Согуд Гарәбстанына хаҗ башланган көннәрдә Россиянең чик буйларында санитар контроль көчәйтелә. Бу хакта Русия кулланучылары хокукларын күзәтүче идарә рәисе Геннадий Онищенко күрсәтмәсе бар.
Хаҗга китүчеләрнең вакытында тиешле вакциналар алган булуы тикшереләчәк, менингит авыруын чыгаручы чиргә каршы вакцина уколын кадатмаганнар аерым исемлеккә кертеләчәк. Шулай ук хаҗдан кайтучылар җиде көн табиблар күзәтүендә булачак.
Быел Русиядән 20.5 мең мөселман хаҗ кылырга әзерләнә. Согуд Гарәбстанына китү 17 сентябрьдән алып 19 октябрьгә кадәр, кире кайту 29 сентябрьдән 14 декабрьгә кадәр оештырыла.
Хаҗга баручылар Мәскәү, Свердлау, Ростов калалары, Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Ингушетия, Төньяк Осетия, Чечня, Кабарда-Балкар республикалары һәм Ставрополь краендагы чик буе нокталары аша үтәчәк дип хәбәр итте "Азатлык.орг".
Хаҗ вакытында Россия чик буйларында санитар күзәтү көчәйтелә
18 сентябрь 2012 ел 09:46
Башка журналлар
"СӨЮЧЕЛӘР ФИДА КЫЛА" ТЕЛЕМАРАФОНЫНДА КАТНАШ : 7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзен язып SMS җибәр
4 октябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә инвалид...
25 сентябрь 2014 ел 16:15
Мамадыштагы Әхмәт Ясәви мәчете мөселман кардәшләребезгә рухи көч бирә
Моннан алты ел элек, изге Рамазан ае алдыннан, мөселманнарыбызны шатландырып, Мамадышта өченче мәчет...
08 сентябрь 2014 ел 10:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы