Ифтар-марафон 2012: Кабан арты мәчете ятим балаларны кунак итте

25 июль 2012 ел 10:34

Казанның «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Кабан арты мәчете Рамазанның беренче көнендә үк Дәрвишләр балалар йортын үзендә кунак итте. 70 балага вәгазь сөйләнде, шамаил буенча мастер-класс үткәрелде, аннан мәчет мәхәлләсе белән күмәк авыз ачу оештырылды. Җыен Кабан арты мәчете һәм «Зәкәт» һәйрия фонды белән берлектә үтте.

Ятим балалар белән Кабан арты мәчете 2008 елдан эшли. Мәчет имамнары моны традициягә әйләнде ди һәм ул киләчәктә дә дәвам итәчк. Бу балалар безгә, без алар ияләштек диләр монда. Чараны хәзрәтләр «Чиксез Рамазан» («Рамадан без границ») дип атый. Балаларны автобустан имам-хатыйб Сәетҗәгъфар хәзрәт Лотфуллин каршы алды. Баш имам балаларны мәчет-мәдрәсә биналары белән таныштырды. Сәетҗәгъфар хәзрәт мөфтият исеменнән балаларны Рамазан ае белән котлап, ураза тотуның кеше өчен ни кадәр файдалы булуы хакында сөйләде. Балаларга Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләүче «Зәкәт» һәйрия фондыннан бүләкләр тапшырылды. Кабан арты үзе чыгарган Рамамазан турында китап, видео-диск бүләк ителде. Әйтергә кирәк, «Зәкәт» фонды күптән түгел үз эшен яңартып җибәрде. Бу Сәетҗәгъфар хәзрәтнең фондны җитәкли башлавыннан бигрәк, аның төрле һәйрия чараларын еш үткәрүенә бәйле. Бу нисбәттә һәйриячеләрне, спонсорларны мәчеткә тарту аерым игътибарга лаек.

Шуннан соң Марсель остаз балаларга милли калиграфия дәресен биреп, шамаил ясауда үз осталыкларын күрсәтте. Балалар канатланып, үзләре дә шамаил ясап карауда катнашты. Авыз ачу башланыр алдыннан мәхәллә халкы белән ятим балалар хәзрәткә юнәлеп, теракт нәтиҗәсендә корбан булган Вәлиулла Якупның рухына һәм Татарстан мөфтие Илдус Фәизнең тизрәк терелеп җитүенә өмет итеп, дога кылды.

Сәетҗәгъфар Лотфуллин фикеренчә, ятим балалар белән эшләү зур савапка ия һәм аның нәтиҗәсен без бу дөньяда ук күрәбез. «Балалар белән эшләү үз җимешләрен бирде. Балалар йорты чыгарылышыннан соң, күбесе хәерле юлга баса. Татар мөселман булганнар диниләшеп үзләре мәчеткә йөри башлый һәм җәмгыятьнең лаеклы вәкилләре булып формалаша. Балалар йорты белән эшләү, чыннан да, нәтиҗәле эш булып чыкты. Традицияләребезне кайтарып, без рухи традицияләребездән тыш, үзебезнең матди, зәкәт кебек традицияләребезне яңартабыз», — диде Татар заманына Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфар Лотфуллин.

Балалар өчен ураза турында видеязма әзерләнгән иде. Шулай ук онлайн режимда мәчет мәхәлләсе һәм балалар Пенза татар мөселманнары белән аралашты. Аерым алганда, Пенза мөфтияте рәисенең беренче урынбасары Хәмзә Еникеев, аның кызы Рамазан турында җыр башкарды. Авыз ачу вакыты иң җылы мөгаләмәләрнең берсе булгандыр. Мәхәллә халкы балалар белән бергә янәшә утырып, авыз ачты, милли тәгамнәр белән авыз итте. Балалар белән эшләү дәвам итәчәк дип белдерә Кабан арты мәчете. Киләсе ятим балалар белән ифтар мәҗлес җомга көнне узачак.

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана