Капка төбендә

05 сентябрь 2012 ел 11:05

(Бәян-вәгазь) Бүген тагын бик эссе булды. Күләгәдә – 40 градус! Җәйге челләдә кызган һавадан хәлсезләнеп беткән агачлар һәм басудагы игеннәр яңгыр көтеп ялвара сыман: “Их, бер рәхәтләндереп явып китсә икән! Кайда йөрисез сез, болыт –туганнар?!..”

Иртәдән бирле болында барлы-юклы үләнне  чемченеп йөргән көтү, әлсерәп бетеп, авылга кайтып керә. Хуҗалары үз малларын якын гаилә әгъзасы кебек каршы алып, көндәлек кичке эшкә тотына. Тагын бер көн ахырына якыная.

Кояш сүлпәнәя төшкән нурлары белән: “Болай булса да кыздырып калыйм әле!”- дигән шикелле көнбатышка килеп җиткәндә, Гарәфетдин бабай, гадәттә, капка төбенә чыгып утыра. Җәйге явымсыз көннәрдә ул шулай иске, ярылып беткән эскәмиядә кояшны озатып, ахшамны каршы ала. Бабайның яше инде 75тән узган булса да, ул әле шактый аңлы, акыллы, төпле фикерле. Авылдашлары аны хәтта “хикмәт сандыгы” дип тә атыйлар, чөнки нәрсә генә сөйләсә дә, нинди сорауга җавап бирсә дә, “шулай - болай ул” дип кенә калмыйча, тормыштан берәр мисал китереп, дини белемнәрен дә эшкә җигеп, әйтәсе фикер-сүзләрен бик хикмәтле, гыйбрәтле, уйландырырлык итеп җиткерә белә ул. Дөрес, карчыгы Бибинур түти генә аны: “Шул эскәмиясенә чыгып утыра да, ләчтит сатып кояш баета!”,- дип сүгә. Бабайның моңа исе китми, түбәтәен төзәтеп куя да: “Кояшны мин түгел, Аллаһ баета”, - дип мыек астыннан хәйләкәр елмаеп, тыныч кына җавап бирә.

Әллә Гарафетдин абыйның нурлы йөзе үзенә тарткангамы, күрше-тирәдә яшәүче авылдашлары бабай янына җыела, арада хатын-кыз заты булса, Бибинур түти дә түзми - карты янына чыгып утыра. Бүген әнә югары очта яшәүче кодагыйлары Мәрфуга да биредә икән.

- Үтеп барышлый гына туктадым, үтеп барышлый гына! –дип акланган карчыкка дикъкать бирмичә, Бибинур апа усал вә рәхимсез итеп күзлеген ялтыратып, башын читкә бора. Яратмый ул аны. Шуңа ишетәсе дә, күрәсе дә килми. Аларның бер-берсе белән килешә алмавының сәбәбе – үзе бер тарих, бер гыйбрәтле кыйсса. Әмма кызы Миңсылу Мәрфуганың малаена кияүгә чыкканнан соң, карчыкларның үзара мөнәсәбәтендәге ярык тагын да зурайды, элекке киеренкелек тагын да артты. Горур табигатьле Бибинурның кодагыеның хәтта нәзек тавышыннан да саруы кайный. Шәйтан суы белән дус булган кияүнең кызын, оныкларын интектереп яшәтүе исә Мәрфуга карчыкка карата начар мөнәсәбәтнең көчәюенә тагын бер сәбәп булды.

- Кодагы-ый! Төнәген күчтәнәч итеп биргән балыгыз бигрәкләр дә тәмле булган! – дип, ялтыраган күзлеккә күпер салырга ниятләп, тәмле-татлы итеп сайрый башлый Мәрфуга. – Юкә балымы ул, әллә чәчәкнекеме?

- Белмим! – дип, нечкә иреннәрен кысып, кырт кисә Бибинур. – Без бал кортлары артыннан очып йөрмәдек!

Бибинур түти үзенә әйтмичә кодаларга бал биргәне өчен картын ничек сүгәчәген планлаштырып утырган арада Мәрфуга әби Казаннан бабасы янына кайткан студент оныгы Айдарга сүз катарга була:

- Кәк дилишкә? Ә-ә?

Капкага сөялеп торган озын буйлы Айдар болай да тәбәнәгрәк булган, әле җитмәсә бераз бөкрәйгән карчыкка өстән аска күз ташлап:

- Әлхәмдү лилләһи, Ходай биргәненә шөкер! – дип ипле генә җавап кайтара.

“Татарча юньләп белми бугай бу”, - дип уйлап, Айдарга русчалатып дәшкән карчык шәһәр егетенең шулай төпле, дин әһелләредәй җавап бирүенә башта аптырап китә, соңыннан исә: “Гарәфетдин үз оныгын өйрәтмичә калмас шул!” – дигән нәтиҗәгә килә. Ә бал турындагы соравына Бибинурның тупас итеп җавап бирүе йөрәгенә ярамаганга, ул, кодагыен төрттереп алырга теләп, әче тавыш белән сорый:

- Айдар улым, ял итәргәме, әллә былтыргыча ат урынына эшләргәме килүең?

Егет нәрсәдер әйтергә дип талпынып торган арада батып баручы кояш нурларында ялтыраган кырыс күзлек янә телгә килә:

- Кирәк булса эшләр, кирәк булса йоклар, сиңа отчет биреп тормас!

Карчыгының кызып китә торган гадәтен белгәнгә, Гарәфетдин бабай сүзне башка якка бора:

- Их, җәмәгать, карале син аны, яңгырны мәйтәм, һаман яумый да яумый!

Күрше Мәхсүт абый да ике карчыкның әрепләшүенә нокта куярга омтылып, тизрәк сүзгә кушыла:

-Төптән уйлап карасаң, хәлебез чыннан да шәпләрдән түгел. Агач-үсемлекләр интегә, үзебезгә дә читен. Эсселек башланганнан бирле авылда суга кытлык, челтерәп аккан ике чишмә дә корып бетә язды – суы самавыр борыныннан  кеби генә ага.

Мәрфуга апа бу юлы да кысылмыйча калмый:

- Моның тикле эсселектә дәвлини дә югары, башым әйләнә... Җитмәсә, нуябрьгә хәтле болай эссе булачак, дип сөйли кеше...

Бибинур түти башын горур күтәреп, кодагыена назлы, әмма үчле тавыш белән дәшә:

- Гыйнвар аена кадәр диючеләр дә бар!

Мәрфуга апа нык аптырашта калып, үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрә:

- Әү!

- Авызың дәү! – дип бер дә исе китмәгәндәй әйтеп куя Бибинур. – Ирләр сөйләгәндә бераз булса да шул дәү авызыңны томалап торсаң, әй, рәхмәт укыр идем үзеңә!

Бу вакытта Гарәфетдин абыйларның капкасы янына ике өй аркылы яшәүче Илгиз абый килеп баса. Аксакалга хөрмәт белдерү йөзеннән ул, кулларын сузып, иң элек аның белән күрешә:

- Хәлләр ничек, бабай?

- Хәлләр изге, кодалар гына бизде! – дип бераз гына тавышын күтәреп җавап кайтара Гарәфетдин абый. – Карчыгым кодагыйга шушы 40 градуслы эсселек гыйнвар аена кадәр дәвам итәчәк дип юрый...

-Кит аннан! – дип шакката  Илгиз абый. – Син, Бибинур түти, болай кеше куркытма!  Башка алай юрама! Матри!

Яше 60тан узып та бер тапкыр да Җомга намазына килеп карамаган Илгиз абыйның аракыга хирыс булуын белгән Гарәфетдин бабай күзләрен янә хәйләкәр кысып уйчан кыяфәт белән әкрен генә әйтә:

- Әй, җәмәгать, шулай гыйбадәтсез, бозыклык - гөнаһ кылып яшәсәң, тәмуг эссесендә берничә ай түгел – мәңгегә калуың ихтимал...

Яшьләргә хас булган кызыксыну белән Айдар көтелмәгән бер сорау бирә:

- Бабай, ә тәмугта температура ничә градус икән?

-Төгәл белмим, әмма бер хәдистә җәһәннәм уты җир утына караганда 70 мәртәбә кызурак, диелә. Анда эләгүдән Раббым Аллаһ Үзе сакласын!

- Алай булгач, хәзерге 40 градус әллә ни күп түгел дә икән, - дип үзенчә нәтиҗә ясый Айдар.

Моңарчы дәшмичә утырган тыйнаграк Хәерниса апа бу юлы сүзгә кушылырга була:

- Әле ярый 40 кына! Ә тагын да эссерәк – 50-60 градус булса, нишләр идек? Аллага шөкер, әле су бар! Ә су дөм бетсә, нишләмәк кирәк?

- Су дигәне бетә язды бит инде, җәмәгать! Ике айдан артык яңгыр юк! – дип борчылуын белдерә Мәхсүт ага. Карашын җиргә төбәп утырып торган Илгиз абый нәрсәдер исенә төшереп дәшә:

- Ә менә без яшь чакта яңгыр озаграк яумаса, чиләккә су тутырып урамга чыга идек тә шул суны беренче очраган кеше өстенә шәпләп ора идек. Тегесе хәлне аңлый, карышмый. Шуннан соң озак вакыт та үтми – яңгыр яварга тотына.

- Их, алай гына бик җайлы итеп яңгыр яудырып булса-а! – дип Айдар шиген белдергәч, Илгиз абый:

- Булыр иде дә ул, ләкин хәзер урамга чыгып кеше өстенә су тондырып карале син? Аты-юлы белән сүгенеп сиңа ыргылачак!        

Мәхсүт абыйның исә бу хакта үз фикере:

- Әгәр син минем өстемә шулай су тондырганнан соң яңгыр явачагына төгәл гарантия бирә аласың икән – рәхим ит,  мин рәхәтләнеп коенам. Ләкин бит син андый гарантия бирә алмыйсың!

Илгиз абый баш чүмечен кашып авыр сулап көрсенеп куя да, үзенә юнәлтелгән игътибардан тизрәк котылырга теләп, рәттән генә утыручы Тәгъзимә карчыкның терсәгенә төртеп сорау бирә:

- Әби, бабаеңа апираций булган икән, хәзер хәле ничегрәк?

Сиксәнгә 2-3 яшен генә тутырмаган Тәгъзимә апа, колагы катырак булганга, сорауны аңламый, әмма үзенә мөрәҗәгать итүләренә бик  шатланып, Илгиз абыйга, урам яңгыратып, җавабын кайтара:

- Тешләремне дисеңме? Куйдырдым-куйдырдым, бәбкәем, әле узган атнада ук куйдырганыем, шуны да белмичә калдың мени?!

Әбинең тешләренә караганда, аның бабаеның хәлен белүне күпкә мөһимрәк санагангадыр, Илгиз абый уч  төпләрен авызы янына  рупор сыман куеп, Тәгъзимә апаның колагына ук соравын кычкырып кабатлый:

- Мин әйтәм, бабаеңның хәле ничек? Апирацийдән соң уңайланамы?!

- Ә-ә! Бабай дисеңме? Ие-ие, ул да бик сөенде яңа тешләр куйдырганыма! Ул ит дисеңме, кәбестәме – барысын рәхәтләнеп чәйним хәзер...

- И чукрак ... – дими түзми Илгиз абый. – Бабай ничек, дим, ба-ба-ай!!!

Тәгъзимә апа бераз кабаланып яулыгын кысыбрак бәйләп куя да, күршесенә текәлеп, борчулы тавыш белән сорый:

- Аба-ау, әллә синең дә тешләрен сызлыймы? “Ай-вай” дип сыкранып утыруыңны әйтәм...

Илгиз абый саңгырау карчык белән аралашуның файдасыз бер гамәл булуын аңлап, сорау бирүдән туктый.

Беразга гына урнашкан тынлыкны Мәрфуга апаның черелдек тавышы бүлә:

- Нинди хәл микән бу, әкәмәт! Җәй булгач, яңгыр яварга тиештер бит инде? Ә ул яумый да яумый!..

Аяз күктә күк күкрәгән шикелле, Бибинур түти каты, усал тавышы белән кодагыеның черелдәгәнен күмә:

- Яхшы булмас өчен бик әйбәт кенә! Әле ярый тамакларыбыз тук, ризыгыбыз бар дип шатланыйк! Тәмле ашыйбыз, тыныч йоклыйбыз, шөкер кылырлык түгел мени?!

- Ризык дигәннән, быел корылык булу сәбәпле, ипи бәясе нык күтәреләчәк, диләр, - дип борчылуын белдерә Хәерниса апа.

- Бик шәп булыр, күтәрелсә! Чүплеккә әзрәк ташларлар! – дип кискен кире кага аның сүзен Бибинур. Былтыр улы янына Казанга баргач, өй янындагы чүп тартмаларына икмәк кисәкләре, хәтта яртышар батон ыргытылганын күргәннән соң, шактый исе китеп, тетрәнеп кайтып киткән иде ул авылга.

Айдар кебек яшьләр моны бик үк аңлап бетермәсәләр дә, өлкән буын кешеләре ипи кадерен яхшы белә, аңа кытлык булган вакытларны онытмый.

Бүгенге җәмгыять кешеләре өчен зур байлыкка ирешү бәхет саналса, өлкән буын вәкилләре өчен заманында бер кисәк ипи зур бәхет булган.

Ул арада Гарәфетдин бабай хатирәләрен яңартып, ашыкмыйча, ипләп кенә сөйли башлый:

- Ие шул... Сугышның, ачлыкның нәрсә икәнен белгән өлкәннәр икмәкне бик хөрмәтли, кадерли... Аллаһы Тәгалә бит һәр буынны Үзе теләгәнчә сыный. Без яшь чакта, совет чорында Алласызлык сәясәте, динсезлек афәте зур сынау булды. Соңгы 2 дистә елда халыкка дин юлына басарга, гыйбадәт кылып яшәргә бөтен мөмкинлекләр бирелде. Тормыш ничек әйбәтләнде бит хәзер, ә? Ул әфлисун-мәндәринне без элек төшебездә дә күрмәдек. Хәзерге уңайлыклар турында хыялланмадык та. Ә халык нишли? Шөкер итәсе, Аллаһы Тәгалә кушканча яшисе урынга нәфесләнеп байлык артыннан куа, ришвәт бирә-бирә балаларын укырга кертә, бар эшен акчага тәвәккәлли... Яше-карты хәмер белән дуслашты, бозыклыкка чумды. Илебездә үзгәртеп кору, кем әйтмешли, пириструйка башланганнан соң, динебезгә ирек бирелгәннән соң 25 ел узды. Чирек гасыр көтте Аллаһы Тәгалә! Хәзер инде менә бәрәкәтен киметеп, быел Үзенең бер нигъмәтеннән – яңгырдан мәхрүм итте...

Нәрсәдер исенә төшергәндәй, бабай бер мәлгә тынып кала. Янында булучылар, хәтта Мәрфуга апа да, аны бүләргә кыймыйча, тынлыкны саклап, кымшанмыйча утыра. Гарәфетдин абый исә балачакта кычыткан ашын, чергән бәрәңге уалмасын ашаганнарын һәм шул вакытта да авылда яшәүчеләрнең күбесе намазда булуын исенә төшерә. Хәмер эчүчеләр дә юк иде диярлек. Һәр гаиләдә 6-7шәр бала булуга карамастан, халык ничектер бик юмарт, киң күңелле иде, тормыш бәрәкәтле булды шикелле. Ә бәлки, шулай тоелгандыр? Канәгать булганга, барның кадерен белгәнгә Аллаһы Тәгалә күңелләргә тынычлык салгандыр. Ә хәзер бит кеше булганына риза түгел, һаман әзсенә, һаман нәфесләнә. Байлыгымны арттырам, күбрәк акча эшлим дип күпме көчәнсә, шул кадәр күңел тынычлыгын югалта, төшенкелеккә бирелә. Ә ни өчен шулай? Бу сорауга җавапны бабай төгәл белә, шуны авылдашларына җиткерергә теләп, сүзен салмак кына дәвам итә:

- Ие шул... Ие... Бүген байлыкка, бәхетле, мул тормышка омтылучы халыкның төп ялгышы – Аллаһ ризалыгы дигән нәрсәне онытып, бәхетне акчада эзләве. Ә бәхет асылы бит аңарда түгел. Аллаһы Тәгалә бер үк дөнья нигъмәтен кемгәдер шатлык-сөенеч итеп бирергә мөмкин, ә кемгәдер көенеч, кайгы-хәсрәт итеп. Исегездәме, былтыр Рәниф тә машина алды, Илнур да. Илнур бүгенгәчә машинасына утырып эшенә дә йөри, хуҗалыкта, гаиләсе өчен дә аннан файдалана, ә Рәниф авариягә юлыгып, хәзер инде елдан артык урын өстендә ята. Әнә Хәйретдиннәр, кызлары укырга керде дип ничек шатланганнар иде, ә ул бала өенә мәет булып кайтты. Кечкенәрәк мисал да китерә алам. Гаптериләр бая карбыз ашап нишләде? Агуландымы? Ие. Югыйсә бит авыл кибетенә кайткан шул ук карбызны башка кешеләр дә ашады. Без дә бик яратып авыз иттек. Ә Гаптеригә менә нәрсә булды. Уйланырлык нәрсә бар, җәмәгать...

Озын сүзнең кыскасы – кемгәдер мал-мөлкәт, дәрәҗә бирелсә, шатлыкмы бу аның өчен, әллә хәсрәтме - төгәл билгеле түгел. Барлык хикмәт Аллаһның теләгендә. Бәрәкәт тә Аның карамагында. Өебезгә, тормышыбызга бәрәкәт килсен дисәң, иң элек бит Аллаһ ризалыгын алырга тырышырга кирәк. Ә бездә ничек? Халык Аллаһның ачуын китерә торган гамәлләр эшләп яши, ә үзе бәхетле булырга тели. Ә алай була аламы соң ул, ә?!

...Шулай сөйли-сөйли бераз кызып киткән Гарәфетдин бабайның авызына карап, аның һәр сүзен “йотып” баручы Мәрфуга апа бу урында сабырлыгын җуеп кинәт каты нечкә тавышы белән әйтеп куя:

- Шушы гөнаһ кылып яши торган  халыкка Аллаһы Тәгалә ничек түзәдер, әстәгьфируллаһ!

Җайлы-көйле генә бара торган вәгазьне бүлгән Мәрфуга апаның кычкыруына капка янындагылар башта сискәнеп куя, аннары, ачулары кабарып, шелтә белдерәбез дигәндә генә Гарәфетдин бабай янә сөйләп китә:

- Ие, кеше бит, гадәттә, авырлыкка чыдый, ә рәхәткә, нигәдер, түзә алмый. Авырлыкта халык ничектер чыныга, күбрәк дога кыла, сорый, ялвара, ә рәхәтлектә – бозыла, аза башлый. Җир йөзендә рухи пычраклык, кабәхәтлек күбәйсә, Аллаһы Тәгалә кешеләргә берәр авырлык биреп, уйланырга, тәүбәгә килергә мөмкинлек ача. Быелгы корылык та, ярма, бәрәңгенең бәяләре кинәт күтәрелү дә Аллаһ Раббыбызның соңгы 25 елда безгә ясаган беренче җитди кисәтүедер! Башка илләрдә бит, ишетеп беләбез, йә җир тетри, йә су баса, йә кан түгелә. Бездә моңарчы, Аллага шөкер, әле бик тыныч булды, ләкин бит халык аңларга тиеш: гел шулай Аллаһы Тәгаләнең ачуын китереп яшәсәң, Аның газабы төшүе дә бик ихтимал...

Капка төбендә булучыларга ошамаячагын белсә дә, Мәрфуга апа янә түзми һәм бабайны бүлдереп, һәркем аңларлык – ишетерлек булсын диптер инде,  әйтәсе килгән сүзен кычкырып, иҗекләп ярып сала:

- Бик хак, дө-рес әйт-тең син, Га-рә-фи! Лә-кин бу бо-зыл-ган, а-зып бет-кән та-тар-лар-ны бү-ген ачлык бе-лән ге-нә җи-ңеп бу-ла-а!!!

Бермәлгә телсез-өнсез калган капка төбендәгеләр ачулы йөзләрен карчыкка борып, шаккатып текәлә. Ачуыннан бүртенгән Бибинур түтинең кашлары борынына кадәр төшкән. Күзлегенең калын пыяласы аша бермә-бер зуррак күренгән әлеге кашлар илә Мәрфуга өстенә хәзер нинди дәһшәтле, явыз көч ябырылачагын чамалап була иде. Түти инде авыр сулап мышный да башлады, әмма... авыл мәчете манарасыннан, ахшам намазының вакыты керүен белдереп, азан яңгырады. Нинди йомшак, күркәм, тыныч тавыш! Авыл өстенә тарала башлаган шушы азанның уңай йогынтысы нәтиҗәсендә әле генә туган киеренкелек басылды, бар кешеләр җиңел сулап куйды, хәтта түтинең кашлары да кире урынына кайтты.

Шулай сүзсез-нисез азан тыңлап бетергәннән соң, кул күтәреп дога кылдылар. Гарәфетдин бабай, ахшамны  мәчеттә укырга ниятләп, яндагы ирләргә дә шунда керергә тәкъдим итте:

- Әйдәгез әле бер саваплы гамәл кылыйк, булмаса: мәчеткә кереп намаз укып чыгыйк!

- Минем бабай заманында мулла булды! Беләсезме шуны? Би-ик гыйлем кеше иде! –дип җаваплады Илгиз абый.

Мәхсүт абый исә: “Мин әле пенсиягә чыкмаган! Менә пенсиягә чыгуга укый башлармын!” – диде  дә, горур кыяфәт белән торып өенә таба атлады.

Матур челтәрле, йомшак паласлы, пөхтә, җыйнак, ямьле гыйбадәтханәдә бабай белән Айдарны бераз шомлы тоелган тынлык каршы алды. Мәчет имамы, 73 яшьлек Кәримулла хәзрәт белән өчәүләп ахшам намазын укыдылар. Хәзрәт инде олы яшьтә булса да, моңарчы имамлык эшен башкарып килде, чөнки 140 хуҗалыклы авылда имам булырга түгел, мәчеткә кереп намаз укып кына чыгарга да теләүчеләр юк иде.

Казан мәчетләрендә кешенең күп булуына күнеккән Айдар намаз тәмамлануга картлардан:

- Мәчет һаман шулай бушмыни? – дип сорады.

- Җомга көнне 6-7 кеше җыела үзе, ә башка көннәрне халык мәчеткә йөрми, - диде Кәримулла хәзрәт.

- Әйтергә, чакырырга кирәк, - дип ачынып борчылуын белдергән егеткә Гарәфетдин бабай ахшамга кадәр булган хәлне исенә төшерде:

- Үзең шаһит, дәштек, чакырдык, әмма алар бит Тәгъзимә апаң кебек – чукрак. Аерма шунда гына: әби колакка каты булса, боларның калебләре саңгырау, күңел күзләре – сукыр... Шуңа хак сүзне ишетмиләр, тугры юлны күрмиләр, үзләре өчен бик кирәкле булган нәрсәләрнең файдасын аңламыйлар...

- Әле монда килер алдыннан гына бер вәгазь китабында шундый нәрсә укыдым, - диде кызуланып Айдар. – “Мәчет ул – Аллаһ йорты, шуңа күрә анда килгән кеше Аллаһның кунагы була”. Тагын шуны укыдым: буш торган мәчет бөтен мәхәллә халкына ләгънәт кылып торыр икән...

- Булыр-булыр, - дип ризалашты Кәримулла хәзрәт. – Әнә күрше авылда мәчеткә кеше ничек күп йөри. Анда кәсеп тә яхшы, аракы эчүчеләр дә юк диярлек, тормышлары бәрәкәтле, үз көенә җайлы гына бара. Ә бездә? Өй аралаш исерек, яшьләр үзләрен кая куярга белмичә трай тибеп йөри. Ул сугышу, ул сүгенү, урлашу, зина... Ю-ук, юк ул бездә тәртип. Кайчан булачагын да чамалый торган түгел...

Шулай сөйләшә торгач, күпме вакыт узганы сизелми дә калды. Мәчеттән урамга чыкканда инде караңгы иде. Баганалардагы янмаган лампалар өчен дә яктыртам дигән сыман, яп-якты ай авыл урамын нурга күмгән. Бабасы белән икәү генә калудан файдаланып, Айдар үзен борчыган бер соравын бирә:

- Бабай, әйт әле син миңа: нигә безнең әби Мәрфуга апага гел шулай кычкыра?

- И улым, бу бит әбиең түгел – аның хәсрәте кычкыра. Исерек белән яшәү әллә җиңел дип беләсеңме? Миңсылуыбыз балалар хакына гына  түзәм дип торды моңарчы аларда, алга таба ни булыр... Ә соравың дөрес. Аннары шунысы да бар: баланың тормышы рәтсез булуда, аның шәхси бәхетсезлегендә ата-анасының да гаебе булырга мөмкин. Бәлки, Аллаһ каршында ниндидер хатабыз, гөнаһыбыз бардыр. Шуңа күрә зарланырга, кемнәндер гаеп эзләргә түгел, тәүбәгә килеп, Аллаһтан ярлыкауны сорарга кирәк. Барыбызга да.

Гарәфетдин бабай бераз сөйләшмичә барды. Бу вакытта ул Мәрфуганың яшь чакта авылның иң чибәр кызы, аның яшьлек мәхәббәте булуын, читкә эшкә китүе сәбәпле, аның белән кавыша алмавын, кайткач та... Юк, барысын да Айдарга сөйләү ярамас. Сер булып калсын.

Шулай эчтән генә яшьлек хатирәләрен яңартып алып, Гарәфетдин бабай сүзен дәвам итә:

- Мәрфуга апаң кешегә сиздермәсә дә, ничек кайгыруын беләм мин аның. Күп күрде инде ул, бичара. Карты да бик эчкән бит. Айный алмыйча эчеп үлде дә. Ә аның кебекләр күпме бездә! И-их!..

Менә Гарәфетдин абый белән Айдар өйләренә кайтып та җиттеләр. Бабай, бераз гына хәл алам дип, капка төбендәге  эскәмиягә утырды. Айдар да аның янына утырып, аркасы белән капкага сөялде дә, башын өскә күтәреп күккә карады. Яп-якты ай әйләнәсендә күк гөмбәзен матур бизәп чәчелгән йолдызлар, тылсымлы җемелдәп, нәрсәдер әйтәләр иде сыман. Тик нәрсә?

- Шәһәрдә йолдызлар болай ук яхшы күренми, - дип әкрен генә әйтеп куйды Айдар. – Шуңадыр, авылга кайткач, мин аларга карап сокланып туя алмыйм. Шушы санап бетергесез бихисап йолдызлар янына нигәдер күтәреләсем килә минем...

- Вакыты җиткәч, күтәрелерсең әле, - дип җавап бирә Гарәфетдин бабай. -Ничәмә-ничә ел яшәгән күпме кешенең җаннары шушы йолдызлар кебек бихисап күп хәзер ахирәттә. Алар кайчандыр җир йөзендә яшәделәр, тәкъдир сынауларын үтеп, ахирәткә, мәңгелеккә күчтеләр. Кайсыларыдыр ахирәттә шатланып “җемелди”, кайсыларыдыр – утлы күмер кебек янып, гөнаһларын кара төтен булып көйрәтеп чыгара. Аллаһ хозурына чиста җаннар гына кабул ителә шул. Ә бу җирдә безгә пычрак ябышырга гына тора. Чиста булып калуы бик кыен.

Бу мизгелдә күккә карап бабасын тыңлаган Айдарга күк гөмбәзендәге исәпсез йолдызлар бакыйлыкка ашкан җаннар булып тоелды. Өстән аянычлы, кызганычлы карап, “җаннар”, галәмне яңгыратып, кычкыралар иде сыман:

- Сездә – җирдә – инде күптән яңгыр яумый, ә без монда бик зарыгып дога көтеп торабыз. Их, бер рәхәтләндереп дога кылсалар икән безгә! Нигә шулай бик ваемсыз яшәп, искә алмыйсыз сез безне, туганнар!”.

Кайбер җаннарның хәле бераз гына арурак булса да, алар өчен дә шифалы изге дога бик тә тансык, кадерле. Әмма җаннарның күпчелеге догалардан күптән мәхрүм. Аларның җирдә яшәүче туганнары инде байтак вакыт мәрхүмнәрен искә алмый, ахирәттәге якыннарының рухларына шәфкать, ярлыкауны сорап, Раббыларына, күз яшьләрен түгеп, мөрәҗәгать итми...

Көн дәвамында барлы-юклы дога кылучы кешеләрне эзләп йөргән фәрештәләр кайгылы хәлдә күккә аша. Үлем фәрештәсе исә яңа гына, Аллаһы Тәгалә боерыгын үтәп, шушы авылда яшәүче ике кешенең җанын ала. Шуларның берсе – авыл имамы Кәримулла хәзрәт. Ә икенчесе – Мәсхүт абый. Күк гөмбәзе бер мәлгә яктырып ала. Бу рәхмәт фәрештәләре Кәримулла хәзрәтнең җанын бик хөрмәтләп вә зурлап Аллаһ хозурына алып менеп киттеләр. Шуннан соң тылсымлы нурлар күктә җәелмәде. Пенсиягә чыкмыйча, мәчеткә керергә өлгерми калган Мәсхүт абыйның җаны хафаланган, куркуга сабышкан хәлдә күккә күтәрелде.

Гарәфетдин бабай нәрсәдер сизенгәндәй, йолдызлы күккә хәвефле карап, оныгына әле генә әйткән сүзен кабатлап, фикерен җөпләп куя:

- Вакыты җиткәч, барыбызга да шунда күтәреләсе. Ничек кенә теләсәк тә, шушы җирдә беребез дә мәңгегә кала алмый. Без әбиең белән инде олы яшьтә, күпме калгандыр бу дөньяда яшәргә. Әмма шуңа куанам: без –иманлы, Аллаһыны хөрмәтләп,  санлап яшәдек, булдыра алганчы гыйбадәтен кылдык. Әле синең кебек иманлы дәвамчыбыз булуга да бик сөенәбез. Димәк, ахирәттә догага тилмереп ятмабыз. Кыласыңмы безнең өчен дога?

Айдар сөйкемле елмаеп бабасына карый да, аның кулын тотып йомшак кына әйтә:

- И бабай, әлбәттә инде кылам!

Гарәфетдин абый да елмая һәм канәгатьләнү хисе илә әйтә:

- Рәхмәт, улым, бик рәхмәт, Аллаһ разый булсын үзеңнән. Тик минем тагын бер гозерем бар бит әле сиңа... Син, улым, Мәрфуга апаңны да онытма, яме... Дога кылганда аны да искә ал.

- Ә ни өчен нәкъ менә Мәрфуга апаны? – дип аптырый Айдар.

Гарәфетдин бабай бераз каушый, әмма эчке дулкынлануын сиздермәскә тырышып, әйтә:

- Чөнки мин аны... ни... жәллим... Улы туры юлга басып, аны искә алыр микән? Белмим шул, бик шөбһәле. Ә Мәрфуга апаң ул ихласлы, тырыш. Авыр булса да, дөнья дилбегәсен дә тартты, намазын да укыды. Ул үзенә дога кылучы булуга лаеклы.

Айдар бабасының кулын кысып ала да егетләрчә күтәренке тавыш белән әйтә:

- Ярар, бабай, борчылма! Аңа да кылырбыз дога. Миңсылу апа белән җизни өчен дә сорарга кирәк. Аллаһы Тәгалә бит гафу итүче, тәүбәләрне кабул кылучы. Әле җизни дә аракыдан арыныр, берзаман чиста киемнәрен киеп, Җомга намазына мәчеткә килер, бөтенләй яңача яши башлар. Нишләптер мин моңа ышанам.

- Дөрес, улым, бик дөрес әйтәсең, - дип ризалаша Гарәфетдин  бабай. –Өмет ул һәрвакыт булырга тиеш. Әйдәле, балакаем, менә хәзер үк бер дога кылыйк, үзең ни телисең, сора Аллаһыдан.

- Мин бик оста түгел дә инде... - дип шикләнеп куйган егеткә бабасы әйтә:

- Ничек булдырасың – шулай сора. Исәннәр өчен дә сорыйк, әрвахларны да шатландырыйк.

Бабай белән онык кулларын догага күтәрә. Бераз аптырап калган Айдар берничә секунд дәшмичә тора, аннары “Бисмилла”сын әйтеп Аллаһыга мөрәҗәгать итә:

- Йә Аллаһ, йә Раббым! Сиңа рәхмәтебезне белдерәбез, шөкер кылабыз. Безгә биргән ризыкларың, сәламәтлек, иман - башка нигъмәтләрең өчен, исән-сау булган әти-әнием, әби-бабаем, туганнарым, дусларым өчен, йә Раббым, Сиңа шөкер итәм. И Раббым, Син безгә якты кояшлы көннәр, тыныч төннәр бирәсең, шушы дөньяга урнаштырып, гомер бүләк итеп, укырга, эшләргә, яшәргә мөмкинчелек бирәсең. Йә Раббым, шушы нигъмәтләреңнән аерма, аларның бәрәкәтен, куанычын күрергә насыйп әйлә. Йә Раббым, миңа да, барлык туганнарыма, шушы авыл халкына да хәерле, файдалы гыйлем биреп, Үзеңә гыйбадәт кылып яшәргә насыйп ит. Безнең гөнаһларыбызны ярлыка, төрле зыян-зарардан, бәла-казалардан сакла, ярдәмеңнән ташлама.

Йә Раббым, вафат булган туганнарыбызның, авылдашларыбызның, бездән дога көткән әрвахларыбызның гөнаһларын гафу ит. Аларның изге гамәлләрен, гыйбадәтләрен кабул ит. Ахирәттәге хәлләрен җиңеләйтеп, шушы дога аша рухларын шатландыр, ахыргы урыннарын Җәннәттә кыл...

Айдар дога кыла башлауга ук Гарәфетдин абыйның тамагына төер тыгылды. Ничек кенә сабыр итәргә тырышса да, оныгы “әби-бабаем өчен шөкер итәм” диюгә, ул, күңеле тулып, тавышсыз гына елый башлады. Догада үзен искә алганнары өчен генә түгел, ахирәтнең якынлыгын тойганга, шунда китсә, аны искә алып, рухына дога кыла алырлык иманлы, пакъ күңелле оныгы булганга да уйланып та, сөенеп тә елый иде ул. Хәер, Айдар аның күз яшьләрен күрмәде: ул елмаеп, төнге күккә карый иде. Догасын кылып бетерүгә, аның кальбе күктәге йолдыз-җаннарның дәррәү “Әәмиин!” диюен ишетте, күңел күзе шул җаннарның сөенечле балкып, җем-җем килеп шатланганнарын күрде. Бу мизгелдә күктә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Дога кылучының җиде буын әби-бабалары горурланды. Фәрештәләр дә тантана итте. Саф күңелле яшь егетнең догасы игътибарсыз калмады. Авыл өстенә Аллаһының бәрәкәте яуды, халык корылыктан имин булды, аның зарарыннан котылды. Монда Яратучы яңа имам тәкъдир кылды, күп кешене ярлыкады, күңелләрен Иман нуры белән нурландырды, тугры юлга бастырды – Үз колларын зурлады.

Баксаң, барысы да бик гади икән: бөек Аллаһ безне зурласын өчен, Аны Үзен ихластан зурларга кирәк. Кем белә, бәлки, һәр туар таң, калкып чыккан кояш яктысы, шифалы яңгыр, су, ризык, һава бер ихласлы мөэминнең кабул булган догасы бәрабәренә безгә биреләдер. Әмма шушы нигъмәтләрнең Хуҗасы белән элемтәдә булучылар гына, шөкер итә белүчеләр генә Аның ризалыгын алырлар, җаннарын изгелек белән сугарып, Аллаһ рәхмәте яңгырында чыланып, рухи корылыктан котылырлар, шул сәбәпле бу дөньяда Бәхет юлын табып, күңел тынычлыгына ия булырлар, ахирәттә исә бәхетлеләр – Аллаһ Җәнәбел Хак бәндәләре җыелган урында – Җәннәт бакчаларында калырлар.  Мәңгегә...

 

                                                                   Ришат КУРАМШИН,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире

 

Башка журналлар

Ходай Үзе көч бирә

28 сентябрь 2012 ел 11:59

РУХИ ОСТАЗ

27 сентябрь 2012 ел 15:43
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы