Бала тәрбиясе турында уйланулар

29 июнь 2012 ел 09:17

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗемәгииин. Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһү.

Дөньяда материалистик караш киң таралып, матди кыйммәтләр генә бәяләнә башлау кешеләрнең рухи байлыкларга карата булган мөнәсәбәтен тискәре якка үзгәртте. Бүгенге белем бирү системасы да балаларны бу материаль дөньядан, үзенең нәфесен канәгатьләндерү өчен, төрле юллар белән матди байлык табарга өйрәтә. Шуның нәтиҗәсе буларак, күп кеше, нинди генә юллар белән булса да, башкаларга читенлек, авырлык тудырып, рәнҗетеп, үзенең нәфесен канәгатьләндерергә омтыла. Бер-береңә карата хөрмәт, ярдәмләшү кебек сыйфатлар үзара конкуренциягә һәм бер-береңне күрә алмауга әйләнә. Эчкерсез мөнәсәбәтләр юкка чыга. Дөньяны да, кешенең үзен дә материаль яктан гына танырга өйрәтү – бүгенге белем бирү системасының иң кимчелекле һәм зарарлы ягы.

Байлык туплап, яхшы өйләр салып, затлы машиналар алып биреп, баланы бәхетле итеп була, дип уйлаган әти-әни дә хаталы юлда. Андый фикерләр дә ялгыш тәрбия җимешләре. Күпме генә тырышсаң да, барыбер сиңа караганда күбрәк байлык калдыручы булачак. Әти-әнисен калдырган байлыгына карап кына бәяләргә өйрәнгән бала, аларны барыбер булдыксызлыкта гаепләячәк. Картаймыш көнеңдә үзең төзегән зур йортта үзеңә урын да калмаска мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (сгв): “Әтинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия”, – диде. Кызганыч, байлык артыннан куып, күп вакыт үзебезнең сәламәтлегебез турында да, балалар тәрбиясе турында да онытып җибәрәбез. Бернинди байлык белән дә сәламәтлекне кире кайтарып, баланың холкын үзгәртеп булмый. Ашау-эчү, күңел ачу өчен генә дөньяга килеп тә торасы юк. Адәм баласының максаты югарырак булырга тиеш.

Балаларыбыз белән күбрәк аралашып, аңлашып, үзара мәхәббәт тәрбияли алсак, алар байлыкка караганда әти-әнисен ярата төшәр иде. Җәмгыятебездә картлар йортларына да ихтыяҗ әзрәк булыр иде.

Бүген өч көнлек дөнья байлыгына шулкадәр бирелгәч, безнең намаз укырга да, әти-әни белән сөйләшеп утырырга да, балаларыбыз белән аралашып, аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә дә вакытыбыз юк. Балалар ни эшләсә эшләсен, тик безне дөнья куудан яки телевизор караудан гына аермасын.

Кем соң ул бала? Ул каян килгән? Бәлки бу сораулар сәер дә яңгырый торгандыр. Әмма бүген кечкенә баланы теләсә кем уйнап карый ала торган аңсыз курчак дип кабул итәбез.

Бала бит ул рух рәвешендә дөнья яратылганда ук яралтылган. Аллаһ хозурында фәрештәләр, җеннәр янында яшәгән. Җир тормышында яшәү өчен әтисендә орлык буларак барлыкка килгән. Ана карынында шул орлыктан материаль формада формалашкан. Әти кеше ничек яшәгән, нәрсә ашаган, нәрсә эчкән, шуның нәтиҗәсендә нинди орлык җитештергән, әлбәттә, балада бу чагылыш таба. Алабута орлыгыннан күпме генә тырышсаң да, бодай үстереп булмый. Шулай ук булачак әни кеше дә нинди тормыш алып бара, ничек яши, кияүгә чыккач нәрсәләр ашый, нинди киемнәр киеп йөри – болар берсе дә әһәмиятсез түгел. Чөнки баланың тәне әни кеше ашаган ризыктан формалаша. Әти кеше аракы белән сугарып орлык җитештерсә, әни кеше хәрәм ризыклар ашап баланың тәнен үстерсә, ул бала туганда ук хәрәмгә, бозык эшкә хирыс булып дөньяга килә. 4 ай да 10 көндә шул формалашкан тәнгә Аллаһ хозурындагы җан иңә. Җан никадәр генә саф булмасын, аңа хәрәмнән хасил булган тән белән идарә итү авыр булачак. Инде баланың тәне дә, җаны да, аңы да бар. Әмма әле ул тагын 5 ай ана карынында кала, холык формалаша. Ана карынындагы баланың аңлаганын хәзер инде фән дә раслады. Бу вакытта булачак әти-әни ниндирәк тормыш алып бара, үзара мөнәсәбәтләре нинди? Бигрәк тә әни кеше нинди фильмнар карый, тирә-юньдәгеләргә нинди сүзләр әйтә, берсе дә эзсез югалмый, баланың холкына тәэсир итә.

Шуңа күрә дә гаилә мәхәббәткә корылырга тиеш. Нәрсә соң ул мәхәббәт, ул каян килеп чыга? Ул кешеләрнең бер-берсенең матурлыгына сокланудан пәйда буламы? Әгәр матурлыкка гына корылган икән, тагын да чибәррәкне күргәч, юкка чыгарга яки үзгәрергә тиешме? Кеше үзе дә үзгәрми тормый. Картайган саен, яше барган саен үзгәрә, әлбәттә, матурлыкка таба түгел. Алайса, яшәгән саен мәхәббәт тә сүрелергә тиешме? Ә бәлки: “Мәхәббәт ул – ике тиленең өченчесен булдырырга омтылуы”, – дигән кебек, җенси якынлыкка омтылумы? Алай булса, җенси тормыш та бит яшәгән саен сүрәнләнә, мәхәббәт тә сүнәргә тиешме?

Мәхәббәт ул әлеге сыйфатлардан өстен, ул – күңелләр аркылы җаннарның кавышуы, килешүе. Җаннар бер-берсе белән килешсә генә, мәхәббәт дәвамлы була, яшәгән саен көчәя һәм инде кешеләр бер-берсеннән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. Бүген яшьләребез рухи якны уйламыйча, тышкы матурлыкка гына карап, “танцы, мансы, обжимансы” дигән кебек, кавышалар да, беренче авырлыктан ук мәхәббәт сабын куыгы кебек шартлый. Шул сәбәптән гаиләдә – еш кына аңлашылмаучылык, тавыш-гауга, үпкәләшүләр, аерылышулар, ятим һәм китек күңелле артык балалар. Кавышучыларның күбесенең аерылышуы, ятимнәр йортларының күбәюе, илдә миллионлаган сукбай балалар булуы – бар да тышкы матурлыкка гына корылган, җиңел мәхәббәт нәтиҗәсе. Бүген-иртәгә таркалырга торган гаиләдә ана карынында ук бала үзенең артык икәнен сизеп, кимсенеп яши, менә бу – иң зур фаҗига.

Аллаһ хәрәм иткән ризыкларны, дуңгыз итен куллану мәхәббәттә тотнаксызлыкка китерә. Хайваннар арасында ирекле мәхәббәтне дуңгызлар арасында күреп була. Шуның өчен дә дуңгыз итен күп кулланган халыкларның күбесе ирекле мәхәббәт кысаларында һәм никахсыз яшәүне өстен күрә, аларда бер-береңә хыянәт табигый халәт дәрәҗәсендә.

Әлбәттә, мәхәббәтнең иң олысы Аллаһка булырга тиеш. Ике кеше арасында булган мәхәббәт Аллаһны онытуга китерсә, бу мәхәббәт бәхетсезлеккә илтә. Аллаһка булган уртак мәхәббәт җаннарны тагын да бер-берсенә якынайта, аларны мәңге бетмәс энергия һәм илһам белән тәэмин итеп тора. Менә шушы олы мәхәббәт балага да уңай йогынты ясый. Бала бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт диңгезендә ләззәтләнә һәм аның аңында бөтен кешелек дөньясына мәхәббәт уяна. Һәм инде ул киләчәктә җәмгыятебез өчен борчу-мәшәкать тудыручы булып түгел, ә гүзәл шәхес булып формалаша. Аллаһ мәңгелек, Аның, кешеләргә мәхәббәте дә мәңгелек. Кем шуны таный, шушы мәхәббәткә кушыла ала икән, ул – бәхетле. Тормышта нинди генә сынаулар булса да, андый кеше ул сынауларны уңышлы үтәргә үзендә көч таба. Чөнки ул бетмәс энергия һәм мәрхәмәт чишмәсенә тоташа.

Никах ул – бер-берсен ошаткан җаннарның үз хисләрен җәмгыятькә белдерүләре, “Аллаһ кушканча яшәрбез”, – дип, бөтен кешелек алдында вәгъдә бирүләре. Әгәр алар тормышларын Аллаһ кушканча көйли алсалар, бу никахның нәтиҗәсе игелекле бала булачак. Андый бала ана карынында ук инде үзен җәмгыятьнең тулы хокуклы, чын шәхесе итеп сизәчәк һәм бу, әлбәттә, киләчәктә дә аның холкында чагылыш таба. Әгәр дә кешеләр никахсыз яшәсәләр, никахсыз гына ана карынына орлык төшсә, андый бала үзен ана карынында ук гаепле, кимсетелгән, рәнҗетелгән итеп сизәчәк һәм үпкә хисе белән дөньяга киләчәк. Җәмгыятьтә урынын табу аңа кыен булачак.

Никахка салкын карау, никахсыз яшәү – ул киләчәк буын алдында җинаятькә тиң. Кем бүген ирекле мәхәббәт турында сүз алып бара, гаиләнең, никахның әһәмиятен киметергә тырыша, ул кеше – милләтнең киләчәгенә балта чабучы.

Күпләр тарафыннан тискәре бәяләнә торган, дүрткә кадәр хатын алуга шәригатебездәге рөхсәт тә – һәр анага никахлы бала табу өчен бирелгән мөмкинлек. Бүген илебездә хатын-кызларның саны ирләрнекеннән ун миллионга артык. Димәк, безнең закон буенча, ул – ун миллион хатынның никахлы ирдән бала алып кайтырга хакы юк, дигән сүз. Алып кайтсалар да, законсыз, никахсыз гына балага узып, җәмгыятебезгә кыерсытылган рухлы балалар алып кайту. Ә моның тискәре нәтиҗәсеннән шул җәмгыятебез иза чигәчәк бит. Аллаһның бер генә хөкеме дә урынсыз түгел, барысы да кешелек дөньясына хезмәт итә. Үзебезнең зәгыйфь акылларыбыз белән Аллаһның аятьләренә тәнкыйть күзе белән карап, көферлеккә төшә күрмик.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ,

Татарстанның баш казые

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел...

11 июль 2016 ел 11:32

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана