Казан ислам көллияте укырга чакыра

14 август 2012 ел 10:04

Казан ислам көллияте 9-11сыйныфларны тәмамлаган егетләрне укырга чакыра. Урта профессиональ дини белем бирүче уку йорты – Казан Ислам көллияте 2003 елда ачыла. Көллият 1880 елда төзелгән тарихи бинада урнашкан. Заманында бу бинада “Мәрҗәния” мәдрәсәсе була. Дәресләрне мәшһүр татар галиме, тарихчы, хөрмәтле остаз Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗәни (1818 - 1889) алып бара. Шиһабетдин хәзрәт уку барышын үзгәртә. Ул дини дәресләрдән тыш дөньяви фәннәр укытуны да кертә. Әлеге мәдрәсәдә Габдулла Апанаев, Салих Сәйдәшев, Мурат Рамзи кебек галим һәм сәнгать эшлекләре дә белем алганнар. Кайбер мәгълүматлар буенча бу мәдрәсәдә бөтен мөселман дөньясында билгеле булган атаклы татар галиме, фикер иясе Муса Җаруллаһ Бигиев та укыган.

Октябрь революциясеннән соң әлеге бина совет хакимияте тарафыннан тартып алына һәм коммуналь торакка әйләнә, ә соңынннан бөтенләй ташландык хәлдә кала. Әлеге тузып беткән корылманы яңадан торгызу өчен, аны җимереп бу урында яңа бина төзү зарури була. Шулай булса да, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, корылманың тарихи кыйммәтен истә тотып, әлеге бинаны төзекләндерү кирәк дигән фикер белдерә.

Казан Ислам көллияте шәһәребезнең тарихи урынында, иске татар бистәсе – Кабан күле буенда урнашкан. Шәкертләр 3 ел дәвамында белем алалар. Әлеге көллият тә ТРның башка мәдрәсәләре кебек үк имам-хатыйблар, ислам нигезләре һәм гарәп теле мөгаллимнәре әзерли. Көллияткә РФ һәм БДБ илләреннән дә 25 яшькәчә ир-егетләр кабул ителә. Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, көллияттә гарәп һәм татар телләре белән беррәттән төрек телә дә укытыла. Дәресләрне Татарстан, РФ һәм Урта Азия, Сирия, Төркия югары уку йортларын тәмамлаган укытучылар алып бара. Яхшы укыган шәкертләрне Төркиягә белем алырга җибәрү дә каралган. Студентлар бар кирәк-ярак белән тәэмин ителәләр. Бай китапханә һәм компьютер классы белән файдалана алалар.

Көллиятнең уку планы 3 өлештән тора: дини (Коръән, ислам тәгълиматы, фикһ, тәфсир...), гомуми белем бирү (тарих, психология, педагогика...) һәм телләрне өйрәнү (татар, рус, төрек, гарәп) дәресләре.

Укудан тыш шәкертләр спорт белән шөгылләнәләр, спорт комплексларына йөриләр, төрле бәйге-чараларда катнашалар.

 

Көллияттә дин дәресләре (Коръән, фикһ, гакыйдә һ.б.) татар, рус, гарәп һәм төрек телләре укытыла. Шәкертләргә барлык уңай шартлар тудырылган (уку, ашау, тору мәдрәсә исәбенә). Уку дәвамы 3 ел.

***

Көллияткә укырга керергә теләүчеләргә кирәкле документлар:

* Аттестат;

* Сәламәтлек хакында белешмә, флюорография (ф-086);

* Паспорт, ИНН, Полис;

* 6 фотография 3х4;

20-30 август аенда Казан ислам көллияте бинасында абитуриентлар өчен кабул итү комиссиясе эшлиячәк.

Адрес: З. Султан ур. 6/15. (“Әл-Мәрҗани” мәчете янында).

Белешмәләр өчен тел.: +7(843)293-81-51; 8-927-4390870, көллият сайты: www.kikrt.com , e-mail: kikrt@inbox.ru

 

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана