Шәгъбан аеның фазыйләтләре

19 июнь 2012 ел 13:16

Бу айның фазыйләтләре турында сүз башлаганчы Ислам тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе «Таһвили кыйбла», ягъни кыйбланың үзгәртелүе нәкъ менә шушы шәгъбан аенда булганы турында бераз әйтеп үтик. Бу вакыйга шәгъбан аеның 15 көнендә Мәдинәи Мөнәүвәрәнең «Бәни Сәләмә» мәчетендә Рәсүлүллаһ (с.) өйлә намазы фарызының ике рәкәгатен укып торган вакытында вәхи иңде, намазда торган хәл­лә­рендә кирегә Кәгъбә тарафына борылганнар. Бу халәтне күргән сәхабәләр дә аңа ияреп намазны дәвам иттергәннәр.

Коръәни Кәримдә Хак тәгалә әйтә: «Без синең йөзең күккә юнәлгәнне күреп тордык. Һәм сине разый булдырырдай кыйблага юнәлдерербез. Һәм йөзеңне изге мәчет тарафына юнәлдер. Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне аның ягына юнәлдерегез. Һәм китапка ия булучылар, әлбәттә, аның Раббыларыннан булган хаклык икәнен белеп торалар. Аларның кылганнарына Аллаһ гафил булмас» (2–144). Илебездән әгәр кем дә хаҗ һәм гомрә кылган булса алар ул мәчеттә намаз уку шәрәфәтенә мөяссәр булганнар. Шәгъбан аеның 15-нче көне вә кичәсе елның иң олуг көннәреннән санала. Шул көнне Аллаһ тәгаләнең рәхмәт вә мәгъфирәте җир йөзенә таралып торыр. Әгәр аның өстенә янә истигъфар дә әйтелсә, әлбәттә, Аллаһ тәгалә зур-кече гөнаһларны гафу итеп җибәрүе турында риваятьләр күп. Шул 15-нче кичәдә Хак тәгалә иртәнге вакытта аваз кылыр икән: «Истигъфар итүчеләр бармы, гөнаһларын кичерәм, берәр бәла яки авырлыкка таручылар бармы, котылу сорасалар, аны бирәм, ризык сораучылар бармы, ризыкларын күбәйтәм» кебек аваз белән таң атар икән.

Бу кичәне «Бәраәт кичәсе» дип атыйлар. Аның олуглыгы турында хәбәр-риваятьләр күп. Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә булачак эшләр хакында хөкем кылына, әҗәл вә гомерләр билгеләнә вә кылынган гамәлләрнең сәхифәләре Аллаһ тәгаләнең хозурына күтәрелеп күрсәтелеп үтүләре китапларда язылгандыр, менә шундый олы айда торабыз икән, Аллаһ тәгаләнең ризалыгы өчен никадәр мөмкин изге гамәлләр кылып, гөнаһ эшләрдән тыелуыбыз зарур була. Тәңре тәгаләнең бөтен әмерләренә буйсыну, кешеләр белән булган мөгамәләләрдә даими күркәм мөнәсәбәт тотуыбыз мөселманлыкның мөһим сыйфатлары булып тора. Пәйгамбәребез (с.) әйтә: «Аллаһ тәгалә өч нәрсәне өч нәрсә эченә яшергән: үз ризалыгын яхшы гамәлләрнең берсенә яшергән». Димәк, даими яхшы гамәлләр кылучы кеше, әлбәттә, Аллаһының ризалыгын таба. Изге гамәлләр исә күп төрле. Һәрнинди яхшы, файдалы гамәлне «Бу кечкенә гамәл» димичә кылырга кирәк була. Бу турыда Рәсүлүллаһның (с.) «Саваплы эшләрнең һичберен кечек дип санамагыз, кылып торыгыз! Хәтта агым судан алып башка бер кешенең комганына салып бирү кебек кечкенә бер гамәлне дә, зур гамәл кебек хөрмәт белән кылыгыз», дигән сүзләре дә бар.
Яшергән нәрсәнең икенчесе — Үзенең газабын гөнаһ, начар эшләрнең берсенә яшергән. Димәк, гөнаһ гамәлләрдән сакланып йөргән кеше Аллаһының газабыннан, әлбәттә, имин булыр. Ләкин «Моның гөнаһы зур түгел», дип, кечкенә гөнаһлардан сакланмаган кеше, шиксез, бер Аллаһының газабына очрап калуы табигыйдыр.

Яшергән нәрсәләрнең өченчесе вәли кешеләрне халык эченә яшергән. Бөтенесен хөрмәт кылган кеше, әлбәттә, Аллаһының вәлиен дә ихтирам иткән булачак. Әмма игътибарсызлыкка гадәтләнгән кеше бер ара Ходайның иң яраткан бәндәсен дә рәнҗетеп куюы бик мөмкин.

Хак тәгалә Кәләми шәрифтә әйтә ки: «Һәм тәкъваларга: «Раббыгыз нәрсә иңдерде?» — дип әйтелер. Алар: «Хәерлек!» — дип әйтерләр. Бу дөньяда яхшылык эшләгәннәргә — яхшылыктыр, ахирәт йорты исә, әлбәттә, хәерлерәк. Никадәр яхшы тәкъваларның йорты! Мәңгелек бакчалары, алар анда керерләр, аларның астында елгалар агып торалар, аларга анда — теләгән нәрсәләре. Тәкъваларга Аллаһ менә шулай җәза бирә, фәрештәләр тарафыннан пакь килеш вафат ителгәннәргә! Алар: «Сәлам сезгә! Кылганнарыгызга карата җәннәткә керегез!» — дип әйтерләр» (Нәхел, 30–32).

Имам Шәгъби «Кифая» китабында яза: «Рәҗәб аеның беренче өлеше, шәгъбан аеның икенче өлеше, рамазан аеның исә, ахыргы өлеше олы вә фазыйләтле көннәрдер. Шәгъбан аеның «Бәраәт кичәсе»ндә бер ел эчендә булачак вакыйгалар, гомер вә ризык үлчәве кылынуы сәбәпле, бу кичәдә һәрбер мөэмин Аллаһ тәгаләдән яхшы теләкләрне сорап, дога тәкбирләрдә мәшгуль булуы ләзем, чөнки белмимени, төннең ахырында сәхифәләр ябылып Гареш әгъләдә чыгарылганда аның исеме кайсы бәндәләр исемлегендә урын алган?
Шуның өчен догага шик юк: «Дога белән хәтта тәкъдирне дә үзгәртү мөмкин» дигәнгә, гелән дога-истигъфарда булу, Аллаһ тәгаләдән изге ниятләрнең тормышка ашырылуын сорап, тырышлык кирәк, шуның белән «Бәраәт кичәсе» әһәмиятледер», — диде имам Шәгъби.

Элгәре китапларыбызда әйтелә ки: Ваҗиб госелләрдән тыш мөэмингә янә алты мөстәхәб булган госел бар:
1. Кан алдырганнан соң.
2. «Ләйләтүл Кадер» кичәсе өчен.
3. Гарәфәт көне өчен.
4. Ислам динен яңа кабул кылган кеше өчен.
5. Бәләгатькә җиткән сабый өчен.
6. Бәраәт кичәсе өчен.
Әмма башка җирдә җомга көне вә ике гает өчен дә госел кылу сөннәт яки мөстәхәб гамәлләрдән саналган. Имам Газали «Мокашәфәтүл кулүб» дигән китабында китерә ки: «Мөселманнарга җир йөзендә ике көн гает булганы кебек фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Алар исә — кадер һәм бәраәт кичәләре».
Имам Сабуки үзенең тәфсирендә әйтә: «Ләйләтүл бәраәт» андагы сыйфатларга карап төрлечә исемләнә. Мәсәлән, бу кичәне «ләй­ләтүл тәкфир», ягъни бәндәләрнең гөнаһлары кәффәрат кылына ди­гән кичә диелә. Әгәр Аллаһ тәгалә җомга көне бер атна эчендә кылын­ган гөнаһларны кичерсә, «Бәраәт кичә»сендә бер еллык гөнаһларны гафу кыла. «Ләйләтүл кадер» кичәсендә исә, Хак тәгалә мөэмин бәндәләренең бөтен гомердәге кылган гөнаһларын кәффәрат кылып җибәрә.
Янә бер исеме «Ләйләтүл хәят», ягъни хәят кичәсе, чөнки хәдис шәрифтә: «Һәркем Бәраәт кичәсен торгызып, уяуда үткәрсә, аның йөрәге шиксез теректер». Янә бер исеме «Ләйләтүл шәфәгать», ягъни шәфәгать кичәсе, чөнки Рәсүлүллаһ (с.) шәгъбан аеның 13, 14, 15 кичәләрендә Аллаһ тәгаләдән өммәтләрен шәфәгать кылуын сораган вә аның шәфәгатьләренә рөхсәт алынган.

Янә бер исеме «Мәгъфирәт кичәсе», чөнки хәдис шәрифтә әйтелгәнчә, шәгъбанның 15 нче кичәсендә җир йөзендәге бөтен бәндәләренә рәхмәт вә мәгъфирәт карашы белән карар икән.

Янә бер исеме «Ләйләтүл итк», ягъни азатлык кичәсе, чөнки Рәсүлүллаһ (с.) Гаишәгә карап бәраәт кичәсендә күптән-күп гөнаһкәр бәндәләр тәмуг утыннан азат ителүләре турында сөенеч биргән.

Янә бер исем «Кыйсмәт кичәсе», ягъни фәрештәләр бу шәгъбан белән киләсе шәгъбан ае эчендә бирелүче гомер ризыкларны билгеләп өлешләп чыгаралар дигән караш бар.
Хак тәгалә шушы мөбарәк ай фазыйләтләреннән бөтенебезне өлешләгән хәлдә өммәтебезгә сөенеч белән бирелгән бөтен вәгъдәләргә мөшәррәф булуыбызны насыйп кылсын!

 Вәлиулла хәзрәт Якупов, уку-укыту бүлеге мөдире

Башка журналлар

Без – иманлы сәфәрдә

31 гыйнвар 2013 ел 14:38

Шөкер, динебез нык!

31 гыйнвар 2013 ел 14:35

Яратыгыз!

18 гыйнвар 2013 ел 12:57
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы