Бер генә дин дә террорчылык белән янәшә була алмый!

09 сентябрь 2011 ел 15:25

Беслан фаҗигасе безнең илебез тарихына гына түгел, дөнья тарихына да иң явыз, иң мәкерле терактларның берсе булып кереп калды. Җиде ел вакыт узды, ләкин күңелдәге яралар һаман да төзәлми. Бу фаҗигале көннәрдә тоткын булып алынган 1100 кешенең, аларның якыннары, туганнарының халәтен күз алдына да китереп булмый. Балаларының үле гәүдәләре янында үкси-үкси елаган аналар образын Россия беркайчан да онытмаячак.

Бу терактның кешелексезлеге турында күп язылды-сөйләнде. Балаларның Белем бәйрәмен кан, күз яше белән чылатучыларны, чабып, качып баручы сабыйларга арттан атучыларны ерткычлар дип кенә атап була. Бу – дөнья тарихында тиңе булмаган ерткычлык һәм бу көннәрне искә төшергәч әле дә күңел тетрәнә.

Ләкин бу ерткычлар тагын бер явызлык эшләде… Аллаһы Тәгаләгә каршы, миллиардтан артык булган һәрбер мөселманга каршы иде бу теракт – алар үзләренең ерткычлыкларында ислам сүзен катыштырырга җөрьәт иттеләр. Бу – безнең җәмгыятьне бүлгәләү, илебездәге төрле дин һәм милләт кешеләрен каршы кую, гасырлар буе тыныч-тату яшәгән халыкларны аеру өчен эшләнде. Аллаһнын саф дине, пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) васыяте, дөнья цивилизациясенең бөек гуманистлары булган Җәләлетдин Руми, Ганҗәви Низами, Галишер Нәваи, Кол Галиләрнең дине турында  бу ерткычлар авызыннан сүз ишетү барлык мөселманнарның күңелен рәнҗетте, йөрәкләрдә авыр йөк булып калды.

Җиде ел узгач, без инде ышаныч белән әйтә алабыз: бу – мөселманнарга карата юнәлдерелгән теракт иде! Ислам динен бетерергә, жәмгыятьтә безне изгойлар итеп күрергә теләделәр. Ләкин Аллаһның рәхмәте белән алар бу максатларына ирешә алмады, Россия җәмгыяте бу сынауны үтте,  теракт кылучыларны динсез, милләтсез ерткычлар дип әйтергә үзебездә көч таптык. Безнең илебездә меңләгән халыклар, дистәләгән дин вәкилләре тату, дустанә мөнәсәбәттә яши, кемнәргәдер бу, әлбәттә, ошамый. Халыклар, диннәр арасында да төрле чорлар булган, ләкин беркайчан да гөнаһсыз сабыйлар ут эчендә калмаган. Без, мөселман яшьләре, бу ерткычларның ислам диненә һәм, гомумән, кеше дип аталырга хокуклары юк, дип белдерәбез! Без ата-бабаларыбыз кебек илебезгә хезмәт итеп тыныч тормышта яшәргә телибез! Террорчылыкка, халыкара, динара нәфрәткә безнең арада урын юк! Бер генә дин дә террорчылык белән янәшә була алмый! Динне, милләтне террорчылыкта гаепләү билгеле бер максаттан  чыгып эшләнә. Бу максатның чынга ашуына, җәмгыятьтә динара низагларга юл куймау безнең максатыбыз!

Айнур СОЛТАНОВ,

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең

яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе

 

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Хатын-кыз эчсә, нәтиҗәсе күпкә аянычрак»

Узган елны республикада аракы эчеп үлүчеләрнең саны 356га җиткән. Әле бу үлүчеләр генә, хәмер эчү...

29 гыйнвар 2016 ел 13:03

Борындыкта – бәйрәм

Кайбыч районының Борындык авылында бу атнада бик истәлекле вакыйга булды. 120 еллык тарихка ия Таш...

22 гыйнвар 2016 ел 17:11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана