Рамазан ае - сабырлык ае

18 июль 2012 ел 14:03

Рамазан аен кеше ашау-эчүдән һам якынлык кылудан сакланып кына түгел, бәлки бөтен начар гадәтләрдән тыелып үткәрә. Шуңа күрә дә ураза тоткан кеше рамазан аеннан үзгәреп, тәне генә түгел, бәлки күңеле дә пакьланып, сихәтләнеп чыга, иманы ныгый. Рамазан аена кергән һәрберебез булдыра алган кадәр яхшы якка үзгәрергә тырышыйк...

--------------------


ﭣ  ﭤ  ﭥ  ﭦ       ﭧ  ﭨ  ﭩ    ﭪ       ﭫ  ﭬ  ﭭ  ﭮ   ﭯ  ﭰ  ﭱ 

2.183. «Әй, мөэмин бәндәләр, әүвәл замандагы мөэминнәргә фарыз кылынган кебек, тәкъвалыгыгыз артсын өчен, Рамазан аенда ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды, ягъни мәҗбүр ителде».

Бу аятьтә Аллаһу Тәгалә безгә Рамазан аенда ураза тотуның мәҗбүрилеген күрсәтә. Рамазан аеның башыннан, ягъни яңа туган айны күргәннән башлап, Шәүвәл  аеның яңа туган аен күргәнчегә кадәр ураза тоту гозере булмаган һәр мөселманга мәҗбүри. Гозере булганнар, ягъни шәригать хөкемнәре нигезендә ниндидер сәбәпләр аркасында ураза тотмау рөхсәт ителгән  яисә гомүмән ураза тоту тыелган кешеләр рамазан аеннан соң, гозерләре беткәч калган уразаларын каза кылалар, ә инде гозерләре бетми торганнар тиешле урыннарга садакаларын биреп өсләреннән бурычларын төшерәләр. Ә бурыч - ул  рамазан аенда тулы ай ураза тоту (айның ничек килүенә карап 29, яисә 30 көн булырга мөмкин).

Рамазан ае турында Аллаһы тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә:

ﮘ   ﮙ  ﮚ  ﮛ  ﮜ  ﮝ  ﮞ  ﮟ   ﮠ  ﮡ  ﮢ  ﮣﮤ  ﮥ  ﮦ  ﮧ  ﮨ   ﮩﮪ 

2.185. Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһыдан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кыйлучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән рамазан аена ирешкән һәрберегез ураза тотсын.

Рамазан аенда ураза тоту ислам баганаларының берсе булып тора. Шуңа күрә дә рамазан ае айларның хуҗасы. Рамазан аеның башка айлардан өстенлегенең берничә сәбәбе бар:

1. Бу айда аять-аять булып, аерым сүрәләр булып җир йөзенә Коръән иңә башлый.

2. Бу айда кадер киче була. Кадер кичендә Ләүхүл-Мәхфүздән күк йөзенә Бәйтел-гыйззәгә Коръән индерелә. Ул кичәне Аллаһы тәгалә «1000 айдан да хәерлерәк», ди.

3. Иң төп сәбәбе – Аллаһы тәгалә Үзенең мәрхәмәте белән елның бер аен ахирәттә мәңгелек бәхеткә ирешү өчен билгеле бер вакыт итеп кылды. Үзләренә бирелгән мөмкинлекне дөрес аңлаган мөселманнар бу айда тормышларын Коръәнгә һәм сөннәткә генә таянып алып барырга тырышалар һәм шулай итеп рамазан гаетенең иртәсенә кадәр олуг әҗер-савапларга һәм гөнаһларының кичерелүенә ирешәләр.

Шушыларны аңлаган һәр кеше рамазан аенда сәбәпсез 1 генә көндә уразасын калдырмас. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә:

عَنْ أَبِى هُرَيْرَةَ قَالَ قَالَ رَسُولُ اللَّهِ -صلى الله عليه وسلم- « مَنْ أَفْطَرَ يَوْمًا مِنْ رَمَضَانَ مِنْ غَيْرِ رُخْصَةٍ وَلاَ مَرَضٍ لَمْ يَقْضِ عَنْهُ صَوْمُ الدَّهْرِ كُلِّهِ وَإِنْ صَامَهُ »

Әбү Һөрәйрә радый Аллаһу ганһедән риваять кылына, пәйгамбәребез салл-Аллаһу әйтте: «бер кеше сәбәпсез рамазан аенда хәтта бер генә көнгә уразасын өзсә, яңадан гомере буе ураза тотса да ул аны кайтара алмый». (Тирмизи, 727)

Аллаһы Тәгалә «Тәкъвалыгыгыз артсын өчен Рамазан аенда ураза тоту сезгә фарыз кылынды», ди һәм шушы аять белән безгә ураза тотуның фарызлыгын гына түгел, бәлки фарызлыгының сәбәбен дә аңлата. Аның сәбәбе тәкъвалыкны арттыру. Тәкъвалык ул Аллаһы Тәгаләгә булган ышаныч, Аны ярату, Аның җәннәтен өмет итү һәм Аның җәзасыннан курку.

Үзләрен мөселман санап та шәригатьнең хөкемнәрен аңламаучы һәм үтәмәүче күпләр уразаны фәкать сәламәтлекне ныгыту өчен бер чара гына итеп күрергә тырыша. Әлбәттә, Рамазан аенда ураза тотуның тәнгә файдасы бар. Чөнки кеше ел буе үзенең ни ашаганы белән  һәм ничек ашаганы белән кызыксынмый, ни сөйләгәненә һәм ничек сөйләгәненә игътибар итми, гомүмән алганда, ул үзенең яшәү рәвешенә битараф. Нәтиҗәдә адәм баласының сәламәтлеге дә начарлана, нервысы да какшый һәм, иң әһәмиятлесе, динсез җәмгыятьтә иманы зәгыйфьләнә.

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә:

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ قَالَ قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ لِكُلِّ شَيْءٍ زَكَاةٌ وَزَكَاةُ الْجَسَدِ الصَّوْمُ

 «Һәрнәрсәнең пакьлаучысы бар, тәннең пакьлаучысы – ураза», ди. (ибне Мәҗә, 1735).

Сүз дә юк, ураза тотып тән пакьлана, әмма бөтен уразаның мәгънәсен тәнне сәламәтләндерүгә генә калдыру хаклыкка  туры килми. Ураза ул тәнне сәламәтлендерү өчен генә өстебезгә йөкләтелгән гамәл түгел. Тәннәребезгә тозлар утырган кебек безнең күңелләребез дә пычрана, начар гадәтләребез арта, иманыбыз зәгыйфьләнә.

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә:

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ مَنْ لَمْ يَدَعْ قَوْلَ الزُّورِ وَالْعَمَلَ بِهِ فَلَيْسَ لِلَّهِ حَاجَةٌ فِي أَنْ يَدَعَ طَعَامَهُ وَشَرَابَهُ

«Бер кеше ялган сүзне куймаса һәм аның белән эш кылса, ул кешенең ашамый, эчми торуы Аллаһы Тәгаләгә һич кирәк түгел». (Бохари, 1770)

Рамазан аен кеше ашау-эчүдән һам якынлык кылудан сакланып кына түгел, бәлки бөтен начар гадәтләрдән тыелып үткәрә. Шуңа күрә дә ураза тоткан кеше рамазан аеннан үзгәреп, тәне генә түгел, бәлки күңеле дә пакьланып, сихәтләнеп чыга, иманы ныгый. Рамазан аена кергән һәрберебез булдыра алган кадәр яхшы якка үзгәрергә тырышыйк. Булдыра алган кадәр сабырлыкка омтылыйк, рәнҗетүләргә түзик, бер-беребезнең начар якларын күрмәскә тырышыйк.

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә:

كُلُّ عَمَلِ ابْنِ آدَمَ يُضَاعَفُ الْحَسَنَةُ بِعَشْرِ أَمْثَالِهَا إِلَى سَبْعِمِائَةِ ضِعْفٍ إِلَى مَا شَاءَ اللَّهُ يَقُولُ اللَّهُ إِلاَّ الصَّوْمَ فَإِنَّهُ لِى وَأَنَا أَجْزِى بِهِ يَدَعُ شَهْوَتَهُ وَطَعَامَهُ مِنْ أَجْلِى لِلصَّائِمِ فَرْحَتَانِ فَرْحَةٌ عِنْدَ فِطْرِهِ وَفَرْحَةٌ عِنْدَ لِقَاءِ رَبِّهِ وَلَخُلُوفُ فَمِ الصَّائِمِ أَطْيَبُ عِنْدَ اللَّهِ مِنْ رِيحِ الْمِسْكِ .

 «Адәм баласының һәр гамәле  үзе өчен. Һәр изгелеккә 10 савап, хәтта 700 гә кадәр арттырылыр. Аллаһ тәгалә әйтте: «Уразадан башка. Чөнки ул Минем өчен һәм аның җәзасын да (савабын) Үзем бирермен (ягъни 700 дән дә арттырып мәгънәсендә). Адәм баласы Минем өчен ризыгын, хатынын калдыра. Ураза тотучыга ике шатлыкберсе ифтарда (ягъни авыз ачканда), икенчесе үзенең Раббысы белән очрашканда. Һәм ураза тотучының авызыннан килә торган ис Аллаһ тәгалә каршында иң яхшы хушбуй исеннән дә яхшырак (ибне Мәҗә, 1707)

Әйе, безнең уразабызны Аллаһы Тагалә бер Үзе генә кабул кыла һәм аның сыйфатын да бер Аллаһы Тәгалә Үзе генә билгели. Кеше ураза тотмаса да тоттым дип йөрергә мөмкин, ураза тотса да хәрам гамәлләрдән, хәрам ризыклардан сакланмаска мөмкин. Шуның өчен дә Аллаһы Тәгалә: «Кеше уразаны минем өчен тота һәм җәзасын да Үзем бирермен», ди. Уразаларыбыз Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтен, ризалыгын өмет итеп башкарылырга тиеш. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп башкарылган гамәлләр генә безнең иманнарыбызны куәтли ала. Безнең тормышның мәгънәсенә килгәндә исә, ул фәкать тәкъвалык белән генә билгеләнә. Тәкъва мөэминнәр генә дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булалар. Ә бәхет дигән төшенчә ул бик чагыштырмача. Бер кеше бәхет дип санаган нәрсә икенче кешегә котычкыч газаб булып тоелырга мөмкин. Шушы тормышка гына күз салсак та барыбыз өчен дә бер үк шартлар. Кемдер бөтен гаиләсе үлеп тә сабырлык күрсәтә, Аллаһыга шөкер итә. Аның үз-үзен тотышына, кыяфәтенә карап бу кешегә ниндидер кайгы килгәндер дигән уй хәтта башыбызга да килми. Кемдер ниндидер юк кына дөнья малы өчен дә кара кайгыга төшеп, бөтен кешегә зарланып йөри. Иманы көчле, тәкъва кеше аңлый: дөньядагы барча мал-байлык, хәтта гаиләләребез дә Аллаһы Тәгаләнеке.  Ул бирүче дә һәм шулай ук ул алучы да. Кешенең иманы зәгыйфьләнгән саен ул бу хакыйкатьне аңлаудан ерагая. Шуңа күрә дә кешеләрнең дөньяга карашлары төрлечә.

عَنْ أَبِىْ عُبَيْدَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ: سَمِعْتُ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَ سَلَّمَ يَقُولُ: الصِّيَامُ جُنَّةٌ مَا لَمْ يَخْرُقُهَا

«Расүлуллаһ салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «ураза – кеше өчен  калкан, әгәр ул аны сындырмаса». (ән-Насаи, 2234)

Калкан кешене дошманнан саклаган кебек ураза да кешене шайтаннан саклый. Бер хәдистә уразаның Аллаһы Тәгаләнең җәзасыннан, икенче хәдистә җәһәннәм утыннан саклавы турында әйтелә. Расүлуллаһ салл-аллаһу галәйһи вә сәлләмнән уразаны нәрсә бозуы турында сорагач, ул: «Ялган һәм гайбәт», дип җавап биргән.

Без кемне генә яратсак та Аллаһы Тәгаләне ярату аркылы яратырга тиешбез һәм шулай ук кемне генә ачулансак та Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән чикләрдә генә ачуланырга тиешбез, ягъни күпме генә ачуыбыз килсә дә безнең өстән хөкем кылучы Аллаһы Тәгалә барлыгын онытмаска тиешбез. Ә бүген исә күпләребез башкаларны туры юлга өнди, ә үзенә игътибар бирми. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә безгә рамазан аенда ураза тотуны йөкли. Кеше ач тормыйча ач кешенең, үзе мохтаҗ булмыйча мохтаҗ кешенең хәлен белми, үзе сабыр булырга тырышмыйча, сабырлыкның мәгънәсен аңламаячак.

Рамазан ае – сабырлык ае. Рамазан ае җәй айларына керде, Аллаһы Тәгалә озын көннәрдә уразаларыбызны сабырлык белән тотуны насыйп кылсын. Динсез җәмгыятьтә яшибез, үзебезгә золымлык кылучыларга карата сабырлык кылыйк, башкаларгы золымлык кылудан сакланыйк.

Рамазан ае – шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек ае. Бу айда аеруча мәрхәмәтле булырга тырышыйк. Мохтаҗларгә, ятимнәргә ярдәм итүдә бу айда аеруча зур тырышлык күрсәтик. Мәчет-мәдрәсәләргә ярдәмнәребезне арттырыйк. Ата-аналарыбызга булган тәрбияләребезне үрнәк булырлык дәрәҗәгә күтәрик. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк.

Әбү Һөрәйрадән риваять ителә, Расүлуллаһ галәйһиссәлам әйтте: «Рамазан аенда өммәтемә биш төрле хасият бирелде. Алар аннан элек булган өммәтләргә бирелмәгән иделәр. Ураза кешенең авызыннан килгән ис Аллаһы Тәгалә каршында яфәрдән дә хуш ислерәк, ул өммәт авыз ачканга кадәр фәрештәләр алар өчен ярлыкауны сорарлар. Рамазан аенда шайтаннарның көчлеләре бәйләнер.  Рамазан ае беткәнгә кадәр ул шайтаннар котылмаслар. Аллаһы Тәгалә Үзенең җәннәтен һәркөн бизәр һәм җәннәткә әйтер: «Минем изге бәндәләремә якынай. Алар дөнья мәшәкатьләрен ташлап сиңа килерләр. Актык кичтә аларның гөнаһлары ярлыканыр». Сәхәбәләр әйттеләр: «Ә, Расүлуллаһ, ул кич кадер киче түгелме?». Расүлуллаһ галәйһиссәлам әйтте: «Юк, эше беткәннән соң эшчегә хезмәт хакы түләнә бит», дип.

Әлбәттә, хезмәт хакы килешүне тулысы белән үтәгән, үз өстенә алынган эшләрен башкарып бетергән кешегә генә түләнелә. Ә Рамазан аенда ураза тоту безнең өстебезгә йөкләтелгән фарыз гамәл. Ул тулысы белән үтәлгәндә генә хезмәт хакы түләнергә мөмкин. Ә хезмәт хакы булып Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, вәгъдә ителгән җәннәте тора. Бу айда Аллаһы Тәгалә безгә шундый форсат бирә, зур мөмкинлекләр тудыра, хәтта адәм баласын котыртучы, туры юлдан яздырырга омтылучы шайтаннар богаулана, фәрештәләр адәм баласы өчен догалар кылалар. Аның фәкать  үзенә генә тырышлык күрсәтү кирәк. Һәм тырышлык күрсәтүдә аңа беркем дә комачауламый, киресенчә, аңа ярдәм ителә, аның өчен дога кылына, хәтта бу айда җәннәт ишекләре ачылып, җәһәннәм ишекләре ябыла.

Бу айга ирешкәннәребез булдыра алган кадәр игътибарыбызны дөньядан алып Раббыбызга юнәлдерик, гыйбәдәтебезне арттырыйк. Чөнки Раббыбызның Үзенең үк бу айда игътибары безгә юнәлдерелгән була. Бу айда догаларыбызны арттырыйк, чөнки бу айда догалар кабул була, гөнаһлар кичерелә.

عَنْ عُبَادَةَ بْنِ الصَّامِتِ أَنَّ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ يَوْماً وَحَضَرَ رَمَضاُن: "أَتَاكُمْ رَمَضَانُ شَهْرُ بَرَكَةٍ يُغْنِيكُمُ اللهُ فِيهِ فَيُنْزِلُ الرَّحْمَةَ وَيَحُطُ الْخَطَايَا وَيَسْتَجِيبُ فِيهِ الدُّعَاءَ يَنْظُرُ اللهُ إِلَى تَنَافُسِكُمْ وَيُبَاهِي بِكُمْ مَلاَئِكَتَهُ فَأَرُوا اللهَ مِنْ أَنْفُسِكُمْ خَيْراً فَإِنَّ الشَّقِيَّ مَنْ حَرَمَ فِيهِ رَحْمَةَ اللهِ عَزَّ وَجَلَّ".

Губәдә радый-Аллаһу ганһүдән риваять кылына, Рамазанга якынлашып килүче көннәрнең берсендә әйтте: «Бик бәрәкәтле булган ай, Рамазан ае якынлашты. Бу айда Аллаһы Тәгаләнең игътибары сезгә юнәлгән. Ул сезгә Үзенең рәхмәтен иңдерә, гөнаһларны гафу итә, догаларны кабул итә. Аллаһы Тәгалә сезнең яхшы эшләргә омтылуларыгызгы карый һәм фәрештәләр алдында горурлана. Шулай булгач Аллаһы Тәгаләгә яхшы гамәлләрегезне күрсәтегез. Чынлыкта, кем бу айга ирешеп тә Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтеннән мәхрүм кала, ул кеше бәхетсездер.

Аллаһы Тәгалә һәммәләребезгә дә Рамазан аена саулык- сәламәтлек, иман байлыгы белән ирешеп, уразаларыбызны камил рәвештә тотып, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә ирешүче бәхетле колларыннан насыйп кылсын.

 

Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, 

 Кама алды төбәге казые,

Чаллы шәһәренең "Ак мәчет" имамы

Башка журналлар

KAZANSUMMIT: Мөселман булмаганнар да хәләл продукциягә өстенлек бирә

“Хәләл” сүзен без күп очракта азык-төлеккә карата гына кулланабыз. Әмма соңгы елларда хәләл...

20 май 2016 ел 12:55

Татарстан мөфтие ветераннар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. “Туган...

10 май 2016 ел 11:15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана