Кешеләрне Исламга ничек дөрес үгетләргә?

19 октябрь 2012 ел 09:28

Рәсүлуллаһ (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Әгәр дә Аллаһ синең аркылы бер кешене тугры юлга җибәргән икән, бу синең өчен бөтен дөнья, андагы бар әйберләргә караганда да яхшырак”, – дигән. Кеше ниндидер бер җир кисәге алып анда үзенә йорт төзер өчен гомере буе эшли. Бу дөньяның иң йогынтылы кешеләренә дә, андагы бар байлыкларга да хуҗа булырга мөмкинлек бирелмәгән. Бу дөньяның бар байлыкларына ия булсалар да, алар аның рәхәтлекләре белән барыбер бик озак файдалана алмаслар иде. Аллаһы Тәгалә безгә күп тапкырлар азрак тырышлык күрсәтеп, бу дөнья, аның бар байлыкларыннан күпкә зуррак кыйммәтләргә ия булган башка байлыкка ия булырга мөмкинлек биргән. Бу байлыклар иясе, җир байлыкларыннан аермалы буларак, алар белән мәңге файдалана алу мөмкинлегенә ия. 

Шуңа да карамастан, күпләр Аллаһы Тәгалә вәгъдә иткән мәңгелек бу рәхәтлекләргә ирешүгә ваемсыз карый. Бүгенге көндә үгет-нәсыйхәткә мохтаҗ күпме кеше бар, ә без аларга игътибар бирми яннарыннан үтеп китәбез. Ә алар үзләрен мөселманга исәпләсәләр дә, үзебезнең танышлар арасында  да имансызлыкта яткан кешеләр күпме?! Чынбарлыкта, аларда Исламнан ата-аналары кушкан исемнәре генә калган кешеләр дә бар бит. Тирәбездә Аллаһы Тәгалә кушкан бурычларын үтәмәгән, лаеклы тормыш алып бармаган, күп гөнаһлар кылган күпме кеше – ә без алар яныннан битараф үтеп китәбез.
 
Без савабын алмавыбызны белсәк тә, әллә утка ташланган таныш түгел кешегә дә ярдәм итмәс идекме?! Шул ук вакытта без утка, дөньяви уттан күпкә куркынычрак утка ташланучы якыннарыбызны күреп торабыз, тик барыбер битараф калабыз. Бу безнең иманнарыбызның камил булмавы билгесе түгелмени?
 
Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) хәдисендә: “Тугры юлга үгетләүче аның артыннан баручылар кадәр үк савабын алыр, бу аның (үз) савабын һич тә киметмәс”, – диелә.
Аллаһы Тәгалә вәгъдә иткән әҗеренең бик аз гына өлешен булса да без бу дөньяда алган булсак, кешеләрне Аллаһның юлына өндәргә теләүчеләр бик күп булыр иде. 
 
Кешеләрне хак юлга үгетләр өчен теләк булу гына җитми. Аллаһ юлына чакыручы билгеле бер сыйфатларга ия булырга тиеш, югыйсә ул туры юлга чакыру урынына кешеләрне Исламнан биздереп куярга мөмкин.
 
Бөек фарсы шагыйре һәм фикер иясе Җәләлетдин Руминың ямьсез тавышлы бер мөәзин турында кызыклы бер хикәяте бар. Аның бу тавышыннан ялыккан халык бу мөәзиннән котылырга карар иткән. Алар юллык акча җыйганнар да, бу кадәр дә сөйкемле тавыш белән сиңа бары тик Мәккәнең үзендә генә эшләргә кирәк дип, бу мөәзинне ышандырганнар. Һәм дә бу мөәзин кәрван белән юлга чыккан. Аларга христианнар илендә төн үткәрергә туры килгән, ястү намазы вакыты җиткәч, бу мөәзин үзенең шул котсыз тавышы белән намазга чакыра башлаган. Иртә белән алар янына бу христиан шәһәреннән берәү бүләкләр тотып килгән. Аның кызы Ислам кабул итәргә ниятләгән булган икән, ә аның әтисе аны бу ниятеннән ничек кире кайтарырга белми, ди. Бу кыз төнлә әлеге мөәзиннең тавышын ишетеп, нинди шөкәтсез тавыш бу дип кызыксынган. Аңа шулай итеп мөселманнар намазга чакыралар дип аңлатканнар. Шуннан инде бу кыз Ислам кабул итү уеннан кире кайткан. Шул шатлык уңаеннан аның атасы мөәзинне бүләкләргә булган икән.
 
Шул мөәзин кебек булып калмас өчен, без Аллаһ юлына өндәүченең нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнен белергә, һәм дә ул сыйфатларга туры килергә тиешбез. 
 
Без монда дин юлына өндәүченең дүрт төп сыйфаты турында сөйләшербез. Аллаһ юлына чакыручы һәр инсан аларны истә тотарга тиеш.
 
Гыйлем
Гыйлем – безнең динебезне төзегән төп нигез. Гыйлеме булмаган кеше сукырга тиң. Ә сукыр туры юлдан бара аламы соң?
 
Әлбәттә, без барысыннан да шәригать галимнәре булуларын таләп итә алмыйбыз. Һәм бу мәкалә дә, нигездә, бар гомерен фән өйрәнеп үткәргән галимнәр өчен язылмаган, ләкин белемнәрнең билгеле бер минимумына һәркайсыбыз да ия булырга тиеш. Кемне дә булса без ниндидер яхшы гамәлгә өндибез икән, без бу мәсьәлә буенча белемебезне тирәнәйтергә тиешбез. Мәсәлән, сезгә бер танышыгызны җомга намазына йөрергә күндерергә кирәк, ди. Җомга намазына йөрү фарыз икәнен барыбыз да белә, тик бу өлкәдә сезнең бар гыйлемегез шуның белән генә чикләнә икән, сезгә бу танышыгызны  җомга намазына йөрү зарурлыгына күндерү авыр булачак. Әгәр дә инде сез Коръәни-Кәримдә, хәдисләрдә бу намазның кыйммәтлелеге турында, җомга намазын калдыручыларны нинди җәзалар көтүе турында ниләр язылуыннан хәбәрдар булсагыз, сезнең ул үз танышыгызны күндерү өчен мөмкинлекләрегез күпкә артачак кына. Бүгенге көндә дин өлкәсендәге һәр мәсьәләгә тиешле җаваплар бирә торган китапларны табу кыен түгел. Шуның өстәвенә, вәгазьләр, лекцияләр белән гаять зур сандагы аудио һәм видеоматериаллар да бар. Башта иренми генә, башкаларны үгетли торган теманы яхшы гына өйрәнегез, моннан сезнең дәгъват кылуыгызның нәтиҗәлелеге күпкә артачак кына.
 
Башкаларны ниндидер гамәлләргә өндәүче кешеләргә гыйлемгә ия булу гына җитми, булган белемнәреңне дөрес итеп файдалана да белергә кирәк. Ул кешеләрнең холкын белергә тиеш, аларның интеллект дәрәҗәсен исәпкә алырга, үгетләр өчен кулай урын һәм вакыт сайлап ала һәм бу вакытта әңгәмәдәше белән ни турыда сөйләшергә отышлырак икәнен чамалый белергә дә тиеш.
 
Хәдисләрдә: “Кешеләр белән аларның аң дәрәҗәсен исәпкә алып сөйләшегез”, – диелгән. Көтүче белән сөйләшкәндә, мәсәлән, сүзне хәдисләрне аңлату фәне турында башларга кирәкми, бу аңа кызыклы булмаска мөмкин. Аны кызыксындыра торган темалар табарга кирәк. Бәлки сүзне Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үзе һәм күп кенә башка билгеле кешеләр дә сарыклар көткәннәр дип башлап җибәрергә кирәктер. Әгәр дә әңгәмәдәшең тарихчы икән, аның белән бу фән турында да сөйләшергә була, чөнки бу тема тарих белән бәйле һәм дә бу тема аны, һичшиксез, кызыксындырачак. Әгәр дә инде, бу тарихчы Исламда тарихи вакыйгаларны аңлатуга нинди тәфсиллек белән якын килүләрен дә күрсә, бу аны Исламга да китерүче төп фактор булырга да мөмкин.
 
Дин таратучы үзе мөрәҗәгать иткән җәмгыятьне яхшы белергә тиеш. Теләсә кайсы һөнәр буенча да, яңа эшли башлаган һөнәрче ярдәмчесеннән остазлар эшләгән кебек үк эш нәтиҗәләре таләп итеп булмаган кебек үк, гөнаһларга баткан кешедән дә, аның диннең бар кагыйдәләрен, йолаларын да камил башкаруын таләп итү мөмкин түгел. Аны мондый халәткә әкренләп китерергә кирәк. 
 
Бер көтүче фарыз намазларын укымый калдырган дип сөйлиләр. Аны ничек кенә үгетләмәсеннәр, моны башкарырга вакыты калмау белән ул үзен-үзе аклый икән. Аның белән танылган бер галим очрашып сөйләшкән. Галим кеше, көтүченең намаз укымаганын һәм ни өчен укымаганын белгәч, аннан сораган:
– Таң атканда, көтүгә чыкканчы, син намаз укый аласыңмы?
– Әйе, – дигән көтүче.
– Ә кояш баюга син көтүдән кайтасыңмы? – дип сораган галим.
– Әйе, – дип  җавап биргән көтүче.
– Ул вакыт син ахшам намазын укый аласыңмы?
Көтүче галимнең дәлиле белән килешкән.
– Ә йоклар алдыннан син тагын бер намаз укый аласыңмы? – дип сораган галим.
– Әлбәттә, – дигән көтүче.
Шулай итеп көтүче көненә өч тапкыр намаз укый башлаган. Шуннан кешеләр арасыннан кемдер бу галим көтүчене көненә өч тапкыр гына намаз укырга өйрәткән дип хәбәр тараткан. Голамә җыелышларының берсендә, бу галимне бераз гына “чеметеп” алырга ниятләп, берәү аннан: “Син, чынлап та, бер кешене өч кенә тапкыр намаз укырга өйрәттеңме?” – дип сораган. Галим аңа: 
– Бу кеше бөтенләй намаз укымый иде һәм беркем дә аны фарыз намазларны укырга күндерә алмады. Мин аны биш фарыз намазның өчесен булса да укырга өйрәттем. Сез монда кырыклап укымышлы кеше бит. Калган икесен генә булса да, сез үз өстегезгә алыгыз, – дигән. 
 
Бу галим әлеге көтүчене биш вакыт намаз укырга күндерә алмавын аңлаган, чөнки аңа кадәр моны эшләп караучылар моңа ирешә алмаганнар. Ул шул ук вакытта, әгәр дә ул бу кешене фарыз намазларның бер өлешен генә булса да укырга күндерә алса, ул калганнарын аннан соң укый башлаячагын аңлаган. Изгелек изгелекне тарта, явызлык – явызлыкны. Әгәр дә без кечкенә генә кар кисәген йомарлап таудан тәгәрәтеп төшереп җибәрәбез икән, бераз вакыттан соң ул зур кар өеменә әйләнәчәк. Шулай ук, без кемнедер даими рәвештә ниндидер бер изге гамәл кылырга үгетли алабыз икән, ул гамәлләр аны башка изге гамәлләр кылуга да тартачак.
 
Шул ук вакытта үгетләр өчен кулай урын һәм вакытны да сайлый белергә кирәк. Хак юлдан тайпылган кеше гомеренең күп өлеше сәрхүшлек халәтендә үтә. Мин исерткеч эчемлекләр белән сәрхүш булуны күз алдында тотмыйм, гәрчә андыйлар аз булмаса да, бу фани дөньяның азгынлыклары белән сәрхүш булу турында сүз бара. Кеше күңеле хакыйкатьне чагылдыручы көзге кебек ул. Әгәр дә бу көзге тузан белән капланган икән, анда берни дә күренми. Һәр кылынган гөнаһ күңелдә кара эз калдыра, аннан соң күңел тулысынча шундый эзләр белән капланып бетә, һәм аңа иман нуры үтеп керә алмый башлый. Ләкин һәркемдә дә айнуга якын мизгелләр була. Нигездә, мондый халәт кешегә ниндидер кайгы килгән вакытта, бигрәк тә аның берәр якын кешесе вафат булганда, яки кеше үзен ялгыз итеп хис иткән вакытта була. Мондый вакытларда кеше вәгазь  һәм үгет-нәсыйхәтләрне бөтенләй башкача кабул итә башлый, һәм дә бу вакытта аның янында аңа ярдәм итеп, аны Аллаһ юлына өнди торган кем дә булса берәү табылса, бу кешенең мондый чакыруларга уңай җавап бирү ихтималлыгы күбрәк була. 
 
Күркәм холыклылык һәм гадел тормыш алып бару
Хәдисләр буенча, күркәм холыклылык Хисап көнендә үлчәүләргә салынганның иң зур үлчәмлесе. Әгәр дә нинди дә булса бер кеше, гыйлемнәргә ия булып та, күркәм холыклы булып гадел тормыш алып бармаса, ул башка кешеләрне хак юлдан биздерәчәк кенә. Кешеләрнең күпчелеге хакыйкать турында бу кешенең ни сөйләгәненә карап түгел, ә аның тәртибенә, үз-үзен тотышына карап фикер йөртә. 
 
Исламның дошманнары бу турыда бик яхшы беләләр һәм мөселманнарны  аздыру, юлдан яздыру һәм аларны башкалар алдында явыз һәм канэчкеч ерткычлар итеп күрсәтү өчен күп акчалар тоталар.
Тәкъваларның берсе: “Әгәр дә мөселманнар үз-үзләрен тиешенчә тотсалар, барысы да инде күптән Исламга күчеп беткән булыр иде инде”, – дигән.
 
Күптән түгел генә гарәп телеканалларының берсендә, ниндидер бер Африка илендә, бер сәүдәгәр аркасында илле мең кеше Ислам кабул итүе турында тапшыру караган идем. Бу сәүдәгәр бу ил авылларының берсендә бер кибетне арендага алган икән. Һәм бу авыл кешеләре бераз вакыт үткәч, бу сәүдәгәрнең  күркәм холкын һәм юмартлыгын күреп Ислам кабул иткәннәр. Аларга күрше-тирә авыллардагы кешеләр дә ияргән. Әгәр дә бу авылда, Исламны күтәрәбез  дигән булып (хәзер кайберәүләр моны эшләгән кебек) үлемдарлар тарафыннан шартлатулар оештырылса, бу кешеләр Ислам кабул итәрләр идемени?
 
Әгәр дә без тарихка күз салып, Исламның ничек таралыш алуын күзәтсәк, сәхабәләр һәм табигыйннар чорыннан соң, кешеләрне Исламга тартуның төп казанышы суфиларныкы икәнен күрербез.
 
Әле борынгы вакытта ук Җаһиз: “Шигырьне камилләштерү өчен шагыйрьнең гарәп булуы шарт, ә Аллаһ юлына чакыручы өчен – аның суфи булуы шарт”, – дип юкка гына билгеләп китмәгән инде.
 
Хәтта Исламның иң явыз дошманнары да мондый гадел һәм тәкъва кешеләр белән очрашып сөйләшкәч, Ислам кабул иткәннәр һәм гомерләрен Исламны  таратуга багышлаганнар. Моның иң ачык чагылышына мисал итеп, бәлки, монгол империясе хакимнәренең Ислам кабул итүен китерергә буладыр.
 
Ибн Батута Алтын Урда җирләренә сәяхәтнамәсендә Ислам кабул иткән бу илнең хакиме Үзбәк турында, аның суфи шәехе Ногманетдин әл-Харәзми белән мөнәсәбәтләре турында яза. Ибн Батута сүзләре буенча, ул заманнарның иң бөек хакимнәреннән исәпләнгән Үзбәк хан, һәр җомгада шәехкә килә торган булган, басынкы гына аның каршына килеп тезләнеп, аның белән юаш кына итеп сөйләшә торган булган. Алтын Урданың тагын бер хакиме, Чыңгыз ханның оныгы – Бәркә хан, Сәйфетдин әл-Бәхәрзи шәехне күрергә һәм аның мөриде булыр өчен бик зур юл үткән. Шәех янына кергәч, аның аякларын үбеп, үзен аның шәкертләренең берсе итеп алуны үтенгән. Әгәр дә дәһшәтле хакимнәр дә алар кулыннан Ислам кабул иткәнен, аларның шәкертләре булып киткәнен исәпкә алганда, бу шәехләргә гади халыкның нинди мөнәсәбәттә булганын сөйләп торуның, мөгаен, бернинди зарурлыгы да юк.
 
Ихласлык һәм күркәм холыклылык – суфилар омтылган төп сыйфат менә шулдыр, һәм дә алар бу сыйфатларда камиллеккә омтылганнары аркасында, Аллаһы Тәгалә алар аркылы гаять күп сандагы кешеләрне туры юлга юнәлткән дә. 
(дәвамы бар)
Руслан хәзрәт МОРТАЗИН,
Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые
 

Башка журналлар

Замана афәте

19 ноябрь 2012 ел 09:50
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы