Азаннарда гасыр авазы

06 июль 2012 ел 12:09

Мамадыш районында бүгенге көндә 54 мәчет эшләп килә. Узган ел гына ачылганнары да бар.  Ә менә Түбән Ушмы мәхәлләсенең Таш мәчете үзенең 110 еллыгын билгеләп үтте. Тагын кайда бар мондый чал тарихлы һәм заманча гыйбадәтханә?!

“XIX гасыр ахырында авылыбызда дүрт мәхәллә булган. Бүгенге көндә эшләп килүче икенче мәхәллә мәчете 550 нче санлы. Ул башта агачтан салынган була. 1897 елның 23 июлендә яна. Аның урынына таштан мәчет күтәрәләр. Ярдәм сорап Казанның 1 нче гильдия сәүдәгәре Әхмәтгали улы Хөсәеновка мөрәҗәгать итәләр. Казан һәм Оренбург губерналарының төрле төбәкләрендә 20 дән артык мәчет һәм мәдрәсә  торгызган бай төзелешкә акча бирә. 1898 елның 3 февралендә икенче мәхәлләнең 420 ир-аты килешү төзеп, мәчетнең проектын һәм сызымын әзерләтәләр. Моны Габдулла Мансуров башкара. Шул ук елның 18 маенда Казан губерна идарәсенең төзелеш бүлеге проектны раслый һәм төзелеш эшләре башлана. Анда бөтен авыл катнаша. Ташны күрше авыллардан да ат белән китерәләр. Ике ел дигәндә 26х10 метр үлчәмендәге мәһабәт бина калкып чыга. Ул тыш яктан бик матурлап бизәлә, кырын җиргә салынганлыктан, михраб ягыннан караганда ике катлы йортны хәтерләтә. Борынгы стильдә эшләнгән манара башындагы ай бөтен тирә-якка ямь бирә. XIX гасыр башында мәчет манарасыннан беренче азан тавышы яңгырый. Аны әйтүчегә зурлап бүләк тапшыралар. Мәчетне ачканда күрше авыллардан да халык бик күп җыела. Әхмәтгали бай Хөсәенов килми. “Мәчет болай гына эшләнергә тиеш түгел иде!” – ди. Таш мәчет бик матур ак таш стеналар белән әйләндереп алына.  Капкалар да матурлап эшләнә. Шул чордан башлап, авылның күрке булган Таш мәчет (аңа шулай дип исем бирәләр) халыкка армый-талмый хезмәт итә. Узган гасырның 30 нчы елларында әле мәчеттә гыйбадәт кылалар иде, чөнки без, малайлар, ахшам намазы алдыннан таш мәчеткә җыелып, мөэәзиннең азан әйткәнен көтә идек. Ул әйтә башлауга, бөтен көчкә узыша-узыша: “Ахшам кычкырды!” – дип сөрән салып, урам буйлап өйләргә чабыша идек. Бу ураза вакыты булгандыр, өйләрдә сәгатьләр юк, сәгать ролен без үтәгәнбез. Ул елларда Таш мәчеттә имам Сосновка ягыннан килгән Мөгыйм мулла була, хатыны Зәкия абыстай. Аларны халык бүген дә хөрмәтләп искә ала. Алар халыкка аң-белем бирү, дини агарту юнәлешендә армый-талмый эшләгәннәр, иман нуры сеңдереп, ислам әхлагы тәрбияләргә омтылганнар”, – дип яза “Мамадышым – язмышым” энциклопедик басмасында Түбән Ушмы имамының беренче ярдәмчесе Камил Тимербаев. Ул бу мәгълүматларны Алабуга архивы һәм халык истәлекләренә таянып туплый.

Авылның кече абыстае Флёра Мөхәммәтшина да “Түбән Ушмы авылының мәчетләре тарихы” дип исемләгән альбомында тарихи кызыклы фактларны бик җентекләп терки. “Мәхәллә белән 1862 елда наставник итеп сайлап куелган Фәхретдин Төхфәтуллин (Дусаев) 50 ел алмашынусыз идарә итә. 1863 елда Баһаветдин Сираҗетдиновны билгелиләр. Мәчет каршында мәдрәсә дә эшләп килә. Анда сөннәт бүлмәсе дә була. 30 нчы еллар башына кадәр авылда дүрт мәхәллә мәчете дә дин тотучыларга барлык шартларны тудыра. Халык анда теләп йөри.  Сугыш алды елларында динне җимерү, муллаларны кулга алу башлана. Авылдагы өч агач мәчет замана шаукымы корбаны була. Руханиларның йорт-җирләре тартып алына, алар яшь балалары белән урамга куып чыгарыла, атыла, Себергә сөрелә. Мөселманнарның иң изге хисләрен аяк астына салып таптаучы эш-гамәлләр кылына: мәчетләрне ябып, анда дуңгыз асраулар, изге китапларны җыеп яндырулар, дини бәйрәмнәрдә мәчет тирәсендә төрле уеннар оештырып, такмак җырлау дисеңме, берсе дә калмый. Таш мәчетне сүтә алмыйлар. Киселгән баганаларны болтлар белән ныгыталар, кабат бу эшкә тотынучы булмый. Шулай итеп, манара исән кала. Шул вакыттан башлап бина колхоз карамагына күчә. Сугыш чорында биредә балалар бакчасы, аннары клуб, ашлык саклау склады була. Вакыт, табигать шартлары үзенекен итә, түбә калае туза, бер почмактан су үтеп, таш араларын юа, михраб җимерек хәлгә килә. Узган гасырның 70 нче еллары ахырында колхоз рәисе Мөхәммәтҗан Шакиров, беркемнән рөхсәт сорап тормыйча, түбәне цинкланган калай белән яптыра, михрабны ныгыттыра, манараны төзәттерә, мәчеткә яңа ай куйдырта. Колхоз рәисенең Аллаһ йортына булган  мөнәсәбәте бер имансыз бәндәгә ошамый һәм ул обкомга хат юллый. Нишләргә?! Мөхәммәтҗан Шакир улы югалып калмый. Мамадышка сәнгать остаханәсенә  бара да, “Түбән Ушмы авылының тарихын өйрәнү музее” дигән элмә такта яздыра. Колхозның ун мең сум  акчасына төрле экспонатлар, кирәк-ярак табалар.   Мәктәп музееның барлык экспонатларын шунда күчерәләр. Мәктәп директоры Салих Шакиров, укытучы Хөсәен Сәләхетдинов, пионервожатый Флера Мөхәммәтханова музей ачуга зур көч куялар. Казаннан шикаять тикшерүчеләр килгәндә музей әзер була. Карап чыгалар, башлангычны бик хуплыйлар, мактап, рәхмәтләр әйтеп кайтып китәләр. Шулай итеп, Түбән Ушмыда беренче авыл музее оештырыла һәм мәчет тагын  җимерелми кала. Таш мәчет, Аллаһның рәхмәте белән, авыр заманнарны имин кичерә һәм бер гасырдан артык дингә хезмәт итә. Мондый ислам символы булган мәчетләр Татарстанда тагын бармы икән?!”

            Түбән Ушмы  авылының аксакалы, мәчет карты безгә менә ниләр сөйләде: “Үзгәртеп кору елларында авыл картлары Нурулла Хәбибуллин өендә намаз укыйлар. Имам булып Динмөхәммәт Һадиуллин эшли. Хөкүмәт мәчетләрне ачарга рөхсәт итә. Мәчет төзек, ләкин анда музей. Аны мәктәпкә күчереп, мәчетне дингә бирергә дигәч, каршы чыгучылар табыла. Музей әһәмиятлерәк, имеш. 1990 елда мәчет яңадан ачылды.  Гасыр эчендә тышкы һәм эчке яктан нык таушалган мәчетне 2004 елның көзендә күмәк хуҗалык рәисе Рафаэль Ясәви улы Мөхәммәтшин  җитәкчелегендә, авылдашларның да матди ярдәме белән көн таләпләренә туры китереп ремонтладык, җиһазладык, яңарттык. Бик зур, саваплы гамәл кылынды. Имамлык вазыйфасын Камил Тимербаев үти башлады.  Әнәс Мостафин, Әхмәт Ясәвиев, Гали Гыйльфанов мөәзин булдылар. Аннан соң бу изге эшне Мөбарәкҗан Вахитов, Нургаян Мөхетдиновлар башкарды. Ачкыч хәзер мәдрәсә тәмамлап кайткан яшь хәзрәт Илнар Фәхретдиновка тапшырылды. Иман йортының эшеннән авыл халкы канәгать. Җомга намазына иллеләп кеше йөри. Дини бәйрәмнәр оешкан төстә уза. Хатын-кызлар бик актив. Мамадыштан Мәскүрә һәм Сәкинә (урыны җәннәттә булсын) абыстайлар килеп, бик күпләргә Коръәнне гарәп телендә укырга өйрәттеләр. Халык өлкән абыстай Асия Галиеваның вәгазьләрен рәхәтләнеп тыңлый”. Авыл халкы бу тарихи, серле, изге бина белән чиксез горурлана.

Нинди буталчык заманнарда да үзенең тышкы кыяфәтен, асылын саклап калган мәчеткә “Татарстан мәчетләре” китабында аерым бит багышланган, аның тарихы интернет челтәренә дә урнаштырылган.

Алсу ДИЯР,

Мамадыш районы

"Дин вә мәгыйшәт"

 

Башка журналлар

Һөнәрле - ком өстеннән көймә йөргезә

Халкыбыз элек-электән оста куллы, һөнәрле кешеләргә дан җырлаган, аларны хөрмәтләгән. Чулпан...

14 март 2016 ел 10:16

Исламда хатыннарның хокуклары

Исламда хатын-кыз үз иренә мөнәсәбәтле күп кенә хокукларга ия.

04 март 2016 ел 14:39

Өйгә керү әдәпләре

02 март 2016 ел 16:45

Никахыбыз төзек микән?

Без моннан унике ел элек Казанда, Киров районында мәчеткә йөрүче бер бабайдан никах укыткан идек...

02 март 2016 ел 16:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы