КАБУЛ КЫЛЫНГАН ХАҖ ӨЧЕН БҮЛӘК – БАРЫ ҖӘННӘТ

02 октябрь 2014 ел 14:51

Шушы көннәрдә Татарстан мөселманнары хаҗ гыйбадәтен кылу өчен ерак юлга кузгалырга тора. Хаҗ кылуның хәзер бер кыенлыгы да юк шикелле – очкычка утырасың да берничә сәгатьтән Җиддә шәһәренә барып төшәсең. Аннары автобус сине Мәккәдәге кунакханәгә илтеп куя. Анда яшәү, ашау яклары, медицина хезмәте күрсәтү – бары да алдан хәстәрләп куелган.

“Шулаен шулай да ул, - ди миңа бер танышым, - ә менә берәр йоласын дөрес үтәмәсәң, “штраф түлисе” икән бит анда, юкса хаҗың кабул булмый, ди. Акчам бар дип, әзерләнмичә генә чыгып китә торган җир түгел ул”. Чыннан да, хаҗиларны ничек әзерлиләр икән, дип кызыксыну мине Казанның Солтан мәчетендә “ДУМ РТ ХАДЖ” уздыра торган курсларга алып килде.

Беренче дәрес булгангамы, мәчет шыгрым тулы – алма төшәрлек тә урын юк. Хәтта Казанга якын авыл районнарыннан да килгәннәр. Дәресне Мәдинә мәчете имамы Абдулла хәзрәт ГАЛИЕВ алып барды. Ул иң әүвәл, һәр дәрескә килергә, бер-береңне бүлдермәскә, сорауларны дәрес азагында бирергә, дигән таләпләрен әйтеп, кулына хәдисләр җыентыгын алды:

- ”Кем Аллаһ өчен хаҗ кылса, хаҗ вакытында фәхеш сүз сөйләмәсә, гөнаһ эш эшләмәсә, хаҗдан анасыннан туган кебек пакь булып әйләнеп кайтыр”. Мөмкинлеге булган һәр мөселманга хаҗга бару фарыз. Без анда зәмзәм суына, я булмаса туганнарыбызга бүләк җыярга бармыйбыз, ә Аллаһ ризалыгы өчен барабыз. Хәдистә: “Өммәтемнең урта сыйныфы хаҗга сәүдә нияте белән, галимнәре шөһрәт өчен, фәкыйрьләр теләнер өчен бара”, - диелә. Бу гамәлләр дә күренә башлады инде.

Ни өчен Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәллам Мәккәгә барып яшәргә киңәш итмәгән? Хаҗ кылгач, гөнаһка керешкәнче, саф-пакь килеш тизрәк Мәдинәгә күчәбез, чөнки анда кылган гөнаһ та 700 тапкыр арттырып языла. Кызганычка, кайберәүләрнең бу халәте Җиддәгә җиткәндә беткән була шул. Калеб чисталыгын сакларга тырышырга кирәк. Кыенлык килеп чыкса, Аллаһның тәрбиясе итеп кабул итегез, без бит анда рәхәтлек эзләп бармыйбыз. Фәхеш сүзләр сөйләшмәгез, гайбәт, ялган, яманлау шуңа керә. Хәтта кыска буйлы дип әйтү дә гайбәттән китәргә мөмкин. Буш, кирәкмәгән сүзләр сөйләүдән сакланыгыз, кирәклесен генә сөйләгез. Бер-берегез белән яхшы мөгамәләдә булыгыз, сабыр итегез. Күпме акча түләп барган хаҗыгыз экскурсия генә булып калмасын.

Җәһәннәм утыннан Гарәфә көнендә ураза аена, башка кичәләргә, бәйрәмнәргә караганда да күбрәк кеше азат ителә; адәм баласына үлү өчен иң хәерле вакыт рамазаннан соң яки хаҗдан соң, диелә хәдисләрдә. Чөнки без хаҗга гөнаһ капчыкларыбызны төяп барабыз, хаҗыбыз кабул булганда, иншә Аллаһ, анадан туган гөнаһсыз сабый кебек калабыз.

Безнең өчен иң уңае – тәмәттегъ хаҗы, ягъни гомрә белән хаҗны бер-бер артлы үтәү. Гомрә - хәленнән килгән кеше өчен сөннәт санала. Гомрәнең ике фарызы бар: ихрам һәм Кәгъбә тирәли таваф кылу. Ваҗибы да икәү: сәгъи кылу (Сафа белән Мәрва таучыклары арасын 7 тапкыр әйләнү) һәм чәч алдыру яки кыскарту. Булачак хаҗи өйдән госелле килеш чыгып китеп, аэропортта ук ихрамга керә (ихрам – ике тукыма кисәгеннән гыйбарәт, ул ирләр өчен генә, хатын-кызлар җете төстә булмаган күлмәк кия). Очкычта вакыт-вакыт ләббәйкә, тәһлил, тәкбир әйтеп барабыз. Хатын-кызларның тавышлары да гаурәт, алар пышылдап кына укый. Мәккәгә кергәндә аерым дога укыла. Барып җитеп кунакханәләргә урнашкач, сезне Әл-Хәрам мәчетенә алып барырлар.

Кәгъбәтулла тирәли ничек таваф кылырга, нинди дога укырга, аның бер почмагында урнаштырылган кара ташны ничек сыпырырга, 2 рәкәгать таваф намазын кайда ни рәвешле башкарырга, анда нинди дога укырга – хәзрәт, Кәгъбәтулла макеты янына басып, булачак хаҗиларга барысын да бәйнә-бәйнә аңлатты.

- Кәгъбәтулланы 7 тапкыр әйләнү бер таваф була. Таваф вакытында күз яше елга булып агып тора, бәндәнең күңеле әнә шулай йомшара анда. Бу дога кабул була торган урын, һаман дога укып йөрегез. Бик түбәнчелек белән укыгыз, тәкәбберләнергә һич ярамый. Шундый хәл булды: тәкәбберләнеп йөргән бер хаҗины беренче әйләнештә үк инсульт бәрә язды. “Сарык асрагыз, сарыкта бәрәкәт бар”, - дигән хәдисне хәтерлисезме? Әнә шул сарык кебек йөрегез. Сәгъи кылганда Сафа таучыгыннан Мәрвага догасын укып барасыз (ирләр йөгергән кебек бара). Кәгъбәтулланы тәваф кылганда да 3 әйләнешендә йөгеребрәк барабыз. Моның тарихы бар: Мәккә мөшрикләре мөселманнарны кысалар, тегеләр бик хәлсезләнәләр икән. Шунда Пәйгамбәребез (с.г.в.) көчлерәк икәнлегегезне күрсәтеп барыгыз, ди. Ә эчтән барыбер түбәнчелекле кыяфәттә йөрегез.

Икенче ваҗиб гамәл - чәч алдыру. Чәч алдырмаган кеше ихрамнан чыкмаган була (шул килеш тиешсез эш эшләсә –әйтик, берәрсенең чәчен алса – “штраф”, ягъни кәффарәт түли), хатын-кызлар, ким дигәндә, бер бармак буыны озынлыгында, ирләр чәчләренең чирек өлешен алдыра. Гомрә хаҗының фарызлары үтәлеп ваҗиблары үтәлмәсә дә – “штраф”. Тәмәттегъ хаҗының бер өлеше булган гомрә хаҗы шуның белән тәмамлана.

Гомрә хаҗыннан соң олы хаҗга кадәр дини урыннарга барып, манзара кылып йөрергә була. Бу урыннар - Ибраһим галәйһиссәлам, Һаҗәр анабыз, Исмәгыйль галәйһиссәлам, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үә сәллам, Хәдичә радияллаһу ганһә белән бәйле, әнә сезгә нинди бәхет тәтеде. Сираны укып, әзерлекле булып барыгыз. Ихлас күңелдән дога кылыгыз. 2-3 атна вакыт бик тиз үтә, минутын да әрәм итмәгез, чөнки Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәллам: “Кабул кылынган хаҗ өчен бүләк – бары җәннәт”, - дигән.

Сорау. Гомрә хаҗын тагын кылырга ярыймы?

Җавап. Тәмәттегъта өстәмә кертелмәсә яхшы. Олы хаҗдан соң гомрә хаҗын күпме телисез - шул кадәр кылырга була.

Сорау. Әрвахлар өчен дә хаҗ кылырга ярыймы?

Җавап. Әйе, хаҗ белән 3 кеше җәннәтле була, дигән: кем кыла, кем өчен кыла һәм кем акчасына кыла.

***

Дәрескә шулай ук “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы табибларын да чакырганнар. Рамил ХИСАМОВ белән Ринат ГАЛИМОВ чыгышларында да булачак хаҗиларга файдалы мәгълүмат күп иде:

* тиешле прививкаларны ясатырга, юкса виза бирелми;

* бер климаттан икенче климат зонасына күчүне хроник авырулы кешеләр авыр кичерә, икенче төрле итеп әйткәндә, климат алыштыру авыр барырга мөмкин. Шуңа күрә андый авырулар үзләренә кирәкле даруларын (рецептлары белән) алырга тиеш;

* төрле континент кешеләре үз вирус-бактерияләрен дә ияртеп килә. Ә анда контакт зур, җитмәсә, зур-зур кондиционерлар эшләп, һаваны таратып тора. Шуңа күрә витаминнар эчәргә, организмны йогышлы авыруларга каршы торырга әзерләргә, иммунитетны ныгытырга кирәк;

* рухи күтәренкелек белән йөреп, хаҗда 50 шәр чакрым үткәнеңне сизми дә каласың. Аяклар кыршылып, тән ышкылып җәрәхәтләнергә мөмкин. Уңайлы (өйдә киеп йөреп, аякка җайлашкан) аяк киеме, җәрәхәтле урыннарга тидерү өчен мазьлар кирәк;

* кайбер кирәк-яраклар: намазлык, кулчатыр, түбәтәй, кайчы, бритвалар, битлек һ.б. алырга;

* салкын зәмзәм суы эчмәскә, хаҗда авыруның башы – шуннан.

Максатым - һәр дәресне конспектлап язып бару түгел, чөнки хаҗилар кулындагы китапларда хаҗ кылу гыйбадәте белгечләр тарафыннан бөтен нечкәлекләре белән аңлатылган. Мондый дәресләр үзеңне рухи, әхлакый, психологик яктан әзерләү өчен, “мин бит әле хаҗ кылырга әзер түгел” дигән шик-шөбһәләрне тарату өчен бик тә кирәк – мин әнә шундый нәтиҗәгә килдем. Хәтерлисезме, башта таһарәт алу ничек кыен тоела иде безгә, аннары намазга басарга, кайсы дога артыннан нинди хәрәкәтне кабатларга икәнен бутаудан курыктык. Шул чакта Аллаһ безгә ярдәм итмәдемени? Тәвәккәлләгез, Ул бу юлы да ярдәменнән ташламас. Ә быел тәвәккәлләгәннәргә чын күңелдән хаҗларының кабул булуын телибез.

Дәресне Нәүбәһар КӘБИРОВА тыңлады

ХАҖ КИТАБЫ 

Сорау. Хаҗның телдәге һәм шәригатьтәге мәгънәсе нәрсәне аңлата?

Җавап. Телдә хаҗ – бөеклеккә омтылу, шәригатьтә - махсус урынга, махсус вакытта, махсус гамәлләр белән зиярәт кылудыр.

Сорау. Исламда хаҗның хөкеме нинди?

Җавап. Хаҗ – ислам әркәннәренең берсе. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйткән: “Көче җиткән кешеләргә Аллаһка гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз”.

Сорау. Кемгә хаҗ кылу фарыз?

Җавап. Азат, акыллы, балигълыкка ирешкән мөселманга сәфәре тәмамланганчы транспорт белән тәэмин итә алырлык һәм шул ук вакытта гаиләсенең яшәешенә җитәрлек малы булган бай кешегә фарыз була. Хатын-кызның озатып баручы мәхрәме яки әтисе, туган абыйсы яки ире булырга тиеш. Әгәр Мәккәгә бару юлы бер намаз вакыты кадәр яки аннан да артыграк вакытны алса, мәхрәм кирәк була.

Хаҗның фарызлары, ваҗиблары, сөннәтләре – п/з

Хаҗның фарызлары: ихрам кию; Гарәфәт тавында басып тору; таваф кылу.

Хаҗның ваҗиблары: Корбан гаете көненең таңы атканда Моздәлифә үзәнлегендә басып тору; Сафа һәм Мәрва таулары арасында йөгерү; таш ату; саубуллашу тавафы; чәчне кыскарту яки бөтенләй кыру; кояш баеганчы Гарәфәт тавында басып тору; карин (гомрә һәм хаҗ ихрамнарын берләштерүче) һәм мөтәмәттигъ (бер барган сәфәрендә гомрәне дә, хаҗны да үтәүче) өчен корбан чалу (тәртибе болай: башта таш ата, аннары корбан чала, ахырдан чәчен кыра яисә кисә); корбан көннәренең берсендә зиярәт тавафын үтәү; чәч кыру яисә кисүне изге Әл-Хәрам территориясендә башкару; корбан көннәрендә хаҗ кылу.

Хаҗның сөннәтләре: карин һәм ерактан килүченең (мөфрид) килеп җитү тавафы (таваф кудүм); таваф өчен ихрам кигәннән соң Сафа һәм Мәрва таулары арасында йөгерергә ниятләү; зөлхиҗҗәнең 8 нче көнендә Минага барып куну; Гарәфә көнендә (зөлхиҗҗәнең 9 нчы көне) кояш чыкканнан соң Минадан Гарәфәт тавына чыгу; Корбан чалу көнендә Моздәлифәдә куну; Гарәфәт тавында госел алу; корбан чалуның калган көннәрендә Минада куну.

Мәккәгә керү һәм таваф кудүм (килеп җитү тавафы) – п/з

Хаҗи мөфрид Мәккәгә кергәч, таһәрәт алып Әл-Хәрамга юнәлә. Мәсҗидне күрүгә тәкбир, тәһлил әйтә, аннан соң таваф кудүм кыла. Таваф Кәгъбәнең тыштагы почмагында булган Кара таштан башлана. Аңа йөз белән борылып, ике кулны күтәреп тәкбир һәм тәһлил әйтергә, әгәр мөмкинчелек булса, уң кул белән ташка кагылырга яки үбәргә кирәк. Мөмкин булмаса бер әйбер белән ташка кагылып, шул әйберне үбәргә кирәк. Әгәр бу да мөмкин булмаса, Кара ташка каршы басып, тәкбир вакытында ике кулны колакка кадәр күтәреп, аннан соң ташка тигән кебек ишарәләп кулларны үбәргә кирәк. Аннан соң сул як белән Кәгъбәгә борылып һәм аның ишеге янына юнәлеп таваф кылына.

Тукыма чорнау- п/з

Сафа һәм Мәрва арасында йөгергән вакытта гәүдәгә тукыма чорнау сөннәт. Шулай ук таулар арасында беренче өч мәртәбәсен йөгерү, сул җилкә аша тукыманы ыргыту һәм 7 мәртәбә рәмел кылу (җилкәләрне артка җибәреп, горур сугышчы кебек тиз бару) сөннәт.

Таваф намазы- п/з

Тавафтан соң 2 рәкәгать намаз укыла. Аны Ибраһим мәкамы дип аталган урында уку әйбәт, ул урын Кәгъбә белән намаз укучылар арасында була. Мәсҗиднең башка бер урынында укырга да ярый. Җәбирдән (аннан Аллаһы Тәгалә разый булсын) риваять ителә: “Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәллам бу намазда “Кәфирун” һәм “Ихлас” сүрәләрен укыган”. (Мөслимдә китерелә).

Сәгъи кылу (Сафа белән Мәрва арасында йөгерү) – п/з

Тавафның 2 рәкәгать намазыннан соң Кара таш ягына борылып аңа кагылырга. Аннан соң Сафага әзрәк күтәрелеп “Иннәс-сафәә үәл мәрүәтә миң шәгәәәирилләһ” аятен укырга кирәк. Аннан соң Кәгъбә тарафына борылып тәкбир, тәһлил әйтергә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлламгә салават әйтергә, үз хаҗәтләреңне сорап дога кылырга һәм 3 мәртәбә: “Ләә иләәһә иллә Аллаһу үәхдәһү ләә шәриикә ләһ, ләһүл мүлкү үә ләһүл хәмдү үә һүә галәә күлли шәй-иң кадииир, садака Аллаһу үәгдәһүү үә нәсара габдәһү үә һәзәмәл әхзәәбә үәхдәһү” (Аллаһтан башка бөек көч юк, Аңа шәриклек итүчеләр юк, мөлкәт Аныкы гына һәм хәмед-мактаулар Аңа гына, һәм Ул һәрнәрсәдән дә Кодрәтлерәк, Аллаһ Үзенең вәгъдәсен тотты һәм Үзенең колына җиңү бирде һәм бер Үзе гаскәрне тар-мар итте)”, - дип әйтергә кирәк. Аннары Мәрва тарафына омтылырга, яшел баганага якынайгач, икенче баганага кадәр йөгерә башларга һәм бу вакытта: “Рабби-гъфир уәрхәм уә әнтәл әгаззүл әкрамү үә тәҗәәүәз гаммә тәгләм” (Раббым, гафу ит һәм рәхимле бул, Син иң Бөек һәм Юмарт, бөтен гөнаһларыбызны гафу кыл),- дияргә кирәк. Икенче баганадан соң йөгерү атлауга күчә. Мәрвага менгәч, Сафада нәрсә эшләнсә, монда да шул ук гамәлләр кылына. Һәм шулай 7 мәртәбә кабатлана, ягъни сәгъи Сафадан башланып Мәрвада тәмамлана. Сәгъи вакытында Аллаһны зикер итәргә һәм Коръән укырга, ике яшел багана арасында йөгергәндә һәрберсендә йөрешне тизләтергә кирәк. Хатын-кызларга йөгерергә кирәкми.

Мина үзәнлегенә, аннан соң Гарәфәт тавына килү – п/з

Сәгъине тәмамлагач, Әл-Хәрам мәсҗидендә җәмәгатьтән аерылмыйча биш вакыт намаз уку тиешле. Тәрвия көне туу белән, ягъни зөлхиҗҗәнең

8 нче көнендә Минага барып, 9 нчы көненең кояшы чыкканчыга кадәр анда булырга, һәм шунда җәмәгатьтән аерылмыйча биш вакыт намаз укырга кирәк. Кояш чыкканнан соң Гарәфәт тавына барып, кояш баеганчыга кадәр калырга кирәк. Өйләдән соң имам белән бергә өйлә һәм икенде намазы

укыла. Намаздан соң кояш батканчыга кадәр гыйбадәттә булырга кирәк. Рәхмәт тавына якын басып торып дога кылу мөстәхәб.

Кояш батканнан соң хаҗи Моздәлифә үзәнлегенә китә һәм шунда ахшам һәм ястү намазларын азан вә камәт белән имамга ияреп укый (ахшам намазы Гарәфәттә дә, Моздәлифәгә бару юлында да укылмас). Моздәлифә үзәнлегендә төн уздырырга, таң аткач иртәнге намазны укырга вә кояш чыкканчыга кадәр Аллаһка догада булырга кирәк.

Минага бару, таш ату, корбан чалу вә чәч кисү – п/з

Кояш чыгарга берничә минут вакыт калгач, Мина үзәнлегенә барырга кирәк. Барып җитүче таш атарга тотына. Баганага борчактан зур булмаган 7 таш атарга кирәк, һәрбер ташны атканда: “Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр, ридан лир-рахмәәни үә рагьмән лишшәйтаани” (Аллаһ исеме белән, Аллаһ бөек, Аллаһ ризалыгы өчен вә шайтанга үкенеч өчен), - диясе. Таш атканнан соң баганадан шул минутта ук китәргә кирәк. Хаҗи-мөфрид корбан көнендә таш атканнан соң чәчен кыра я кыскарта. Бу эшләрне эшләгәннән соң ихрамнан чыккан санала һәм якынлык кылудан башка бөтен тыелулар аның өстеннән төшә. Хаҗи-мөтәмәттиг һәм карин таш атканнан соң корбан чала. Чәч Әл-Хәрам җирлегендә киселә, башка урыннарда кырылса, корбан чалу лазем була.

Зиярәт тавафы – п/з

Корбан көнендә хаҗи зиярәт тавафын кылырга тиеш вә бу таваф фарыз гамәлләрдән санала. Аның вакыты өч көн, ягъни корбан көненнән алып кояш чыкканнан соң 12 нче зөлхиҗҗәнең кояшы батканчыга кадәр. Чәчне кырганнан яки кыскартканнан соң Мәккәгә барып җиде мәртәбә таваф кылына. Әгәр дә таваф кудүмнән соң хаҗи сәгъи кылмаган булса, бу тавафтан соң сәгъи кылырга кирәк.

Зиярәт тавафыннан соң Минага кайтырга да киләсе ике көндә өч баганага зәвәл вакытыннан соң таш атарга кирәк. Һәр атканда тәкбир вә тәһлил әйтелә. Ташны 13 нче зөлхиҗҗәдә дә атарга була. Ләкин кояш баткач, 13 нче көндә таш атмыйча торып, Мәккәдән чыгу мәкруһ.

Үәдәәг (саубуллашу) тавафы – п/з

Таш атудан соң үәдәәг тавафы кылына. Бу таваф монда яшәмәүчеләргә ваҗиб.

Хаҗның кагыйдәләрен бозу һәм кәффарәт түләү – п/з

Хаҗда ике төрле кагыйдә бозу бар: ихрамның тыелуларын бозу һәм хаҗ вә гомрә гамәлләрен бозу.

Ихрамның тыелулары: буш сүз сөйләшү; җимагь кылу; бәхәсләшү, тарткалашу; җирдә йөрүче хайваннарны, кошларны үтерү; ауга чыгу; тегелгән һәм гәүдә формасын күрсәтә торган кием кию; пирчәткә һәм аяк киеме кию (башмаклары булмаган очракта аяк киеменең тубыкка кадәр булган өлешен кисәргә кирәк); башны яки битне каплау; ислемай сөртү; кырыну, чәч кыскарту яки тәндәге төкләрдән арыну; тырнакларны кисү, ислемай сөртелгән яки бизәлгән, юылмаган кием кию. Бу тыелулар хаҗда да, гомрәдә дә бер үк төрле.

Хаҗ вә гомрә гамәлләрен бозу: ваҗибларын калдыру, тәртипләрен үзгәртү яисә фарызларын вә ваҗибларын вакытында үтәмәү.

Әл-Хәрамның тыелулары: Әл-Хәрам территориясендә ауга чыгу; агачларны кисү һәм үлән чабу.

Сорау. Әгәр хаҗи бер кулының яки аягының 5 тән азрак бармагының тырнагын киссә, аның кәффарәте ничек була?

Җавап. Аңа садака бирү ваҗиб була.

Сорау. Әгәр хаҗи тегелгән кием киеп, ислемай сибенсә, аңа нишләргә?

Җавап. Ике корбан чалу ваҗиб.

Сорау. Әгәр хаҗи ихрамлы хәлдә бер бөҗәк үтерсә, аның “штрафы” нинди?

Җавап. Бер хөрмә бирергә тиеш.

Сорау. Хаҗ өчен ихрамга кергән кеше корбан көнне кояш чыкканчы Гарәфәттә була алмаса, аңа нишләргә?

Җавап. Ул хаҗга өлгермәгән булып санала, таваф, сәгъи кылырга һәм чәчен кырырга тиеш. Киләсе елда хаҗ кылу ваҗиб була.

Мөхәммәд ГАШЫЙКның “Ислам шәригате” китабыннан кыскартып әзерләнде

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана