Рамазан бүләкләре

02 август 2012 ел 08:52

Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин. Вәл гакыйбәтүлил мүттәкыйн. Вәссаләтү вәссәләәмү галә Мүхәммәдин вәгалә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн. Барлык мактауларыбыз галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә булса иде. Рәсүлебезнең (сгв) рух-шәрифенә дип атап әйткән салават-шәрифләребез булса иде. Һәм дә иң беренче Адәмнән (гс) алып, бүгенге көнгә хәтле килеп киткән барлык мөэмин вә мөэминәләрнең дә рух-шәрифләренә дип кылган изге догаларыбыз булса иде.

Рамазан ае ул – бигрәк тә тәравих намазлары белән, Аллаһыбызның Изге Китабын укып, гыйбрәтләнүләр белән, иманыбызның көчен тагын да арттыру ягыннан караганда, башкалардан аерылып тора. Адәм балаларының көне буе ураза тотып аруларына карамастан, йөгерә-йөгерә, мәчетләргә тәравих намазларын укырга ашыгып килүләре, төрле файдалы вәгазьләр тыңлап, иманнарын куәтләп, озак вакыт намазларда торулары бик тә кадерле гамәлдер. Мөселманнар, ничек кенә арысалар да, тәравих намазларын калдырмыйлар, даими йөриләр, чөнки, аруга караганда, Аллаһның рәхмәте күпкә кадерлерәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйтә: “Кем дә кем намазга имам белән кереп, имам белән чыгып китә икән, төне буе бертуктаусыз намаз укыган кадәр әҗер-савап алыр”. Габдрахман ибне Гауф рәсүлебездән бу хәдисне риваять итә: “Рамазан аеның уразасын Раббыбыз фарыз итте, тәравих намазларын мин сөннәт иттем. Кем дә кем Рамазан аенда, көндезләрен ураза тотып, ә кичләрен тәравих намазлары өстендә үткәрсә, әнисеннән яңа туган сабый бала шикелле бу айдан гөнаһларсыз чыгар”.

Әбу Сөләйман Әддәрани: “Әгәр бу караңгы төннәрнең намазлары булмаган булса, мин бу дөньяны бөтенләй сөймәс идем”, – ди. Пәйгамбәребез (сгв) әйтә: “Фарыз намазлардан соң иң хәерле намаз – ул төнге намаз”. Гайшә анабыз болай дигән: «Пәйгамбәребез төнге намазларда торганда, аның бөтен аяк балтырлары шешә иде. Мин аңардан: “Әй Аллаһның рәсүле, Раббыбыз синең иң әүвәлге вә иң ахыргы гөнаһларыңны гафу итте, ник син үзеңне шулай газаплыйсың?  –  дип сорагач: –  Менә шуның аркасында мин рәхмәтсез булып калыйммы инде?!” – дип җавап бирә иде», ди.

«Рамазан ае кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган ап-ачык дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр. Шуңа күрә, шушы айга килеп ирешкәннәр ураза тотсын...» (“Бәкара (Сыер)” сүрәсе, 185 нче аять). Ул кешеләргә туры юлны күрсәтә торган маяк вә яхшыны яманнан аера белергә өйрәтә торган ачкыч булып тора. Кем дә кем бу айны күрсә, ураза тотсын. Без, Коръән өммәте, иң хәерле өммәт булдык. Без, әлеге Китапны укып, аның мәгънәләренә төшенеп, аңа туры килгән гамәлләр кылып яшәргә тиеш булабыз. Пәйгамбәребез (сгв) үзенең бер хәдис-шәрифендә әйтә: “Әссыяму вәл Куръәну йәшфәгани лил габди яумәл Кыямәти”. (“Дөрестән дә, ураза белән Коръән адәм баласына Кыямәт көнендә шәфәгатьче булырлар”, – ди.) Ураза әйтер: “Әй Раббым, мин синең бәндәңне көндезләрен ризыктан тыйдым”,  – дияр. Коръән әйтер: “Йә Раббыбыз, мин бу бәндәңне төннәрен йокысыз калдырган идем, безнең шәфәгатебезне кабул итсәң икән”, – диярләр. Раббыбыз әйтер: “Сезнең шәфәгатегез кабул булды”, – дияр. Раббым безләргә дә бу икенең шәфәгатенә ирешергә насыйп итсә иде.

Рамазан аенда пәйгамбәребез янына көн саен Җәбраил фәрештә килә вә көн саен Рәсүлебезгә Коръән өйрәтә. Пәйгамбәребез (сгв) дә Рамазан аенда сәхабәләрнең кайберләренә – өч көнгә бер мәртәбә, кайберләренә – җиде көнгә бер мәртәбә, кайберләренә ун көнгә бер мәртәбә Коръәнне укып чыгарга куша. Риваятьләрдә сурәтләнгәнчә, Җир йөзенең иң зур галимнәре – имам Әбу Хәнифә, имам Шәфигый Коръәнне Рамазан аенда алтмыш мәртәбә укып чыга торган булганнар. Бу исә – сәхабәләрнең Коръәнгә никадәр якын булуларын, ә безнең, кызганыч, нихәтле аннан ерак торуыбызны күрсәтә торган дәлил. Кадерле кардәшләрем, шуны да әйтергә кирәк: күләм артыннан куып кына, Коръәннең тирән мәгънәләренә төшенмичә, хаталы итеп укудан сакланырга кирәк. Ибн Габбас (рг) әйтә: “Минем өчен, ашыгып, бөтен Китапны укып чыкканчы, ашыкмыйча гына, һәр җөмләсенең мәгънәсенә төшенеп, бер сүрәне кат-кат укуым хәерлерәк”, – ди. Раббым, безгә дә Коръән әһелләре булырга насыйп булса иде.

Рамазан аен сагынып, ел буе зарыгып көтсәң дә, санаулы көннәр бик тиз арада сизелмичә үтеп тә китә. Ай буе тоткан уразаң күңелне нечкәртә, укыган Коръәнең, гыйбрәтләндереп, иманны арттыра, укыган тәравих намазлары үзеңдә әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә, сабыр булырга өйрәтә. Көтеп алган изге айның китәр вакытлары якынлаша барган саен, аның кадере тагын да арта башлый кебек. Изге Рамазан аеның ахыргы ун көне җитәр алдыннан, тел Раббысын зекер итеп, рәхмәтенә ирешермен дип, чын күңелдән ышанып, җан тынычлыгына ирешә башлыйсың. Рамазанның ахыргы ун көннәрендә якты өметләр тагы да арта башлый. Мин дә, Аллаһ теләсә, Раббымның рәхмәтенә ирешермен, Кыямәттә җәннәтенә керермен дип ышанган хәлдә, шатлыклы уйлар кичерә башлыйсың. Гайшә анабыз: “Рамазанның ахыргы ун төнендә пәйгамбәребез башка көннәргә караганда гыйбадәттә күбрәк тырышлык күрсәтә иде”,  – дип әйткән.

Хәсәнул Басри әйткәнчә, таң атканда, якты көн адәм баласына болай дип мөрәҗәгать итәдер ди: “Әй әдәм баласы, мин яңа көн, кичәге көн түгел, мине заяга үткәрмә, миннән мөмкин кадәр файдаланып кал. Мәгәр мин синең барлык кылган гамәлләреңнең Кыямәттә шаһиты булырмын. Иртәгәсе көнне инде яңа көн киләчәк һәм син мине Кыямәттән башка бүтән беркайчан да күрмәссең”, – ди.

 Пәйгамбәребез, Рамазан аеның ахыргы ун көне җитсә, төннәрен намазларда, гыйбадәтләрдә үткәрә, үзенең гаиләсен дә намазга, гыйбадәт кылырга дип, иртән иртүк уяткан. Ахыргы ун көнне, күбрәк мәчеттә булып, хатыннарыннан башка гыйбадәттә, тәүбәләрдә үткәрергә тырышкан.

Алмаз хәзрәт ШӘРИФУЛЛИН,

Татарстанның көньяк төбәге казые,

Чистай районы имам-мөхтәсибе

Башка журналлар

Ходай Үзе көч бирә

28 сентябрь 2012 ел 11:59

РУХИ ОСТАЗ

27 сентябрь 2012 ел 15:43
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы