РУХИ ОСТАЗ

27 сентябрь 2012 ел 15:43

Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү?! 
Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач?!
(Г.Тукай)

 

Креатив фикер йөртүче, замана белән бергә атлаучы, дин белән бергә дөньяви фәннәрне дә үз күргән дин әһелләренә кытлык кичерәбез бүгенге көндә. Яшьләр нәкъ менә шундыйларга тартыла, шундыйларга соклана, шундыйлар артыннан гына иярә ала. Вәлиулла хәзрәт тә нәкъ менә шундыйлардан иде: кыйбласын югалтканнарга да, яңа гына дингә килгәннәргә дә, яшь каләм тибрәтүчеләргә дә, дин әһелләренә дә, гомумән, милләтнең һәр баласына рухи остаз булды ул.

Республикабыздагы ислам дөньясында булган вакыйгаларны оператив рәвештә җәмәгатьчелеккә җиткерә килде Вәлиулла хәзрәт. Кешенең рухыннан алып, киенү, сөйләшү әдәпләренә, табигатьтәге экологик проблемаларга кадәр борчый иде аны. Берсен дә күз уңыннан калдырмады. Аларны замана күзлегеннән чыгып анализларга, проблемаларның төбенә төшенергә, сәбәпләрен эзләргә омтылды.

Һәрбер үзгәрешкә караш-фикере яшәп килде, үз сүзен матбугатта курыкмыйча, икеләнмичә вакытында җиткерә белде. Ул динне генә түгел, әдәбиятны, тарихны, сәясәтне аңлый, тоя, шуның белән яши иде.

Гадәтттә дин әһелләренең язганнарында хәдис һәм Коръәннән китерелгән аятьләр төп этәрелеш булып барса, Вәлиулла хәзрәтнекеләр тарих, әдәбият, милләт тарихыннан мисаллар, көндәлек тормыштан ясалган анализлар, һәркемгә дә аңлаешлы булган чагыштырулар белән бөркелгән була. Хәзрәт әйтерсең лә тормыш биргән, тарих китергән сабактан чыгып, бүгенге көн проблемаларының сәбәпләрен ачыкларга теләде.

Хезмәтләренә күз салсаң, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйрилардан калган энциклопедиклыкны күрәсең аларда: календарьлар чыгару дисеңме, шәригать кануннарын замана күзлегеннән чыгып аңлатырга омтылган вәгазьләре, җәмгыятебездә барган һәр вакыйгага үзенең карашын дин аркылы аңлатырга тырышуы... Һич тик тормас хәзрәт барысына өлгерә, алай гына түгел, барысын да җиренә җиткереп, сокланырлык итеп башкара килде.

Язган мәкаләләрендә дини проблема күтәрелсә дә, ул аларны тарихтан мисаллар, әдәби әсәрләрдән параллелизмнар китереп, шигъри юллар белән тәкрарлап барыр иде. Укыганда каләм иясенең татарның эчендә кайнаган, үткән тарихын, сүз сәнгатен яхшы белгән шәхес икәнлегенә төшенәсең, сокланасың, аның кебек булырга омтыласың...

Вәлиулла хәзрәт яшь талантларның, бигрәк тә каләм тибрәтүче яшьләрнең һәрберсен белә иде, иҗатлары белән даими танышып бара, аларга кирәк вакытта үзенең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерә килде. Тиражлары да бик аз булган “Идел”, “Казан утлары” кебек әдәби журналларны укып бара,  авторларын күрсә, шунда ук үзенең фикерен җиткерергә ашыкты. Мактау түгел, күбрәк тәнкыйтен, нәрсә җитеп бетмәгән дә, кайсы ягы ачылмаган – шунысы әһәмиятлерәк иде аның өчен. Әдәбиятка килгән яшьләрнең һәрберсен дә исем-фамилияп белә, иҗатлары белән танышып бара иде. Шушы вак кына мисал да, аның әдәбиятка килгән яшь көчләрне, каләм тибрәтүчеләргә игътибарлы булуын күрсәтә.

Аллаһы Тәгаләгә – гыйбадәте, фән һәм әдәбиятыбызга - каләме, яшьләргә рухи остаз булуы, тәҗрибәсе белән хезмәт итте ул. Бүлмәсенә кергән чакта кулга – китап, үзеңә “Дустым” дип төпле киңәшен биреп чыгара торган Вәлиулла хәзрәт кебек остазлар кирәк яңа буынга. Шул вакытта гына яшьләр исламга да, әдәбиятка да, фәнгә дә тартылачак. Һәм бу ниндидер вакытлыча мавыгу гына булып түгел, ә аңлап килү, шул мәсләк белән яшәү булачак. Кыйбла нык, тоткан динебез ихластан булсын өчен нәкъ шундый олуг затлар җитми безгә!

Бер чакны интернет битләрендә чыккан кыска парчаларын күргәч, хәзрәтнең үзенә шаярып: “Сезнең шигырьләрне кайдан укып була?” дигән идем. Ул исә “Аллаһы Тәгалә андый талантны ачмады әле, менә хикәяләрен яза башладым, тиздән, иншаллаһ поэзиягә дә күчәрмен” дип, гадәттәгечә бар гәүдәсе белән көлеп җавап кайтарган иде.

Шигырьләр язмаса да (ә бәлки мин генә күрмәгәнмендер), гомере аның шигырь кебек кыска, төгәл ритм-рифмага салынган, фикри яктан көчле шигырьне хәтерләтә:  шул вакыт эчендә милләт яну-көюләре, уйланулары, дин-тел мәсьәләсе бер гомердә кисешә сыман. Бер шигъри гомергә, әйтерсең лә, милләт, әдәп-әхлак, иҗат уйланулары, гомумән, татарның яшәү рәвеше тулысынча сыйган. Татар тарихының асылын аңлап, үзеннән соң “өзелмәс җыр” кебек ниндидер бер яктылык калдырырга омтылган кыска гына кабатланмас шигъри гомер...

Алинә Бикмуллина,

КФУ, Филология һәм сәнгать

институтының 2 курс магистранты

Башка журналлар

Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел...

11 июль 2016 ел 11:32

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана