Ислам дине нәрсәдән башлана?

21 август 2012 ел 14:19

Ислам динен кабул итү өчен мәчеткә баруның яки юынуның, суда коенуның һ. б. зарурлыгы юк, бары тик калебең белән ышанырга һәм чын күңелеңнән шәһадәтне укырга кирәк. Язма менә шул хакта...

Шәһадәт – Җәннәткә юл ул

Шәһадәт китерү – ул ислам диненең иң беренче һәм иң мөһим баганасы. Шәһадәтне тел белән әйтү һәм аңа күңелең белән ышану – Ислам кабул итүнең шарты булып тора. Ул ике өлештән тора: Аллаһка һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаху галәйһи вә сәлләмгә иман китерү – «Әшһәдү әллә* иләһә илләлла*һү вә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр расү*лүлла*һ» (* – озын сузыклар). Тәрҗемәсе: «Мин Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаеклы зат һәм илаһ юк икәнлегенә һәм Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең илчесе икәнлегенә таныклык бирәм».

Шәһадәт – ул кешене ислам диненә кертүче формула. Шәһадәтне ишетелерлек итеп (кычкырып) әйткәнчегә кадәр кеше мөселман булып саналмый. Мөселман әти-әнидән туган, яки әтисе яисә әнисе мөселман булган бала мөселман булып санала.    

         Шәһадәтнең мәгънәсен аңлап укырга кирәк. Галимнәрнең барысы да бер фикердә ки, әгәр дә шәһадәтне һичьюгы гомуми мәгънәсенә төшенеп кенә булса да әйтмәсәң, ул әле сине Исламга алып кермәячәк.

Шәһадәтнең беренче өлеше – «Лә иләһә илләллаһү»

«Лә иләһә илләллаһү» сүзләре “Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга һәм табынырга лаеклы һичбер илаһ (зат) юк” дигәнне аңлата.

 «Лә иләһә илләллаһү» – ул кире кагу һәм раслау. Аллаһтан башка теләсә нинди илаһларны кире кагу һәм Аллаһ – «Бер һәм Аның тиңдәше юк» дип әйтү. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: «Илаһыгыз бары тик бер Аллаһтыр. Аннан башка илаһ юк. Ул мәрхәмәтле, рәхимле» (“Бәкара (Сыер)” сүрәсе, 163 нче аять).

         Таныклык китерүнең мәгънәсе шунда ки, Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) – ул Аллаһның илчесе. Пәйгамбәребезне танып, без аның кушканнары артыннан баруның кирәклеген үзебез өчен кабул итәбез, аның әйткәннәренә ышанабыз һәм ул тыйганнарның барысын да калдырырга (куеп торырга) әзербез.   

Әлеге таныклык дөрес булсын өчен, пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) – кешеләр һәм җеннәр өчен җибәрелгән Аллаһы Тәгаләнең колы һәм илчесе; ул соңгы пәйгамбәр һәм илче икәнлегенә бернинди шик-шөбһәсез ышанабыз. Мөхәммәд (сгв) – Аллаһы Тәгаләгә иң якын булган кол. 

         Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә болай ди: «Әйт: “Әй, инсаннар, дөрестән дә мин күкләрнең вә Җирнең хуҗасы булган Аллаһ тарафыннан һәммәгезгә җибәрелгән илчемен. Күкләрнең вә Җирнең идарәсе бары тик Андадыр. Аннан башка тәңре юк. Ул терелтә дә, үтерә дә. Шулай булгач, өмми Пәйгамбәр булган илчесенә, Аллаһка вә аның аятьләренә инанып, иман китергәннәр Аллаһка юнәлер һәм тугры юлны табар”, – диген». (“Әгъраф (Пәрдә, калкулык)” сүрәсе, 158 нче аять).

         Аллаһ шулай ук әйтә: «... Ул фәкать Аллаһның Рәсүле һәм пәйгамбәрләрнең соңгысыдыр. Аллаһ һәрнәрсәне асылыннан белеп тора» («Әхзаб (Төркем)» сүрәсе, 40 нчы аять).

Кыскача йомгак ясыйк: шәһадәтнең мәгънәсен аңлап уку кабул ителә һәм ул түбәндәге шартларны истә тотып үтәлергә тиеш.

·        Шәһадәтнең мәгънәви әһәмияте. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: «Син белеп тор: “Аллаһның Үзеннән башка (Илаһи кодрәткә ия һәм) тәңре булырдай һичберкем, һичбер нәрсә юк, – дигән Хакыйкатьне онытма. Һәм үзеңнең һәм мөселман ирләр белән мөселман хатын-кызларның гөнаһлары ярлыкансын, дип телә. Аллаһ (көндез) кайда йөргәнегезне дә, (төнлә) кая барганыгызны да белеп тора)» («Мөхәммәд» сүрәсе, 19 нчы аять).

·        Шәһадәтне ишетелерлек итеп (кычкырып) әйтү. Әйләнә-тирәдәгеләр бу кеше мөселман икәнлекне белсеннәр, һәм аның карарларын Шәригатькә мөнәсәбәттә куллансыннар өчен шәһадәтне кычкырып әйтү мәҗбүри.

·        Шәһадәтне тулысынча инанганлык һәм ихласлык белән әйтү. Әбу Һөрәйрә Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) болай дип әйткәнен җиткерә: «Мин Аллаһтан башка бернинди илаһ юк икәнлегенә таныклык китерәм, һәм Мөхәммәд (сгв) – Аның илчесе һәм колы. Әгәр дә кол әлеге ике таныклыкка ия булган һәм аның дөреслегенә шикләнмәгән хәлдә Аллаһ белән очраша икән (үлгәннән соң), ул Җәннәткә керәчәк». Ышанычлы җыентыкларда Утба ибне Мәликтән Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) болай дип әйткәне китерелә: «Җәһәннәм утын Аллаһы Тәгалә Аның ризалыгы өчен ихлас күңелдән «Лә иләһә илләллаһү» дип әйтүчеләргә тыячак».

·        Шәһадәтне Аллаһка һәм Аның Рәсүленә (сгв) мәхәббәт белән уку. Мәхәббәт Аллаһны да олылау булып тора. Аллаһ һәм Аның илчесен мыскыллау, хурлау, көлү, шаярту, мәсхәрәләүнең теләсә нинди чагылышы, ышанычсыз (тәнкыйди) мөнәсәбәттә тору; һәм Аллаһны, һәм Аның Илчесен яратудан һәм олылаудан баш тартуның теләсә нинди формасы кешене ислам диненнән чыгара. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: «(Рәсүлуллаһ) син әйт: “Әгәр Аллаһны сөйсәгез, миңа иярегез (Исламны кабул итегез). Аллаһ та сезне сөяр вә гөнаһларыгызны ярлыкар, – диген. Аллаһ мәрхәмәтле ярлыкаучы”» («Әл-Гыймран (Гыймранның гаиләсе)» сүрәсе, 31 нче аять). Әнәс Пәйгамбәребезнең (сгв) болай дип әйткәнен җиткерә: «Бары тик өч сыйфат белән аерылып торучылар гына иманның тәмен татыр: Аллаһны һәм Аның илчесен бар нәрсәдән дә күбрәк яратучылар…».

·        Аллаһның кушканнарын үтәп һәм тыйганнарыннан тыелып барырга сүз бирү.

·        Сөннәт буенча бару һәм башка кешеләрнең сүзләренә караганда, беренче чиратта Пәйгамбәребез (сгв) сүзләренә өстенлек бирү карарына килү.

 

Шәһадәтнең әһәмияте

Шәһадәт – ул диннең нигезе, аны әйткәннән соң кеше мөселман була. Дингә килү – гөнаһларны юкка чыгаручы гамәл булып тора һәм ул мөселман кешесенә җәннәткә эләгү һәм җәһәннәмдән котылу өчен сәбәп. Әгәр дә үлчәүнең бер ягына җиде күкне һәм җирне, ә икенче ягына «Лә иләһә илләллаһү Мүхәммәдәр расүлүллаһ»ны куйсак, соңгысы өстенрәк чыгачак. Кем дә кем иман белән таныклык китерсә һәм бар тормышын шәһадәткә таянып үткәрсә, ул, Иншә Аллаһ, Җәннәттә булыр. Шәһадәтне мөмкин кадәр ешрак әйтү мәслихәт.   

         Җан бирер алдыннан, экстремаль шартларда, тормыш куркыныч астына куелганда шәһадәтне уку бик тә мөһим.

Ислам динен ничек кабул итәргә?

Ислам динен кабул итү өчен мәчеткә баруның яки юынуның, суда коенуның һ. б. зарурлыгы юк, бары тик калебең белән ышанырга һәм чын күңелеңнән шәһадәтне укырга кирәк: «Әшһәдү әллә* иләһә илләлла*һү вә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр расү*лүлла*һ» (* – озын сузыклар). Тәрҗемәсе: «Мин Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаеклы зат һәм илаһ юк икәнлегенә һәм Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең илчесе икәнлегенә таныклык бирәм». “Әшһәдү” сүзе “мин таныклык бирәм” дигәнне аңлата, шунлыктан, шәһадәтне “әшһәдү” сүзеннән башка да әйтергә мөмкин: «Лә иләһә илләллаһү Мүхәммәдәр расүлүллаһ». Ләкин “әшһәдү” сүзен әйтсәк күркәмрәк булыр.

         Әлеге сүзләрне чын күңелдән әйткәннән соң мөселман буласың һәм синең тормышың өр-яңа биттән башлана, моңа хәтле кылган барлык гөнаһларың юкка чыга. Әмир бине Әсадтан (Аллаһ аннан разый булса иде) риваять ителә: «Бервакыт мин Пәйгамбәребезгә (сгв) килдем һәм ул әйтте: "Миңа тотыну өчен үзеңнең уң кулыңны бир!" Һәм ул миңа үзенең кулын сузды. Ә мин сузмадым һәм ул шулчак әйтте: "Синең белән ни булды, Әмир?" Мин шарт куярга теләвемне әйттем. Пәйгамбәр (сгв) сорады: "Син нинди шарт куярга теләдең?" Мин әйттем: "Минем барлык гөнаһларым да ярлыканса иде". Шуннан соң ул әйтте: "Әллә сиңа билгеле түгелме, Ислам үзенә хәтле булганнарның барысын да гафу итә бит?"» (Мөслим).

Ислам динен кабул иткәннән соң госел алу (бөтен тәнне юу) мөстәхәб (күркәм) булыр.

Искәрмә:

         Дин галимнәре күрсәткәнчә, шәһадәт мәгънәсенә туры килгән башка сүзләр әйтү – шулай ук җитә, хәтта ул гарәп телендә әйтелмәсә дә, диләр. Имам Әрдабили “Әнвәр” китабында яза: «Ислам динен кабул итү турында таныклык сүзләрен әйтү теләсә нинди телдә дөрес санала».

         «Лә иләһә илләллаһү Мүхәммәдәр расүлүллаһ» кәлимәсе Исламга алып кереп кенә калмый, без аңа, үзебезнең тормыш ориентирларыбызны һәм карашларыбызны туры китереп, гомер буена тугры калырга тиешбез.

Рафикъ хәзрәт МИҢНӘХМӘТОВ,

Татарстанның көнчыгыш төбәге казые,

Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе 

Башка журналлар

Без – иманлы сәфәрдә

31 гыйнвар 2013 ел 14:38

Шөкер, динебез нык!

31 гыйнвар 2013 ел 14:35

Яратыгыз!

18 гыйнвар 2013 ел 12:57
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы