“Зәкят” фонды балалар өчен ункөнлек уздыра

01 июнь 2012 ел 16:00

1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне буларак күп кенә илләр тарафыннан билгеләп үтелә. Ислам диненең шушы мәсьәләгә карашына килгәндә, аның мәгънәсе күпкә тирәнрәк. Ул авыру балаларны яклау рәвешендә кабул ителсә тагын да хәерлерәк булыр. Динебездә балаларны яклау нарасый дөньяга аваз салганнан соң ук башлана дисәк тә ялгышмабыз, чөнки Коръәндә: “Ий мөэминнәр! Үзегезне һәм гаиләгезне, ягъни хатыныгызны һәм балаларыгызны җәһәннәм утыннан саклый күрегез”, – дип мөрәҗәгать ителә. “Җәһәннәм утыннан саклау”ның мәгънәсе бик тә тирән, чөнки ул балаларыбызны тәрбия кылганда аларны төрле начар гадәтләрдән һәм гөнаһлардан, төрле әшәкелекләрдән сакларга тырышып үстерүгә барып тоташа. Мөселман кешесе баласын тәрбияләгән вакытта аның тәненә, киеменә генә игътибар бирмичә, беренче булып аның калебен тәрбияли, баланың күңелендә иман булсын, Аллаһны ярату, әти-әнигә тирән ихтирам булсын, дип тәрбияләргә тырыша. Хәзрәти Гомәр (рг) хәлиф булган вакытта аңа әтиле-уллы ике кеше килә дә, әтисе баласы өстеннән хәзрәткә шикаять белдерә башлый: “Я, хәлиф! Балам мине тыңламый, минем белән үзен бик тә тупас, тәкәббер тота, нәрсә эшләп карарга соң?” – дип сорау биргәч, хәзрәти Гомәр (рг): “Малаең белән сөйләшеп алыйм әле”, – ди. Шуннан соң малае белән сөйләшеп ала: “Син, олан, нәрсә өчен әти-әниеңне тыңламыйсың? – ди. – Синең алар алдында бурычларың бар бит”. Малай исә үз чиратында сорау бирә: “Я, хәлиф, – ди. – Ә аларның минем каршыда бурычлары бармы?” Хәзрәти Гомәр: “Бар”, – ди. “Ниндиләр? Санап уза алмассызмы аларны?”, – ди малай. “Әти кеше үзенең баларына яхшы әни сайларга тиеш. Икенчесе – бала тугач аңа күркәм һәм дә мәгънәле исем кушу мәслихәт. Аннан соң Коръәнне укырга өйрәтеп, Коръән тәрбиясе бирергә тиеш”, – дип җавап кайтаргач, бала аңа, үз чиратында, яңа шикаятен белгертә: “Минем әтием мөселман кызына өйләнмәгән (минем әнием мәҗүси – утка табынучы), исемгә килгәндә дә, матур исем бирмәгәннәр – Җүәл – Кара таракан дип кушканнар, Коръән тәрбиясе бирәсе урынга, миңа берни дә бирмәгәннәр, мин Коръәннән бер хәреф тә белмим”, – ди. Шуннан соң хәзрәти Гомәр (рг) малайның әтисенә: “Син балаң өстеңдәге үз бурычларны үтәмәгәнсең, хәзер аннан үзеңә карата нәрсә таләп итмәкче буласың”, – дип җавап бирә.

         Балаларны яклау-саклау турында сөйләшкәнче, иң әүвәл балага нәрсә булса да бирергә кирәк (дөрес, баланың әти-әнисе каршында булган хаклары да бар). Балага изгелек рәвешендә калебенә салырга кирәк, тәрбия биргәннән соң аннан нәрсә булса да көтәргә була. Әти-әнинең, әлбәттә, иң бәхетле мизгелләре шулдыр – кайчан ул баласы турында яхшы сүз-хәбәр ишетә. Әти-әнинең кәефен иң нык боза торган нәрсә – баласы хакында авыр сүз ишетү, шуңа күрә без балаларыбызны әйләнә-тирәбездә булган гөнаһтан, әшәкелекләрдән диндә булган хәлебездә саклау мөһим. 1 июньдә генә түгел, һәр көн, һәр сәгать мөселман кешесе бу хакта уйланырга тиешле. Балаларыбыз өчен барыбыз да Аллаһ каршында җавап тотачакбыз.

         “Зәкят” хәйрия фонды 1-10 июнь көннәрендә – Балаларны халыкара яклау көне кысаларында ункөнлек уздырачак. Безнең фондка мөрәҗәгать итүчеләр арасында авыру, инвалид балалар да шактый. Ул балаларны дәвалау өчен йөзәр мең, хәтта миллионлаган сум чыгымнар таләп ителә. Күрәсең, безнең әле моңа көчебез җитеп бетми. Шунлыктан, без кечкенә адымнар белән, пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйткәнчә: “Аллаһ каршында иң сөекле гамәл – аз булса да дәвамлы булган гамәл” дигәненә тугры калып, без шундый инвалид балаларның хәлләре аз гына булса да җиңеләйсен, балалар бераз сөенсен, күп балалы гаиләләр ярдәм алсын дип, әлхәмделилләһ, көндәлек эшебезне алып барабыз. 1 июнь уңае белән узачак ункөнлектә хәлләре авыр булган балаларга һәм акчалата, һәм ризыклата ярдәм кабул итүне оештырачакбыз. Финанс ярдәме күрсәтергә теләүчеләр акчаларын безнең фондка түбәндәге реквизитлар аша юллый ала:

Расчетные счета:

ИНН/КПП 1655068682 / 165501001

ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012

Р/с: 40703810400020000071 в ОАО «Ак Барс» банк г. Казань, ул. Декабристов, д. 1.

К/с: 30101810000000000805

БИК: 049205805

Назначение платежа: благотворительность (указать обязательно!)

Адрес: 420111 Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Телефоннар: +7 (843) 236-46-32, 264-60-08.

Электрон почта: fondzakyat@yandex.ru.

Фондның сайты: www.закят.рф.

Рөстәм хәзрәт ЯСӘВИЕВ,

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе   

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

KAZANSUMMIT: Мөселман булмаганнар да хәләл продукциягә өстенлек бирә

“Хәләл” сүзен без күп очракта азык-төлеккә карата гына кулланабыз. Әмма соңгы елларда хәләл...

20 май 2016 ел 12:55

Татарстан мөфтие ветераннар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. “Туган...

10 май 2016 ел 11:15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана