Без һәрвакыт сайлау алдында

12 декабрь 2011 ел 10:50

Күптән түгел генә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар узды. Бу сайлаулар халыкның хөкүмәткә карашының бертөрле булмавын һәм үз киләчәге өчен кайгыртуын күрсәтте. Кешеләрнең яхшы тормышка омтылуы аңлашыла, шуңа да Аллаһы Тәгалә аларга яхшыны-яхшылыкны сайлап алу мөмкинлеген биргән. Билгеле булганча, байлыкка рөхсәт ителгән юллар белән омтылганда гына, мөселманнар өчен игелек була.

Коръәни-Кәримдә болай диелгән: “Ий мөэминнәр! Үзара малларыгызны хыянәт, золым юллар белән ашамагыз, мәгәр риза булышканыгыз хәлдә сәүдә белән кәсеп итеп ашагыз. Янә үз-үзегезне яки дин кардәшләрегезне үтермәгез. Дөреслектә, Аллаһ сезнең өчен рәхимле булды”. (“Ниса (Хатыннар)” сүрәсе, 29 нчы аять). Бу кешенең иң яхшы нәрсәләрне сайлап алганда гына исәпләнә торган төп билгесе. Ләкин сайларга кирәк булган нәрсәләр турында белем булмаган очракта сайлау кыенлаша. Бу бигрәк тә хәзерге вакытта ачык күренә. Кешеләр үз хокукларын белми, тормышта күп кенә нәрсәләр аларның үз хокукларына бәйле булганлыгын аңламый. Белеме сай кешеләр белән идарә итү җиңел. Шуңа да дөрес сайлау өчен кешегә ГЫЙЛЕМ кирәк. Ә бу инде кешедән тырышлык, максатчанлык, бүтәннәргә һәм үзеңә карата ихтирамлы булуны таләп итә. Чөнки барлык хокуклар да җәмгыять алдындагы бурычлар белән тыгыз бәйләнештә тора. Әгәр дә син, балаңны яхшы, “престиж”лы мәктәптә укытасың килеп, ришвәт бирсәң, андый мөмкинчелеге булмаган башка бала синең аркада ул мәктәптә укый алмаячак. Бу – гаделсезлек һәм башкаларның хокукларын бозу була да инде. Моннан чыгып, үзең өчен яхшы нәрсәне сайлау – башка кешеләр өчен дә яхшылык теләү ул, дип әйтергә була.

Мөселман кешесе үзенең төп юлын сайлагандыр инде. Ул ислам динен кабул иткән, әхлаклылык һәм әдәп юлын, Аллаһы Тәгаләнең  бу һәм киләчәк тормышта чиксез рәхмәтенә өмет итеп, Аңа илтә торган юлны сайлаган. Бу максатына илтә торган юлда кеше яхшылык яки начарлык, бурыч яки теләк арасында сайлап алу кирәклеге белән очраша. Нәкъ менә шунда ислам дине өйрәткән әхлаклылык кыйммәтләре, ышаныч-теләкләре кулланыла да инде.

Илебездә булып үткән сайлауларга килгәндә (кемгә генә тавыш бирсәк тә), сайлаучылар үзләренә хәерле тормыш тели. Бу ният барлык дин кардәшләребезгә, ватандашларыбызга да ирешеп, безне берләштерүче максат булып торса иде.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана