Коръәнне егет һәм кызлар укый

18 июнь 2012 ел 13:12

Ютазы авылының йөз еллыгы кысаларында авыл мәчетендә Коръән уку буенча бәйге узды.

Ел саен Коръән укулар бәйге формасында уза. Бәйгедә балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша. Быел теләүчеләр яшь чикләүләреннән башка бәйгедә катнаштылар.
 
Коръән-Кәримне укуга түбәндәге таләпләр куелды: Ислам буенча гомуми белемнәр (аның бер бүлекчәсе буларак, монда Коръәнне уку буенча бәйге кертелә), намаз уку һәм мөнәҗәтләр башкару. Шунысын билгеләп узу күңелле, Коръәнне укучы иң яшь катнашучы - дүрт яшьлек Самир Мирхаязов, ул өченче урын яулады. Әмир Раянов үзен сурәләрне күбрәк белүче итеп танытты, ә икенче урынга Сөләйман Шәйбәков лаек булды, үсмерләр - Ютазы авылыннан. 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге үсмерләр арасында Марсель Ситдыйков (Ютазы) иң яхшысы булды, Динар Зәйдуллин (Димтамак) икенче урынны алды, Альтаир Әхмәтшин (Ютазы) - өченче. Ир-атлар арасында ютазылы Илдар Раянов иң яхшы булып танылды, Финат Мирхаязов икенче һәм Эмиль Таҗетдинов (Ютазы) өченче урыннарга лаек булдылар. Фәнис мәдрәсәсе шәкертләре арасында Алмаз Гарипов җиңү яулады, Семен Пак икенче урында булды, Ридван Шарапов - өченче.
 
Хатын-кызлар арасында биш яшьлек Әминә Хәкимова иң яшь катнашучы булды, ә Айсылу Зиннурова җиңү яулады. 12 яшьтән алып 14 яшькә кадәргеләр арасында Регина Габделхакова, Камилә Хәкимова һәм Ләйсән Гәрәйшина беренче-өченче урыннарны яуладылар. 14 яшьтән алып 16 яшькә кадәргеләр категориясендә Айгөл Шәрәпова беренче булды, Альбина Мөхсинова икенче урынны яулады, Диләфрүз Ковракова өченче урынга лаек булды. Өлкән яшьтәге Коръән укучы хатын-кызлар арасында Фәүзия Камаева җиңү яулады, Альбина Шиһапова икенче урынны алды, Наилә Зиннәтуллина өченче урынга лаек булды.
 
Шуны исегезгә төшерәбез, бәйгене Ютазы авылының йөз еллыгын билгеләп узу кысаларында Ютазы мәчете белән берлектә Ютазы казыяте уздырды. Мондый бәйгеләрне уздыру - иманлы кешеләрнең игътибарын Аллаһы Тәгаләнең сүзенә, Коръән-Кәримнең рухи күркәмлегенә җәлеп итүнең нәтиҗәле мөмкинлеге. Мөселманнарның Изге китабын уку артында гади уку гына булмыйча, кешенең, бигрәк тә безнең бәйгечеләр сыман сабыйларның, рухи үсештә булуларын, кеше яшәешен аңлау ятканлыгына ышанасы килә.
 

 


Р. ХӘСӘН

 


Р. ХАСАН,yutazy.ru

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана