татар филологиясе һәм тарихы факультеты булган  вакытта, безгә берничә тапкыр рус кызлары укырга килде. Гаҗәпләнеп, алардан: «Ни этәрде сезне татар филологиясен өйрәнергә?» – дип сораша идем. Барысының да җавабы бер: «Татар теле укытучыбыз бик әйбәт иде, татар теленә мәхәббәтне ул уятты», – диделәр. Ә берсеннән сорадым: «Синең бертуганнарың бармы?» – дип. «Энем бар», – диде. «Ул да татарча беләме соң?» – дип сорагач: «Юк, ул типичный рус малае», – дигән җавапны ишеттем һәм рәхәтләнеп көлеп җибәргән идем шул мизгелдә. Күрәсең, энесен башка укытучы укыткандыр. Менә бит укытучы шәхесе бу очракта  нинди роль уйный! Димәк, әйткәнемчә, татар теле укытучыларын әзерләүгә игътибар арттырылса, аларга эшләре өчен Татарстан хөкүмәте тарафыннан социаль һәм матди ташламалар бирелсә, мәктәптә татар телен укыту эшен җайга салып була.

 

Икенчедән, мәктәп өчен татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре безне һаман да канәгатьләндерә алмый. Алар төрле булырга тиеш дип саныйм, авыл яки шәһәр балалары өчен аерым, татар телен камил, начар яки бөтенләй белмәгәннәр өчен аерым. Дәреслекнең төп максаты нинди? Нигездә, татар теле дәреслеге укучыны татарча камил аралашырга өйрәтергә тиеш, ә миндә кайвакыт шундый шик туа: «Бу дәреслекләр бар укучыдан да татар теле галимнәре ясау­га юнәлтелгән түгелме?» Ә бит һәр кеше татар теле галиме булып бетә алмый, шунысы онытылып кала бугай. Дәреслек авторлары арасында табигый көндәшлек булсын, дәреслекләр әзерләүдә төрле методикалар файдаланылсын,  татар теле дәреслекләрен язуга башка милләт галимнәре дә җәлеп ителсен иде. Алар татар телен укытудагы кыенлыкларны кайвакыт яхшырак күзаллыйлар. Бәлки шул очракта гына татар телен мәктәптә укыту эше уңай якка тизрәк үзгәрер.

 

Өченчедән, элекке татар-төрек лицейлары үрнәгендә шәһәрләребездә, районнарыбызда сыйфатлы белем бирә торган, татар элитасы әзерләүгә юнәлтелгән мәктәпләрне ачуны кирәк дип саныйм. Татар-төрек лицейлары, теләк булса, эш дөрес оештырылса, андый мәктәпләрне булдыру мөмкин икәнлеген исбатладылар. Заманча җиһазландырылган, иң яхшы укытучылар эшләгән, татар, рус һәм чит телләрне сыйфатлы укыткан, төрле фәннәр буенча төпле белем биргән мәктәпләр булса, әллә безнең «прагматиклар» балаларын андый мәктәпләргә бирмәс иде микән? Ябырылып килерләр, чиратка басарлар иде әле.

 

5. Татар телен оныткан, ләкин татар үзаңын югалтмаган, үзләрен татар дип саный торган милләттәшләребез белән эш алып бару бик тә актуаль бурыч булып күренә. Бездә еш кына андыйларга  кырын карыйлар. Имеш, татарча белми икән, ул инде татар түгел.Юк, җәмәгать, татар телен белмәүчеләр саны бездә арта бара, без аларны кирегә борырга, яңадан татар мохитенә кайтару турында уйланырга тиеш.Кызыксынучылар өчен татар теле курслары оештырырга, рус телендә татар тарихы, теле, әдәбияты, мәдәни казанышларыбыз, бөек шәхесләребез турында сөйләп торырга мөмкин.Андый «телсез» татарларга безнең чырай җыерып карарга хакыбыз юк, чөнки аларның йөрәкләрендә, күңелләрендә татар рухы әле сүнмәгән.

 

6. Татар теле, тарихы, мәдәнияте абруен арттыру өчен, тагын бер юл булып чит өлкәләрдә, чит илләрдә татар тематикасы белән шөгыльләнә торган галимнәргә игътибарны юнәлтү тора. Бу игътибар бүген бөтенләй юк диярлек.Ә татар теле, әдәбияты, тарихы белән кызыксынучы галимнәр дөньяда аз түгел.Үземнең танышларымнан Алмания галимнәренең берничәсен генә искә төшерәм.Гиссен университеты профессоры Марк Кирхнер инде күптәннән татар теле дәресләре оештырган, татар теле грамматикасы буенча инглиз телендә дәреслек яза.Бүген Берлинда яшәүче галим Михаэль Фридрих – Габдулла Тукайга багышланган саллы монография авторы. Шул ук Берлиннан Себас­тиан Цвиклински Алманиядәге татар диаспорасы тарихына багышланган китап бастырды. АКШ, Франция, Венгрия, Япония, әлбәттә, Төркиядә татарны дөньяга танытучылар шактый. Шуларны барлап, алар белән элемтә урнаштырсак, фәнни эзләнүләрендә яңа мөмкинлекләр ачсак, үзебез өчен нинди зур файда булыр иде! Авыз тутырып: «Менә, нинди зур галимнәр Алманиядә яки Япониядә яшәп эшләсәләр дә, татарны беләләр, милләтебезне олылыйлар, халкыбызның мәдәни казанышларын да өйрәнәләр», – дип әйтә алыр идек. Чит ил галимнәренә матди ярдәм  кирәк тә түгел. Аларны Татарстан Республикасы чыгыш ясар өчен Казанга чакырса, безнең телевидение, газета-журналлар аша гыйльми эшчәнлекләре турында сөйләп торсалар, ягъни мораль яктан булышлык итсәк, ачык йөз күрсәтсәк, минемчә, галимнәр тулысынча канәгать булырлар иде.

 

Бу мәкаләдә мин телебез язмышы өчен мөһим булган кайбер юнәлешләргә генә тукталып  уздым. Америка ачтым дип санамыйм. Шулай да ассызыклап әйтәсем килә: татар телен саклау һәм үстерү һәрберебезнең эше, җаваплылык аерым дәүләт, мәктәп яки гаилә өстендә генә түгел. Бу гамәлдә, әлбәттә, башка чаралар да тәкъдим ителде, ителә һәм ителәчәк.Биредә бер генә юнәлеш өстенлек алырга тиеш түгел – алар барысы да актуаль.Ә бездән нәтиҗәле эш оештыру таләп ителә.Ләкин, гадәтебезчә, бу эшне чираттагы күз буяуга гына әверелдерсәк, бары тик документ тутыру яки хисап язу белән генә чикләнсәк, бигрәк тә аяныч булыр.Чөнки бу очракта халкыбызның терәге, язмышы булган телебез хакында сүз бара. Кабатлап әйтәм: телебезне югалтырга безнең хакыбыз юк. Телебезне югалта калсак, ата-бабаларыбыз хәтере алдында бүгенге буын чын мәгънәсендә хыянәт  кылган булыр иде.

 

 

Искәндәр Гыйләҗев,

"Чын мирас" журналыннан

 

 

Башка журналлар

Замана афәте

19 ноябрь 2012 ел 09:50

Корбан гаетенә олы бүләк

12 ноябрь 2012 ел 10:19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы