Яулык кию дөньяви дәүләт кануннарын бозмый!

26 октябрь 2012 ел 10:30

Россия күләмендә җәнҗал килеп чыгу өчен янә хатын-кызлар киеме сәбәп булып куйды. Юк, бу юлы “йолдыз”лардан берәү дә чишенеп күрсәтмәде күрсәтүен. Бары тик Ставрополь краендагы бер мәктәп директоры укучыларга дәресләргә яулык киеп килүне тыйды. Шуннан соң бу балаларның әти-әниләре һәм Ставрополь мөфтие прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Прокуратура тикшерү эшләре башлады.

Бу вакыйга уңаеннан, төрле трибуналардан “дөрес эшләгән” һәм “без моңа каршы” дип, төрле шау-шулы белдерүләр дә яңгырады.

Россиянең Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Дәүләт Думасы утырышы вакытында, илебезнең “Мәгариф турында”гы закон проектын беренче укылышта тикшергәндә: “Миңа билгеле булганча, Ставрополь краендагы, моңа кадәр аның турында сүз алып барылган конкрет бу мәктәптә, кызлар 1 сентябрьдән башлап мәктәпкә яулыктан йөргәннәр. Бу – мәктәп кагыйдәләренә һәм гомум кабул ителгән тәртипләргә һич кенә дә каршы килми”, – дип белдергән иде.

– Без гаиләләрнең дини һәм мәдәни үзенчәлекләре мәктәпнең дөньяви характерда булуына каршы килмәскә, конфликтка бармаска тиеш дип исәплибез. Киләчәктә мондый низагларга юл куймас өчен хокукый шартлар төзербез дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте Д.Ливанов.

Һәм шуннан соң, “Океан артындагы” төрле хокук яклау оешмалары һәм кайбер журналистлар министрга үзләренең ачуларын яудырырга тотындылар. Алар, мөгаен, Россиянең Мәгариф һәм фән министры Конституцияне бозсын һәм кызлар яулык ябып мәктәпкә килүне тыйсын дип исәпләгән булганнардыр инде.

Мәктәп җитәкчелеге, үз чиратында, барысын да уку йорты уставына кайтарып калдыра. Ә анда укучыларның тышкы кыяфәтенә бердәм таләпләр куелуы турында язылган икән, имеш. Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары китергән хәбәрләр буенча, булып үткән бу вакыйгага Президентның балалар хокуклары буенча вәкиле Павел Астахов та аңлатмалар биреп узган. Ул: “Мәктәп җитәкчелегенең чаманы белми арттырып җибәргәнлеге ачык күренеп тора, ә яулык, бу очракта, бернинди дә күрексез атрибут булып исәпләнә алмый”, – дип исәпли. Астахов, конфликт толерантлык һәм бер-береңнең карашларына сабырлык белән карау рухында чишелер, дип өметләнә.

Россия Президенты Владимир Путин Гомумроссия халык фронты активлары белән очрашуы вакытында мәктәпләрдә хиҗап киеп йөрүгә үз мөнәсәбәтен белдерде.

– Һәрвакытта да кешеләрнең дини хисләренә зур хөрмәт белән карарга кирәк, бу дәүләтнең эшчәнлегендә, нюансларда чагылыш табарга тиеш, – дип әйтте В.Путин. – Без – күпконфессияле дәүләт, ләкин, гомуми дөньяви дәүләтнең үз кагыйдәләре бар. Бездә чиркәү дәүләттән аерылган.

Аның сүзләре буенча, башта бу мәсьәләнең Европа илләрендә ничек чишелүен карарга кирәк, аннан соң “һәммәсе дә ачыкланыр”. “Барысын да тыныч, кабул ителешле формаларда хәл итәргә, беркемне дә рәнҗетмәскә кирәк”, – дип өстәде ул.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: кайбер Европа илләрендә хәтта хатын-кыз полицейскийлар да хиҗап киеп йөри.

Аннан тыш, ил башлыгы регионнарга мәктәпләрдә бердәм форма үрнәкләре кертү турында да уйларга киңәш итте.

Кемгәдер бу артык тупас һәм вульгар да булып күренергә мөмкин, шулай да, Россия телеканалларында узган уку елы ахырында күрсәтелгән тапшыруларны бар ил белән ничек итеп хәйран калып “тикшергән”нәрне искә төшерик әле. Бу тапшыруда илебезнең мәктәп укучыларының чыгарылыш кичәләрендәге күлмәкләрен күрсәттеләр. Ул күлмәкләр бернинди дә чикләрне белми торган дәрәҗәдә иде. Бер генә мәктәп директоры да “Соңгы кыңгырау”га андый “күлмәкләр” киеп килүне тыймады...

Үзенең этнокофессиональ күптөрлелеге белән үзенчәлекле Россиядә, аек акыл барыбер өскә чыгар һәм үзенең бай тарихы һәм гыйффәтлелеккә үтә сакчыл карашы белән билгеле борынгы халыклар мәдәнияте бу ил халкын “шәрәләндерергә” ирек бирмәс дип ышанасы килә.

Нияз САБИРҖАНОВ, "Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Замана афәте

19 ноябрь 2012 ел 09:50
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы