Аллага шөкер, без кечкенә дөньябызны чикли торган пыяла савыт эчендә яшәмибез. Телибезме шуны, юкмы, барыбер тормыштагы һәр адымыбыз үзебезне урап алган чынбарлыкка, башкаларга таба юнәлгән. Баланың, өлкән кешенең һәм башкаларның үзенә хас аралашу мохите бар. Ләкин шунысы игътибарны җәлеп итә, ничә яшьтә булуына карамастан барыбызга бер үзенчәлек хас - без тирә-юнь белән мөнәсәбәтләрне белемгә, мәдәни-әхлакый күзаллауларга таянып корабыз. Әйтик, сабый бала нидер эшләгәнче ата-анасына карый, алардан рөхсәт сорый. Аңар әти-әни фикере нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен тәгаенләргә булыша. Өлкән яшьтәгеләр исә харам белән хәләл төшенчәләрен үз намусларына мөрәҗәгать итеп аера ала.
Коръән һәм иҗтимагый тормыш
02 май 2012 ел 21:09
Мөселманнар голәмәсенең торышы, ныклыгы, камиллеге аерым һәр мөселманның тәрбиясе ислам өйрәткәннәргә ни дәрәҗәдә туры килүгә карый. Берсүзсез, бу мәсьәләдә иң зур әһәмияткә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләрне туры юлга бастыру, тәрбияләү, үгет-нәсихәт бирү максатыннан җибәрелгән Изге Коръән ия.
Коръәндә язылганнар барлык мөселманнар өчен дә диелгән, берәү дә Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәүдә искәрмә булып тормый. Аллаһы Тәгалә - безгә бөтен нәрсәдә юл күрсәтүче. Кеше өчен Коръәннән дә яхшырак нәсихәт бирүче кулланма юк.
Шул ук вакытта Изге китапта мәҗбүри итеп куелганнар догалар укуга кагылышлы гына түгел, тагын кешенең Аллаһы Тәгалә белән шәхси "әңгәмәсенә" генә бәйле түгел. Исламда иҗтимагый мөнәсәбәтләргә дә шактый зур роль бирелгән. Бу үзенчәлек һәр Аллаһка ышанучыны иҗтимагый тормышның бер өлеше итеп карарга этәрә. Шул сәбәпле мөселманнарның иҗтимагый активлыгы ул, шулай ук изге гамәлләр, яхшы эшләр аша җәннәткә бер юл буларак күзаллана. Мондый юлдан баш тартырга кирәкми. "Тәхкыйк иман китереп яхшы эшләрне эшләп изге гамәлләрне кылган кешеләргә, асларыннан елгалар ага торган җәннәтләр, бу исә олугъ изге теләккә ирешүдер" ("Каланча" сүрәсе, 11 аят) диелгән Коръәндә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват һәм матбугат бүлеге
Башка журналлар
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Хатын-кыз эчсә, нәтиҗәсе күпкә аянычрак»
Узган елны республикада аракы эчеп үлүчеләрнең саны 356га җиткән. Әле бу үлүчеләр генә, хәмер эчү...
29 гыйнвар 2016 ел 13:03
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Ел саен халыкның игътибарын билгеле бер темага юнәлтәбез
25 гыйнвар 2016 ел 17:57
Борындыкта – бәйрәм
Кайбыч районының Борындык авылында бу атнада бик истәлекле вакыйга булды. 120 еллык тарихка ия Таш...
22 гыйнвар 2016 ел 17:11
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы