Самирага җылылык нуры бүләк итик!

19 октябрь 2012 ел 09:43

Гайнетдинова Самира Линар кызы 2010 елның 3 декабрендә туган. Сабый – игезәкләрнең берсе; кызлар вакытлары җитмичә – 7 айлык булып туганнар. Балалар үз яшьләренә карап үскәннәр, ләкин 6 айлык вакытта Самираның сеңлесеннән артта калуын сизгәннәр. Табибка баргач, котычкыч диагноз куелган: ДЦП (балаларда була торган церебраль паралич). Бүген аларга 1 яшь тә 10 ай. Кызганыч, Самира әле дә булса үрмәләп йөрү сәләтенә ия түгел һәм үзе генә утыра-тора алмый; аның күзләре дә начар күрә (ике күзнең дә күрү нервларында өлешчә атрофия, күрү анализаторының үзәк бүлеге ялкынсынуы). Кыз күп тапкырлар Казанның һәм Мәскәүнең неврология хастаханәләрендә, шулай ук Украинаның профессор Козявкин исемендәге Тернәкләндерү клиникасында дәваланган. Самираның әти-әнисе һәрвакыт балаларының сәламәтлеге өчен көрәшә. Алга китеш бар, ләкин ул сизелер-сизелмәс кенә бара.

Бүген көндә бердәнбер юл – Самирага ярдәм итәргә мөмкинлек бар. Ул әнисе белән Кытайга – Аркан-Байвин клиникасына китәчәк, шунда дәвалану курсы узачак. Кирәк булган акчаның бер өлеше җыелган инде, тик тагын 225 мең сум җыясы калды.

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлеге «Туган авылым» ресторан-күңел ачу комплексы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтаховның матди ярдәме белән “Самирага җылылык нуры бүләк итик!» исемле фотоакция оештыра.

Фотосессиядән җыелган барлык акчалар да Гайнетдинова Самира Линар кызының исәп-хисап счётына күчереләчәк.

Яхшы сыйфатлы фотосессия ясарга, шулай ук Самирага ярдәм итәргә теләүчеләрне 27 октябрь көнне «Туган авылым» ресторан-күңел ачу комплексында көтеп калабыз. Адресы: Казан шәһәре, Луковский ур., 14 нче йорт. Акциянең үткәрелү вакыты – иртәнге уннан (10.00) кичке сәгать бишкә (17.00) кадәр. 

Барлык сораулар белән дә түбәндәге телефоннар буенча элемтәгә керә аласыз: 8 (843) 2646158, 89872639889 (Гөлнара).

Башка журналлар

KAZANSUMMIT: Мөселман булмаганнар да хәләл продукциягә өстенлек бирә

“Хәләл” сүзен без күп очракта азык-төлеккә карата гына кулланабыз. Әмма соңгы елларда хәләл...

20 май 2016 ел 12:55

Татарстан мөфтие ветераннар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. “Туган...

10 май 2016 ел 11:15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана