Тизрәк намазга басасы иде...

10 октябрь 2011 ел 14:25

Мин мөселманнар яшәгән җирлектә торам, әти-әнием – дин тотучы мөэмин-мөселман (алар намазларын калдырмый, зәкәтне дә вакытында биреп бара). Ләкин нигәдер мин әлегә кадәр намазга баса алмыйм, миңа нәрсәдер комачаулый сыман. Әти-әнием мине намаз укырга мәҗбүр итә димәс идем, алар: “Вакыты җиткәч, үзең килерсең”, – ди... Дөнья тормышы минем өчен мәгънәсен югалта башлады кебек тоела. Зинһар өчен, киңәш бирсәгез иде, миңа нишләргә?..

Дин белгече киңәше:

– Намазга никадәр иртәрәк бассагыз, шулкадәр хәерлерәк булыр. Аннан соң күңелегезгә җиңеллек килгәнен үзегез дә сизә башларсыз. Изге гамәлләр кылу өчен кешенең нәфсе ирек бирми, шуңа күрә дә үз нәфсең белән көрәшергә кирәк. Хак Тәгалә үзенең фарыз гамәлләрен үтәгәннәргә савап язылачагын һәм Ул кушканча яшәмәгәннәргә җәза биреләчәген вәгъдә итә. Вәгазьләр тыңлап, дини өйрәтмәләр уку-өйрәнү белән мәшгуль булсагыз, намазга басу теләгегез көчәер; ихтыяр көче булдырып, туры юлны табарсыз. Намаз укымау һәм аны калдыру – олы гөнаһларның берсе, ул адәм баласын кяферлеккә алып килергә мөмкин. Әгәр дә кеше мөэмин-мөселман дәрәҗәсенә ирешә алмыйча дөнья белән хушлашса, ул җәһәннәмгә эләгәчәк. Аллаһы Тәгалә сезне тыйганнарыннан тыеп, тиз арада дөрес, тугры юлга басарга ярдәм итсә иде!..

Психолог фикере:

– Гадәттә, курку хисе кешегә ниндидер эш-гамәлләрне башлап җибәрергә ирек бирми. Бәлки, сез намаз укый башлаганнан соң аны ташлармын, дип шүрлисездер? Бу очракта курку урынсыз, киләчәктә нәрсә буласын бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Шайтан коткысына бирелмәгез. Курку-ялкаулыкларыгызны җиңеп, мөселманнарга фарыз итеп билгеләнгән гамәлләрне аз-азлап үти башлагыз. Шул рәвешле, Аллаһка якынайганнан-якыная барырсыз. Кеше еш кына рухи киеренкелек аркасында үзенә кирәгеннән артык йөк ала һәм шуңа күрә дә аның эш-гамәлләре дәвамлы булып бармаска мөмкин.

Җавап islam.ru сайтыннан алынды

Башка журналлар

Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел...

11 июль 2016 ел 11:32

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана