"Апанай" мәчетендә никах мәҗлесләре үткәрелә

22 ноябрь 2012 ел 11:40

Апанай мәчетендә никах мәҗлесләре үткәрәбез. Иң элек, әлбәттә, Апанай мәчетенә килеп никах көнен билгеләү кирәк. Никах бездә бушлай укытыла. Аны бер ай алдан да, бер атна кала да билгеләргә була. Хәтта иртәгә никах укытуны сорап килгән очракта да, вакыт һәм яшьләрнең никахка әзерлекләре тулысынча каралган булса, егет белән кызны кавыштырырга мөмкин. Әмма иң яхшысы – үзең теләгән сәгатьтә никахлашуны әйтеп, алдан билгеләнү.

Мәчетебездә никах уку аерым бер бүлмәдә. Килгән  кунак һәм хәзрәт өчен куелган  өстәл артында укыла. Никахта 30 кеше катнаша ала. Килен белән кияү мулланың як-ягына утыртыла. Егетнең әти-әнисе һәм туганнары – егет ягына, ә кызныкылар кыз ягына тезелешә. Шуннан соң аларга Аллаһы Тәгалә, Аны гына мактау, Аңа гына иман китерергә тиешлеге һәм Аңардан гына сорау кирәклеге турында вәгазьләр укыла. Аннан 2 шаһит билгеләнелә. Гадәттә, шаһит булып ике ир кеше сорала. Әгәр инде ике ир кеше булмый икән, ул вакытта 1 ир кеше һәм 2 хатын-кыз да шаһит ролен үти ала. Шаһитләргә үз вазифалары аңлатылып куела. Шуннан соң яшьләргә никахның нәрсә икәне сөйләнелә. Аңлатканнан соң, егет белән кызның әти-әнисе ризалыгы сорала. Әти-әнисе булмаганнарның исә якын туганнарыннан, вәзирләрдән ризалыкларын алабыз. Аннан кияү белән киленнең үз ризалыклары сорала. Алар үткән заман белән: «Мин фәлән кызы фәләнне кабул итеп алдым», – дип әйтергә тиеш. Ахырда чәй эчү оештырырга була.
Инде сезнең теләк булса никах өчен "Апанай" мәчетенә язылыгыз. Безнең адрес: Каюм Насыйри урамы 27 йорт. Тел. 89600554329 
www.musulman.su
 

Башка журналлар

KAZANSUMMIT: Мөселман булмаганнар да хәләл продукциягә өстенлек бирә

“Хәләл” сүзен без күп очракта азык-төлеккә карата гына кулланабыз. Әмма соңгы елларда хәләл...

20 май 2016 ел 12:55

Татарстан мөфтие ветераннар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. “Туган...

10 май 2016 ел 11:15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана