Татар шәҗәрәләре тарихыннан

29 июнь 2012 ел 09:21

Татар халкының иң борынгы бабалары буларак мәгълүм булган һуннар, безнең эраның икенче гасырына кадәр кытай тарихчылары тарафыннан язып киленгән елъязмаларда “татарлар” дип аталганнар. Татар этнонимы безнең эрадан 1400 ел элек башланып безнең эраның 200 нче елларына кадәр Үзәк Азия далаларында үзенең бәйсезлеге өчен көрәш алып барган халыкның атамасы.

Әлеге этноним хәтта төрек яки төрки дигән исемнән дә 1700 елга алдарак барлыкка килгән. Төрки/төрек этнонимы безнең эраның бишенче гасырына хәтле бөтенләй мәгълүм булмаган.

Һун каганнары дәүләт белән идарә итү процессында властьны бер-берсеннән нәсел кардәшлеге белән кабул иткәннәр, һәм шулай итеп безнең эрага кадәр үк нәсел шәҗәрәсе дигән төшенчә бәлән яхшы таныш булганнар.

Мәсәлән, Багадур каган безнең эрага кадәр 173 елдан алып 137 елга кадәр – 36 ел буена хакимлек иткән. Аннан соң тәхеткә Багадурның улы Каяк утырып, ул безнең эрага кадәр 162 елгача, ягъни үлеменә кадәр каган булып торган. Аның урынын, улы Куянҗын алып, ул безнең эрага кадәр 127 елгача хакимлек иткән. Куянҗының үз улы булса да, тәхеткә мәрхүм каганның энесе Ичизия утыра. Ичизия безнең эрага кадәр 114 елда үлгәч, тәхеткә аның улы Ачви утыра. Ачви безнең эрага кадәр 105 елда үлгәч, тәхеткә улы Чимсири утыра. Чимсири өч кенә ел идарә итеп 102 елда үлгән. Аның баласы бик яшь булу сәбәпле тәхеткә Ачывиның агасы Кулегу утыра (безнең эрадан элек 101 елда үлгән). Тәхет Кулегуның энесе Зютегуга кала. Ул биш ел идарә итеп безнең эрага кадәр 96 елда вафат булган. Татар тәхете Зютегуның улы Гюлюгуга кала һ. б.

Исемнәре саналган һун/татар каганнары безнең көннәрдән 2000-2200 еллар элек яшәсәләр дә, аларның кытай язмаларында сакланган шәхси исемнәре безнең замангача ирешкән татар шәҗәрәләрендәге борынгы исемнәргә уртаклыклар барын күрсәтәләр. Мәсәлән: Багадур – Баһадир, Куянҗын – Куянчы, Кулегу – Колык (Кулик), Зютегу, Гюлюгу – Гөлөк, Ичизия – Уйазы һ. б. Китерелгән борынгы һун кеше исемнәрен чагыштыру материалы ХVII–ХХ гасырлардан калган ташбилгеләрдәге, шәҗәрәләрдәге, топонимик һәм гидронимик сүзлекләрдәге текстлардан алынды.

Югарыда искә алынган һуннар/татарлар нигезендә безнең эраның IV-V гасырларында булачак төрки каганатның нигезен салган Ашина ыруы эшчәнлеге тарихи кытай язмаларында да искә алына башлый. Ашина ыруы тарихына бәйле шәҗәрә материалы да мәгълүм.

Кытай язма тарихи чыганакларында борынгы татарларның төрле кабиләләргә бүленеп яшәүләре хакында да хәбәрләр аз түгел.

Борынгы төрки каганаттан калган ташбилге текстларында, каганатлар составына катнашкан кавемнәр арасында “токуз татар”, “утыз татар” кабилә берләшмәләре исемнәре 731 елда үлгән Кюль Тегин истәлегенә куелган ташбилге истәлеге текстында сакланып калган.

Татарлар турында ХI гасыр төрки чыганагы Мәхмүд Кашгари сүзлеге һәм ХII гасыр кытай чыганагы “Мэн-да бэй-лу” китабы һәм башка язма чыганакларда искә алына. Кытай чыганагында татарларның кара, ак, кыргый татарларга бүленүләре турында да хәбәр ителә.

Фарсы тарихчысы Рәшидетдинең “Джами ат-таварих” исемле ХIII гасыр язма монгол чыганаклары буенча язган китабында 60 лап татар кабиләләренең исемнәре саналып үтелә. Алар арасында Алтын Урда дәүләтен төзүдә катнашкан – татар, меркит, боркыт, төмән, кирәйет, найман, кыбҗак, конгырат, барын, барлас һ. б. кабиләләрнең атамалары да бар.

Соңгы елларда татар нәсел шәҗәрәләрен туплау юлында эзләнүләр барышында безгә халкыбыз кулында сакланган – татар, боркыт, төмән, кирәйет, кыбчак, коңгырат, барлас, ширин нәселләренә караган язма үрнәкләрен табарга туры килде. Бу документлар татар халкының тарихын, безнең эрага кадәр яшәгән борынгы татарлар белән турыдан туры бәйле икәнен күрсәтәләр.

Бүгенге көнгә кадәр тупланган татар нәсел шәҗәрәләре язылган документларның саны биш йөзләп санала, ә кайбер язмаларда 50, 60 нәсел тарихларын теркәгәннәре дә бар. Шундыйлардан Олы Мәңгәр шәҗәрә китабында 56, Татар Танае, Яңа Тинчәле, Татар Өшегәне, Кече Сон, Иске Йәрмәк, Нократ Бәзәкә, Югары Чыршылы һ. б. авылларында 20 дән алып 60 ларга җиткән нәсел шәҗәрәләре җыентыклары мәгълүм.

Татар шәҗәрәләре кулъязмалары коллекциясе туплангач, алар нигезендә бу тарих чыганакларны фәнни һәм практик кыйммәте турында да фикер әйтергә мөмкинлек туды. Безнең тарафтан шәҗәрә язмалары тарихи һәм филологик чыганаклар буларак өйрәнелеп, алар буенча кандидатлык диссертациясе язылып якланды. 1995 елда татар шәҗәрәләре беренче мәртәбә җыентык рәвешендә тупланып, аерым китап рәвешендә бастырылды. Әлеге җыентыкта вариантлары белән 60 шәҗәрә тексты кулъязмалардан алып бастырылды.

1972 елдан башланган татар шәҗәрәләрен туплау әлегә кадәр дәвам итеп килә. Алар татар халкы яшәгән күп төбәкләрдән тупланып, халкыбызның этник тарихы буенча бай тарихи чыганаклар базасы тупланды. Алар нигезендә татар этнонимының безгә кушамат итеп тагылган сүз дип сөйләүчеләрнең ялган һәм дошманнар сүзен сөйләп йөрүләре күренә.

Татар шәҗәрә текстларын безгә кадәр татар галимнәреннән аеруча Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин бине Фәхреддин, Хөсәен Әмирхан, Һади Атласи кебек тарихчыларның хезмәтләрендә чыганаклар рәвешендә файдаланылганнар. Шулай ук аларның кулъязма архивларында да беркадәр сакланалар. Татар шәҗәрә текстлары ХVII-ХХ гасыр татар ташбилгеләрендә дә теркәлә  килгәннәр. Аерым кулларда да татар шәҗәрә текстлары саклана әле. Соңгы елларда халкыбызда шәҗәрә белән кызыксыну нык көчәйде. Аерым нәсел тарихлары калын китаплар рәвешендә язылып та басылып чыктылар.

Шәҗәрәләрне аерым предмет рәвешендә мәктәпләрдә укытулар турында хәбәрләр бар. Бу  җәһәттән Казанда дәреслек-әсбаплар да басылып чыкканы мәгълүм.

Соңгы елларда үз нәселләренең тарихларын-шәҗәрәләрен төзергә теләүчеләрнең саны бик тиз арта бара. Әлбәттә, шактый гына урыннарда татар нәсел шәҗәрәләре текстлары сакланган. Алар ярдәмендә күп кенә кешеләр үзләренең нәсел шәҗәрәләрен яңарта һәм тулыландыра алалар. Әгәр инде кемнеңдер андый мөмкинлеге юк икән, ул эшне кеше, үзенең туганнарын барлаудан, нәсел таблицаларын төзеп бер-берсенә кардәшлек мөнәсәбәтләрен күрсәтүдән, аларның кайсы географик урыннарда (авыл, шәһәр, посёлок) туулары, яшәүләре, һөнәрләрен күрсәтүдән башлый алалар.Үзләренең туганнары белән аралашкан күршеләре белән сөйләшүләр дә файдалы булыр. Мәрхүм туганнарының яшәү елларын зират ташларындагы язмалардан, архив (ЗАГС) белешмәләре аркылы да барлый ала. Инде моннан тыш архивларда Россиядә 1830 еллардан башланган метрика язмалары белешмәләре (архивларда саклана) аша 5-6 буын әби-бабалар турында мәгълүматлар табарга мөмкин. Архивлардан шулай ук Россиядә ХVIII йөздән уздырыла килгән “ревизские сказки” документлары борынгы бабалар исемнәрен унлап буынга хәтле белергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, әлбәттә, ХVI-ХVIII гасырларда патша хөкүмәте администрациясе тарафыннан алып барылган “писцовые книги”, “перчневые и шежевые книги” һәм “оптовые документы” кебек архив чыганакларына да мөрәҗәгать итәргә була. Аларның китап булып басылганнары да мәгълүм.

Бу язмалар авторының 2002, 2009 елларда басылып чыккан ике томлык “Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы”, 2010 елда басылган “Касимовские татары”, 2012 елда басылган “Татар шәҗәрәләре. I том” китабы һәм башка дистәләрчә басмалардан да борынгы бабаларыгыз хакында мәгълүматлар табарга мөмкин.

Марсель ӘХМӘТҖАНОВ,

филология фәннәре докторы

Башка журналлар

Ходай Үзе көч бирә

28 сентябрь 2012 ел 11:59

РУХИ ОСТАЗ

27 сентябрь 2012 ел 15:43
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы