Утыз ике йортлык авылда мәчет ачылды

02 ноябрь 2011 ел 12:37

2011 елның 29 октябрендә Апас районының Кече Бакырчы авылында мәчет ачылды.

Мәртәбәле вакыйгада ТР мөселманнары Диния нәзаратенең гомуми бүлек җитәкчесе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллин, Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һ.б. кунаклар катнашты.   

Изге эшне абыйлы-энеле Рамил һәм Радик Сибгатуллиннар башкарып чыккан.  Егетләр үзләре дә, әтиләре Фәтхелислам әфәнде дә шушы Кече Бакырчы авылында туган. Гаилә әгъзалары хәзерге вакытта монда яшәмәсәләр дә, аларга туган авыллары бик тә якын: Ураза һәм Корбан гаетләренә дә авылга кайталар. Бер кайтуларында Аллаһ ризалыгы өчен  җомга намазларына, дини бәйрәмнәребезгә җыелырга уңайлы булсын өчен мәчет салу эшенә тотынган булалар. “Авырлыклар булды, әлбәттә”, – ди егетләр. Ләкин халкыбызда: “Ил тотынса тау күчерер”, дигән мәкаль бар бит. “Шушы мәчет төзелешендә хезмәт куйган, үзләренең киңәшләре белән булышкан кешеләрне атап, аларга олы рәхмәтемне җиткерәсем килә”, – ди Рамил. Иң беренче чиратта, бу изге эштә үз фатихасын биргән район башлыгы Рәшит Нәҗип улын атый ул. Шулай ук ул ихтирам белән мәчетнең нигез ташын салудан башлап аның ачылышына кадәр булышкан Гыйсьмәтуллиннар гаиләсен (Фиргать абый, уллары Алмаз белән Ленар) искә ала.

“Фундамент салу өчен Сәлахов Мәхмүт абыйның, аның улы Айратның көче күп керде. Шулай ук мәчет күршесе Фирдүс абый белән Фирая апага да зур рәхмәтләр белдерәсе килә”, – диде Сибгатуллиннар. Рәхимов Азат һәм Әмирханов Азат, Миңгәрәев Камил абый үзенең кызлары Гөлназ, Энҗе белән мәчет төзелешенә зур өлеш керткән. Төзүчеләр бригадасы – Сираҗиев Рәис, Галимов Азат, Нәсыйхов Рим, Камалов Рамил, Гыймранов Илдус, Сираҗиев Динар һ.б. бик тырышып эшләгән. Яшь егетләр – Яльчибаев Әлфәт һәм Мөхәммәтҗанов Азат таштан сукмак җәяргә үз теләкләрен белдергән. Авыл халкы мәчет төзүдә катнашкан эшчеләрне тәмле ризыклары белән чиратлашып сыйлады. Мәчет ачылышыннан соң бәйрәм ашы булды. Самоварлар кайнап торды, пылаулар һәм башка ризыклар белән килгән кунаклар, авыл халкы сыйланды.

Мәчет ачылышы тантанасында Коръән укылды, гыйбрәтле сүзләр сөйләнде. Ильяс хәзрәт Җиһаншин бертуган Сибгатуллиннарга Диния нәзарәтенең рәхмәт хатларын, мәчеткә бүләкләрен тапшырды. Район хакимияте башлыгы, бүтән авыл имамнары да килүдән файдаланып, кышка кергәнче зиратларда өмә үткәрик, дип мөрәҗәгать итте. Җыелган халык әлеге тәкъдимне хуплады. Җыен ахырында яңа мәчеткә “Фәтхелислам” мәчете дип исем бирелде. Мәчеткә имам итеп Фәрит хәзрәт билгеләнде.     

Зөлфәт МИНГАЛИЕВ.

Автор фотолары

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана