Һаман алга

01 ноябрь 2011 ел 08:59

5 ноябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең Мирный микрорайонында тантаналы рәвештә мәчет ачылачак. Шәһәргә керү өлешендә урнашкан әлеге ике манаралы мәчетне Корбан бәйрәменә төзеп өлгерттеләр. “Мәчет ачылышына зур-зур кунакларны – ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизне, шәһәр хакимияте вәкилләрен, төрле предприятие җитәкчеләрен чакырдык”, – диде Яшел үзән шәһәре һәм Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.

– Элеккеге балалар бакчасы бинасында мәдрәсәбез эшләп килә. Яшел Үзән шәһәрендәге әлеге уку йорты үз эшен өч еллык укыту программасы нигезендә алып бара. Бу – башлангыч дини белем бирүче уку йорты. 1998 елда хәрабә хәлендә бирелгән бинаның кайбер өлешләрен төзекләндереп, шул ук елдан үз эшчәнлегебезне алып бара башладык. Мөхтәсибәтебез дә шунда урнашкан. “Таң” исемле газетабыз нәшер ителә. Бүгенге көндә мәдрәсәбездә өч йөз иллеләп кеше укый. Дин гыйлеме алырга теләүчеләр атна уртасында да, шимбә-якшәмбе дә килә, алар биредә яшәп укымый; араларында мәктәп балалары да бар, яшь буенча бернинди чикләүләр куелмаган. Теләкләре генә булсын. Укучылар алга таба белемнәрен югарырак дини уку йортларында дәвам иттерергә теләсә, характеристика һәм юллама бирәчәкбез, ул шәкертнең белем дәрәҗәсен күрсәтү өчен хезмәт итә, – дип аңлатма бирде Г.Зиннәтуллин.

Көзге каникул вакытында балалар өчен лагерь оештырдык. Аларны ашатып-эчертеп, ял вакытларында белем алу өчен шартлар тудырабыз. Лагерь мәдрәсә бинасында уза. “Иртәнге сәгать тугыздан алып 15.00 сәгатькә кадәр балалар лагерьда. Әлеге бер атналык лагерьда балаларга укудан тыш, уеннар да каралган, – диде Габделхәмит хәзрәт. – Лагерьга унбишләп мәктәп баласы килде. Егетләр белән кызлар аерым-аерым төркемнәрдә шөгыльләнә”.

Кышкы каникулда да лагерь оештырырга да уйлыйлар. Һәр каникул саен лагерь үткәрү биредә традициягә кергән.

– Авылларыбызда тормыш тәҗрибәсен алган, өлкән яшьтәге имамнар хезмәт итә. Олы Ачасыр авылында Габбас хәзрәт имам булудан тыш, остазлык та итә. Ул мәчеттә уку-укыту өчен җавап бирә. Аның җитәкчелегендә егерме бишләп бала дәрес ала. Һәр ел саен апрель аенда Коръән уку буенча бәйгеләр үткәрәбез, шул Олы Ачасыр авылыннан әлеге ярышларда шактый бала катнаша.

Мондый бәйге апрельнең соңгы дистәсеннән соң туры килгән пәнҗешәмбегә билгеләнә икән.     

P.S.: үткән сентябрьдә Яшел Үзән шәһәрендә тагын бер күркәм вакыйга булган. Шәһәрнең корабльләр төзүче Горький заводы территориясендә һәм аның карамагындагы янгын сүндерү частендә тантаналы рәвештә берьюлы ике бина – мәчет һәм православие храмы ачылган.

 

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана