Хаҗ вакытында Россия чик буйларында санитар күзәтү көчәйтелә

18 сентябрь 2012 ел 09:46

Согуд Гарәбстанына хаҗ башланган көннәрдә Россиянең чик буйларында санитар контроль көчәйтелә. Бу хакта Русия кулланучылары хокукларын күзәтүче идарә рәисе Геннадий Онищенко күрсәтмәсе бар. 

Хаҗга китүчеләрнең вакытында тиешле вакциналар алган булуы тикшереләчәк, менингит авыруын чыгаручы чиргә каршы вакцина уколын кадатмаганнар аерым исемлеккә кертеләчәк. Шулай ук хаҗдан кайтучылар җиде көн табиблар күзәтүендә булачак. 

Быел Русиядән 20.5 мең мөселман хаҗ кылырга әзерләнә. Согуд Гарәбстанына китү 17 сентябрьдән алып 19 октябрьгә кадәр, кире кайту 29 сентябрьдән 14 декабрьгә кадәр оештырыла. 

Хаҗга баручылар Мәскәү, Свердлау, Ростов калалары, Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Ингушетия, Төньяк Осетия, Чечня, Кабарда-Балкар республикалары һәм Ставрополь краендагы чик буе нокталары аша үтәчәк дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Башка журналлар

Һөнәрле - ком өстеннән көймә йөргезә

Халкыбыз элек-электән оста куллы, һөнәрле кешеләргә дан җырлаган, аларны хөрмәтләгән. Чулпан...

14 март 2016 ел 10:16

Исламда хатыннарның хокуклары

Исламда хатын-кыз үз иренә мөнәсәбәтле күп кенә хокукларга ия.

04 март 2016 ел 14:39

Өйгә керү әдәпләре

02 март 2016 ел 16:45

Никахыбыз төзек микән?

Без моннан унике ел элек Казанда, Киров районында мәчеткә йөрүче бер бабайдан никах укыткан идек...

02 март 2016 ел 16:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана