Юк-бар уйлардан котылыйм дисәң... (ПСИХОЛОГ КИҢӘШЕ)

25 май 2012 ел 13:50

«Дин вә мәгыйшәт» газетасының 11 май санында (№ 19) «Вәсвәсә уйлардан арына алмыйм...» исеме астында укучыбызның соравына Татарстанның көнчыгыш төбәге казые Рафикъ хәзрәт Миңнәхмәтов тарафыннан җавап бирелгән иде. Әлеге мәсьәләгә карата ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, психология фәннәре кандидаты Камил Насыйбуллинның да фикерен белергә булдык:  

– Иң элек, сез вәсвәсә уйларга карата гомуми карашыгызны үзгәртергә тиеш. Иң мөһиме – алардан курыкмый башларга кирәк, чөнки нәкъ менә курку сезнең белән идарә итәргә мөмкинлек тудыра да инде. Кешенең башы  шулай «көйләнгән»: ул һәрвакыт уйлануда. Сезгә нинди дә булса берәр әйбер турында уйламаска кушсалар да, сез барыбер уйларыгызны уйламавыгыз турында уйлаячаксыз (тавтология өчен гафу үтенәм). Кешенең танып белү процессларының (сизү, кабул итү, хәтердә тоту, фикер йөртү һәм күзаллау) игътибардан башка мөмкин булмавын истә тотарга кирәк, игътибарлылык аларны озатып бара һәм ул аларның кайсысы сезнең аңыгызда өстенлек итүе өчен җавап бирә. Эш шунда: дога кылучы кеше игътибарын шушы процессны үтәүгә юнәлтә, аның башында башка уйларга урын калмый.

Бу мисалдан шуны аңларга кирәк: сезне җәфалаучы уйларны контрольгә алырга мөмкин. Игътибарыгызны тупларга өйрәнегез. Моның өчен теләсә нинди текст язылган бер битне алып, үз алдыгызга, мәсәлән, «и» хәрефләрен сызып ташларга, «а» хәрефләренең асларына сызарга дигән максат куегыз.

Тора бара бу күнегүне, шулар янына хәрефләр өстәп яки алдан уйланганнарын түгәрәк эченә алып, тагын да катлауландырырга була. Бу гап-гади «эш»не башкару өчен үзегезгә көн саен ярты сәгать вакыт бүлеп куйсагыз, сез игътибарлылыгызны арттыра алачаксыз һәм бу дога кылганда зиһенегезнең бер урынга тупланып торуына китерәчәк. Интернетта Б. Бурдон тестын (Корректурная проба Бурдона) эзләп тапсагыз, ул сезгә игътибарыгызны арттыру өчен зур ярдәмлек булып хезмәт итәчәк.

Вәсвәсә уйлар белән көрәштә икенче ысул – аларны тулы контроль астына алу. Сезнең моңа охшаш уйлардан качарга омтылуыгыз бернинди нәтиҗәгә китермәячәген аңлау мәслихәт. Бу илебезнең мәшһүр психологы Б.В. Зейгарник тасвирлаган һәм аның исеме белән аталган йогынты (эффект) хисабына барлыкка килә.

Бу төр йогынтының төп асылы шунда: һәр тәмамланмаган эш, шул исәптән уйлар да, ахыргы нокта куелганчыга кадәр кешенең исеннән чыкмаячак. Шулай итеп, сезгә үз уйларыгызны курыкмыйча анализлый башларга кирәк. Сезне борчый торган теләсә нинди бер фикергә «ябышыгыз» да, шуның турында ныклап уйлый башлагыз. Башта бу куркыныч булып тоелырга мөмкин, чөнки сезнең әхлак принципларыгыз аларны кабул итми, дөресрәге, моны күңелегездән кысрыклап чыгара.

Иң мөһиме – курыкмаска кирәк, чөнки башка төрле уйлар килергә мөмкин. Шунысын да истә тотыгыз: сез нинди генә уйларга иярсәгез дә, тыелган гамәлләр башкармыйсыз бит. Шундый уйларның берсен «тотып» анализлый башлауга ук, сез аның көчен югалта баруын тоячаксыз.

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана