Дини яшьләр КФУ ректоры Гафуровтан намаз бүлмәләре сорый

20 сентябрь 2011 ел 10:17

Татарстанның дини яшьләре КФУ ректоры Илшат Гафуровтан университетта намаз бүлмәләрен булдыруны сорыйлар. Алар бу хакта ректорга рәсми мөрәҗәгать юллаган. Хатка яшьләр исеменнән РИУ мөгаллиме М. Сәлахов һәм Казан рухи семинариясе укытучысы А. Хохлов кул куйган.

ТР Диния нәзарәте тараткан әлеге хатта мондый юллар бар: «Без сезнең игътибарны дини яшьләр проблемасына юнәлтергә телибез. Бу проблема югары уку йортларында намаз уку бүлмәләре булмавына кагыла. Билгеле, мөселманнар көнгә биш тапкыр намаз укый. Ләкин институтларда, университетларда намаз уку өчен тиешле шартлар юк. Шул сәбәпле студентлар укуларын бүлеп, якындагы мәчеткә барырга яки җыештыручылар һәм сакчылар белән сөйләшеп, пычрак ярымподвал урыннарда  намаз укырга мәҗбүр була».

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, әлеге мәсьәлә христиан яшьләре өчен дә актуаль. Билгеле булганча, 1917 елгы революциягә кадәр Казан университеты җирлегендә православ чиркәве булган. Студентлар укуларыннан аерылмыйча бирегә килә алганнар. Бүген исә аларның мондый мөмкинлеге юк.

2013 Казанда халыкара Универсиада узачак, анда төрле дин тоткан йөзләгән делегат килүе көтелә. Үз вакытында гыйбадәт кылу мәсьәләсе алар өчен дә актуаль булачак, дип искә төшерәләр хатның авторлары.

Аларның фикеренчә, югары уку йортларында намаз бүлмәләренең булуы бер яктан республиканың халыкара авторитетына китерсә, икенче яктан дин тотучы яшьләргә уңай шартларда уку мөмкинлеге бирәчәк.

Татар заманы

Башка журналлар

Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел...

11 июль 2016 ел 11:32

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана