“Коръән елы” кысаларында “Татарларда Коръән тәфсирләре традициясе” дип аталган “түгәрәк өстәл” үткәрелде

16 октябрь 2012 ел 09:08

Бүгенге көндә татарларның Коръән аятьләре белән үз телендә танышу мөмкинлеге бар. Шулай да Коръәнне  тәфсир кылу, тәрҗемә итү юнәлешендә нинди эшчәнлек алып бару сорала соң? Бу өлкәгә кагылышлы  мирасыбызны беләбезме, аны файдаланабызмы? Әлеге сораулар һәм тәфсирләргә кагылышлы башка проблемалар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте уздырган “Татарларда Коръән тәфсирләре традициясе” дип аталган “түгәрәк өстәл”дә күтәрелде.

Дөрес тәфсир –көн таләбе

Дин әһелләре, галимнәр, яшь фән белгечләре катнашында узган чираттагы сөйләшү “Коръән елы” кысаларында оештырылды. Белгәнебезчә, агымдагы ел Коръәннең “Казан басмасы” нәшер ителүгә 225 ел тулу уңаеннан нәзарәт тарафыннан “Коръән елы” шигаре астында уза.

Сөйләшүне мөфтинең беренче урынбасары, имам Габденнасыйр Курсави тәфсирләрен өйрәнгән мөгаллим Габдулла хәзрәт Әдһәмов башлап җибәрде.

Ул тәрҗемәләрнең әһәмиятенә тукталып:“Корәннең татар милләте үсешенә, мәдәниятенә керткән өлеше  бик зур. Коръәнне дөрес итеп тәфсирләү бүгенге көндә бик тә актуаль. Тәрҗемәләргә генә таянып, шуларга аңлатма биреп, кайберәүләр шәригатькә бөтенләй туры килми торган нәтиҗәләр дә ясыйлар”,- диде. Аның әлеге сүзләре “түгәрәк өстәл” темасының җитдилегенә бер ишарә булып яңгырады.

Аннары ул “тәфсир” төшенчәсенең мәгънәсен җиткерде. Тәфсир гарәпчә "фәссарә" сүзеннән алынган, "аңлатма бирү", "яшерен әйберне ачу" мәгънәсенә ия. Тәфсир - Коръән аятьләренең мәгънәви аңлатмалары фәне. Коръәнне тулысынча Мөхәммәт Пәйгамбәр (сгв) белгән һәм үзенең сәхабәләренә аңлаткан. Аятьләргә аңлатма бирүне пәйгамбәрнең сәхабәләре, аннары зур дини гыйлемгә ия шәхесләр дәвам иткән. Татар халкында да бу мәртәбәле һәм җаваплы хезмәткә алынучылар бар. Тарихка күз салсак, изге китапны татар халкына җиткерүгә тырышлык куйганнардан  Курсави, Ялчыгол, Хөсәен Әмирханов, Иманколый,  Хәмиди, Ногмани, Камил Мотыйгый һәм башкаларны телгә алабыз.  Кызганыч, борынгы заман кулъязмаларының күбесе бүгенге көннәргә килеп ирешмәгән, яки алар хакында тиешенчә хәбардар түгелбез диләр галимнәр. Татар дин әһелләренең, зыялыларының мирасы әле табылып -өйрәнелеп бетмәгәнгә күрә билгеле бер исемнәр белән генә чикләнү бик үк дөрес тә түгел. 

 .

Рабит Батулла: “Китабымнан баш тартам...”

“Бакый ага Урманчы белән төннәр буе сөйләшә идек. Ул рәсем ясый иде. Берзаман, карыйм, өстәлендә Коръән ята, янында лупа. “Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыганда менә шушы аятьне аңламаганмын, мендәр сугып бәхәсләшә идек. Хәзер генә шуны аңладым. Әйдә, Коръәнне тәрҗемә итик әле, дустым. Мин әйтеп торам, син язып бар” – дип. кет-кет көлә 92 яшьлек карт. Без ул эшне башладык та ташладык. Инде Бакый ага гүр иясе, урыны җәннәттә булсын”, - дип Рабит абый Батулла изге китапны тәрҗемә итүгә ничек “оеткы” салынуын  исенә төшерде. Бүгенге көндә Рабит аганың “Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре” китабы бишенче тапкыр басмага әзерләнә икән. Бу юлы халык арасында киң таралыш алган китапны “Җыен” фонды чыгарырга җыена. Шул ук вакытта ул “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны бераз аптырашта калдырып, үзенең тәрҗемәсеннән “баш тартырга” әзер булуын да җиткерде.

“Тәфсирдә гөнаһым юк, чөнки мин аны тәфсирләмәгән. Минем гөнаһым бары тәрҗемәдә. Күп кеше Батулла болай-тегеләй тәфсир ясаган, дип бәйләнәләр. Мәкаләләр дә бастырып чыгардылар. Минем тәфсирем түгел ул, дөнья күләм галимнәрнең тәфсире. Мин бары тик тәрҗемә иткән арадашчы гына. Гарәп телен белмичә нигә алындың диләр. Ләкин гарәп телен белгәннәр татарча белми. Гарәпчә белгәннәр татарча белми. Аларның татарча түгел, татар телендәге сүзләргә тезмә килеп чыга. Татар телен мөкәммәл белгәннәр тәрҗемә итәргә алынмыйлар. Тәрҗемәләрдә “аерылдырылган хатыннарыгыз”, “төнлә торып намазга бас, үзеңне Аллаһка әверелдер” дигән сүзләр бар. Болай әйтүләр суфыйлыкта күзәтелә. “Мин Аллаһ” дип игълан итүче суфыйлар да бар бит. Әмма бу Коръән тамырына балта белән чапкан кебек. Гарәп телен һәм татар телен мөкаммәл белгәннәр татарларыбызга аңлашырлык тәфсир ясаса - мин хезмәтемнән баш тартам”, - диде ул.

Фәрит Сәлмән: “Гарәп гарәп сүзен аңламый...”

“1987 елларда Миркасыйм Госманов белән археографик экспедициягә чыккан вакыт искә төште, - дип башлады Фәрит хәзрәт Сәлмән сүзен.-  Түбән Новгород өлкәсендә ике ел йөрдек. Шактый кульязмалар кулга төште, шуларның 60 проценты гарәпчә, калганнары  фарсыча, бик азы төркичә иде.  Коръән тәфсире дигән кулязмалар бер дә очраган булмады. Бу үзе бер мәгълүмат”.  Аннары ул гарәпләр үзләре дә Коръән телен аңлап бетермәвен әйтеп, тәфсирнең ни өчен кирәклеге турындагы фикерләрен җиткерде. “Гарәп гарәп сүзен аңламый. Әйтик, гарәпчә “ссаяра” сүзе бар. Хәзерге телдә ул автомобиль дигәнне аңлата. Ә бит бу сүз белән  чынлыкта яһүдиләрдә 60 дөядән торган кәрванны әйткәннәр. Хәзерге заман дин “белгечләре” кебек туры тәрҗемә ясарга кирәкми дип әйтүем. Коръән сүзләрен аңларга гарәпләрнең дә башы җитми, шуңа тәфсир кирәк. Гарәп теленең мәгънәсен аңлап бетерә торган түгел, ул Аллаһының теле. Бер сүзнең берничә дистәдән торган мәгънәләре бар. Аларны контекстка карап үзгәртергә була. Коръән Кәримне халыкка тарату ысулы – мәгънәләрнең тәрҗемәсен җиткерү”, - диде.

Татар халкының исламы нинди дигәндә, ул китап сүзен тыңлау, гыйбрәт алу. Халкыбызда, хәзрәтләребездә,  абыстайларыбызда  китап сүзенә бирелү булган. Фәрит хәзрәт әйткәнчә, фәлән аять тәфсире шулай дип кенә ярамый. Моннан тыш Коръәннең мәгънәләрен җиткергәндә телебезнең чисталыгын сакларга кирәк. “Телнең чисталыгын саклап калсак, динебезнең  пакьлыгы да сакланыр. Шушындый  очрашу үткәрү күптән көтелә иде, Аллаһы рәхмәт итсен”, - диде ул.

Татар тел галимнәре Коръән өйрәнә

Изге китап тәрҗемәләргә багышланган очрашуда тел галимнәре иң беренче чиратта, әлбәттә, аларның теленә игътибар юнәлтте. Кыскача аларның фикерләренә дә тукталыйк.

Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Фәрит  Йосыпов:

-         Быел КФУда филология факультетында ислам культурасы белгечләре әзерләү буенча бүлек ачылды. Татар аспирантлары, студентларының фәнни эшләрен Коръәнгә бәйләп алып барырга иде. Студентларга исламны өйрәнү фәне укытыла. Аның программасын  халык традицияләрен  күздә тотып  төзедем. Коръән тәрҗемәләрен фәлсәфи юнәлештә дә, филологик яктан да  өйрәнү безнең өчен бик кирәк. Революциягә кадәр татар теленең гарәп теленә бик якын торганы да була, госманлыга якынаю да күзәтелә. Ә Тукай, Исхакый теле - хәзерге телебезгә якын вариант. Мирасыбызны, менә шул тел үзенчәлекләрен үзләрендә саклаган тәфсирләрне, тәрҗемәләрне фән әһелләре, аспирантларга җитәрлек итеп булса да бастырып тарату кирәк. Халыкка гыйлем галимнәр, зыялылар аша бара, шуңар игътибар юнәлтү мөһим. Коръән турында балаларыбызга җиткерергә тиешбез. Мәктәпләрдә мөмкинлекләр бар. Мөгаллимнәребез алдында да хәзер тәфсирләребезне халыкка җиткерү бурычы тора.

Филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин:

-         Тәфсирләрдә илебездәге  иҗтимагый теләкләрне дә истә тотарга, төгәл фәннәр, тарих тел исәпкә алынырга тиеш. 19 гасыр тәфсирләре белән килешә алмыйбыз. Сәбәпләре бик гади. Урта гасырларда ислам дөньясы икегә бүленгән иде: модернизм һәм суфыйчылык. Шул сәбәпле  тәфсирләрдә, тәрҗемәләрдә аермалар да күрә алабыз. Болар барысы да  Европа, Америка галимнәре тарафыннан өйрәнелгән.  Үзебезнең тәсфирләргә килгәндә, аларның  телләре шактый кыен хәлләргә куя. Берничә төр тел булган. Кайбер сүзләр инде бүгенге көндә гарәп теленең үзендә дә юкка чыккан яки бик үзгәргән. Батулла китабында хаталар бардыр дип әйтмим, “батуллача аңлау” дип кенә әйтә алам.  Батулланың Коръәнне тирән аңлавы күренә китабында. Ә инде бүгенге укучы күңеленә туры килерлек тәфсир булырмы дигәндә,төгәл генә әйтүе авыр. Бөтенебез дә канәгатьләнерлек дәрәҗәдәге тәрҗемә чыгуына пессимистик карашта торам. Коръән бит ул күңелгә тапшырылган, җан белән аралашу аркасында барлыкка килгән, аның теле, мәгънәләре безгә һәрвакыт сер булып калыр. Аннары өстәп тагын бер сүз әйтәсем килә. Сәясәттә төрле сүзләр бар. Шуны әйтәсе килә, дини оешмабыз бик кирәкле иҗтимагый эшләрне оештырып бара торган мөфтият. Аннан башка безнең иҗтимагый тормышыбызны күз алдына китерә алмыйм һәм ул чыннан да ышанычлы өлкәбез.

 

Алга таба ни кылып була?

Фәрит хәзрәт, ни кадәр генә ихтыяҗ зур булуга карамастан  үзенең дә, Батулланың да китабы үз рольләрен үтәде дип саный. Аның уйлавынча, бүгенге көндә халык изге китап мәгънәсенә тиң хезмәткә мохтаҗ. Ул моны булдыру  нәзарәтнең, дин әһелләренең генә түгел, тулы бер дәүләт эше дигән фикердә тора.

Башкалар исә аерым авторларга тукталды. Әйтик, Рабит абый дини фәлсәфәче Муса Бигеевка.  “Татарлар мәдрәсәләрдә гарәп телен укыганнар. Кыекка китмәс өчен Коръәнне үз телендә уку зарури, без шуңа тәфсирләрне күбрәк күрәбез. Хәзер исә - тәрҗемәләрне, чөнки гарәпчә белмибез. Муса Бигеевнең 100 ел элек дөнья күргән тәрҗемәсе безгә килеп иреште. Ләкин бүгенге көндә мәдрәсә бетермәгән, төрекчә, гарәпчә белмәгән , фарсычадан мәгълүматы булмаган кеше аны аңлый алмый. Галимнәр, дин әһелләре өчен бик кызыклы китап. Менә шул китапны, нәзарәт шөгыльләнәме яки берәр институтмы, киң катлам укучыга җиткерергә иде”, - дигән теләген җиткерде. Моннан тыш ул 1510 елда  Казан ханы Мөхәммәтәмин кушуы буенча тәфсирнең төрки-татар телендә язылуын һәм аның  музейда саклануын искә төшерде. Бу китап буенча диссертацияләр язарга мөмкинлеген  һәм аны бастыру хакында уйланырга кирәклегенә басым ясады.

Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Резедә ханым Сафиуллина остазы татар галиме Әнәс Халитовның хезмәтен бастыруга өметләнә.   “Әнәс абый Халитовның Коръән тәрҗемәсе язмышы фаҗигале булды. Ул үлеп китте дә хезмәте дөнья күрә алмый калды. Аның тәрҗемәсен бастырыр өчен әлегә кадәр авторлык хокукын алу мөмкинлеге булмады. Хәзер инде  галимнең үлүенә 10 ел. Ун елдан соң авторлык хокукы югала. Мин аның соңгы аспиранты. Аның тәрҗемәләрен компьютерда җыеп утыра идем. Тәрҗемәсе электрон вариантта саклана. Нәзарәтме, “Җыен” фондымы, башка шәхесләребезме, бергә җыелып менә шушы галимнең тәрҗемәсен бастыру мәсьәләсен хәл итәргә иде”, - диде ул.

Авторлык хокукы дигәннән, Иманколыйның буыны исә, киресенчә, бабаларының дини-фәнни хезмәтенә хокукларын кайтара алмыйлар. Бу хакта  чарада катнашкан Имәнколыйның оныгы Гөлчирә Иманкулова сөйләде: “Дәү әтинең вафаты турындагы документ юк. Шуңа күрә авторлык хокукларын кайтара алмыйбыз. Дәү әтиемнең мирасы ныклап өйрәнелмәүгә бер сәбәп шулдыр дип уйлыйм. Үзем тәфсирләр белән танышуны дәү әтием хезмәтләре аша башладым һәм хәзер аларны фәнни яктан өйрәнәм”.

Фәрит абый Йосыпов исә игътибарны матди якка юнәлтте: бүгенге көндә кибетләрдә сатыла торган изге китаплар һәм аларның тәрҗемәләренең бәясе бик югары.  Басмаханәләрнең хуҗалары өчен беренче чиратта акча эшләү тормасын иде дигән теләген җиткерде.

“Түгәрәк өстәл”дә сөйләшүгә йомгак ясап Габдулла хәзрәт  Коръән һәм аның тәрҗемәләренә кагылышлы эшнең ике  юнәлешен аерып күрсәтте. Беренчесе - безнең борынгы мирасны кайтару, инкыйлабка кадәрге чыккан тәфсирләрне барлап тәрҗемә итү, аларны фәнни әйләнешкә кайтару.  Бу юнәлештә  эш алып барыла. Нәзарәтнең китап нәшер итү бүлегендә ислам фәлсәфәчесе һәм тәрҗемәче Шәйхелислам Хәмиди тәфсире өстендә эш башланды. Шулай ук башка тәфсирләрне тәрҗемә итәргә кирәк, әлбәттә.

“Икенче юнәлеш - киләчәккә карый торган эш. Инициатив бер төркем төзепме, дин әһелләре һәм фән өлкәсе әһелләре бергәме- моны уйлашырга кирәк, безгә бүгенге көнгә карый торган тәфсирне әзерләү мөһим”, - дигән теләген җиткерде  Габдулла хәзрәт.

“Татарларда Коръән традицияләре” темасы гаять зур тема, аны бер очрашуда гына барлап-аңлап бутерү мөмкин хәл түгел.  Шулай да чарада катнашканнар өчен шәхсән шушы эш белән шөгылләнгән, аларны өйрәнгән мөхтәрәм шәхесләребездән Коръәнне тәрҗемә итүгә кагылышлы фикерләрне ишетү үзе бер рухый тәҗрибә туплау буларак кабул ителде. Әлбәттә, “түгәрәк өстәл” бер утырып сөйләшүгә генә әйләнеп калмасын өчен, анда тәкъдимнәр яңгыравы мөһим, алга таба исә аларны  булдыра алган кадәр тормышка ашыру бурычы тора.Татарларның  изге китапны тәрҗемә итү гыйлеме – дәвамлы мирас икәнне һәркайсыбыз да яхшы күзаллый.

Айзирәк Гәрәева, 

дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге

 

 

 

 

 

 

 

Башка журналлар

Замана афәте

19 ноябрь 2012 ел 09:50
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы