Казанда татар телен түләүсез өйрәнеп булачак

19 сентябрь 2011 ел 10:30

Тиздән Казанда татар телен өйрәнү буенча түләүсез курслар башланып китәчәк. Анда татар телен, Татарстан һәм татар халкы тарихын, шулай ук, ислам дине нигезләрен тирәнтенрәк өйрәнергә теләгән һәркем чакырыла. Дәресләргә йөрүчеләр гарәп телендә язылган Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре нигезендә укырга да өйрәнәчәк. 

Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән Россия ислам университеты оештыра.

Курслар февраль аеннан эшли башлар, дип көтелә. Ул өч айга исәпләнелгән. Дәресләр кичке алтыда сишәмбе, чәршәмбе, шимбә көннәрендә Россия ислам университетында (Газовая ур., 19 нчы йорт) үткәреләчәк. Курслар буенча оештыру җыелышы исә РИУ бинасында 1 октябрь көнне кичке сәгать алтыда булачак. Белешмәләр өчен телефон: 89503200935.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, курсларга теләгән  һәр кеше языла ала, программага фильмнар карау, чәй эчүләр кертелгән. Уку түләүсез. 

"Дин вә мәйгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

KAZANSUMMIT: Мөселман булмаганнар да хәләл продукциягә өстенлек бирә

“Хәләл” сүзен без күп очракта азык-төлеккә карата гына кулланабыз. Әмма соңгы елларда хәләл...

20 май 2016 ел 12:55

Татарстан мөфтие ветераннар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. “Туган...

10 май 2016 ел 11:15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана