Өркештер дәгъват каласы

14 октябрь 2014 ел 09:57

Кукмара районы Өркеш авылының хәтфә болынына ул көнне халык агылды да агылды гына. Болын күз ачып йомган арада аклыкка күмелде: “Фәниябикә” мәдрәсәсендәге мөселман җәйләвендә җәй буе дин нигезләрен өйрәнгән, берсеннән-берсе мәгълүматлы, кызыклы очрашуларның үзәгендә кайнаган яшьләр “Имандыр – дөнья тоткасы, Өркештер – дәгъвәт каласы” дип язылган футболкалардан чыгуга, мәйданга үзгә бер нур, тантана иңде. Балалар, яшүсмерләр өчен спорт ярышлары, уеннар үткәрү, чыгышлар ясау өчен бөтен шартлары китереп җиһазландырылган мәйдан өстендә Корьән аһәңнәре таралуга, күңелне рәхәтлек биләп алды...

Үзләренә лаеклы алмаш булып үсүче яшь буын шатлыгын уртаклашырга елдагыча район имамнары да җыелган. Авылның үзидарә җитәкчесе Илгиз Мансур улы Ярмөхәммәтов тирә-якта матур эшләре белән халык теленә кергән җыен эшенә матур теләкләрен җиткерде. Район мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллинның да үтемле вәгазе, нәсыйхәте нур өстенә нур булды.

Бер-бер артлы уеннар, ярышлар, чыгышлар игълан ителүгә, мәйданнан балалар, яшүсмерләр өзелмәде. Нигә әле авылдашлар, якташлар алдында сәләтеңне, мөмкинлекләреңне сынап, имтихан тотмаска?! “Фәниябикә” мәдрәсәсенә җәй буе сабакка йөргән авыл балалары да, озын ялга дип кунакка кайтучылар да каникулларының файдалы һәм күңелле үтүен расладылар биредә: кем Корьән укып күрсәтте, дөрес һәм матур итеп азан әйтүчеләр, тиз арада намаз тәртипләрен өйрәнүчеләр – һәммәсе остазлар тарафыннан лаеклы бәясен ишетте, төрле номинацияләрдә җиңеп, Фәния ханым кулыннан матур бүләкләр алды.

- Бу җыенга быел тугызынчы тапкыр җыелуыбыз. Без аңа ел буе әзерләнәбез. Халыкны, бигрәк тә балаларны тәрбияләүнең, дин-исламыбыз хакыйкатьләрен ирештерүнең үтемле, сыналган алымы

дип карыйбыз. Әлхәмдүлилләһ, мәдрәсә ишеге каникулларда ябылып тормый: ике малай киләме, сыйныфлары белән үк киләләрме, намаз тәртипләренә өйрәтеп, сабак биреп, чәй эчертеп, күңелләрен күреп озатабыз. Уку-укыту, тәрбия күпьяклы. Яшүсмерләрнең танып-белүен, дөньяга карашын киңәйтү тарихыбызны, мирасыбызны өйрәтү белән бәйләп алып барыла. Быелгы җәйләвебез аеруча кызыклы, мавыктыргыч очрашуларга, фәнни яктан бик мәгълүматлы конференцияләргә мул булды. Мәдәният елы кысаларында 4 конференция уздырдык. Татарстан Фәннәр академиясеннән галимә Фирдәвес ханым Гарипова, җәмәгать эшлеклесе, язучы, тарихчы галимә Фәүзия ханым Бәйрәмова, “Безнең мирас” журналы мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон белән очрашулар яшь күңелләргә гомерлеккә уелырлык булды.

Җәйләүдә “Мөхәммәдия”, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре балаларга тырышып сабак биреп кенә калмадылар, исламча яшәү үрнәген күрсәтүчеләр, әдәп-әхлакка төшендерүчеләр дә булдылар. Казаннан махсус килгән хөрмәтле Сәйдә абыстай Аппакова, Уфадан килгән журналист Исламия ханым Латыйпова дәресләре исә халкыбызның гореф-гадәтләре асылын аңлатуга, гасырлар буе тупланган мирасыбызга хөрмәт тәрбияләүгә юнәлгән иде.

Әлбәттә, җыен уздыру да, каникулларда мәдрәсәбездә җәйләүләр оештыру да, дин сабагы алырга җыелучыларның ялын төрләндерү өчен мәгънәле чаралар уздыру да күмәк тырышлык нәтиҗәсе. Бу уңайдан мин Югары Арбаштан Айдар хәзрәт Шәриповка, Мөдәррис хәзрәткә, авылыбыз укытучыларына, район музее җитәкчелегенә һәм дә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә укып чыккан имамнарга, шәкертләргә рәхмәтле, - диде Фәния ханым, туган ягында ислам нурларын таратудагы зур эшләренә күзәтү ясап.

Аклыкка, иман нурларына коенган яшел болында мөселман балалары җыены көнозын дәвам итте. Кукмара эшмәкәрләре

юмартлыкта да сынатмады: кунакларны халкыбызның борынгы ризыгы – борайдан әзерләнгән пылау белән сыйлады.

Вәсилә РӘХИМОВА,

Кукмара районы

Башка журналлар

KAZANSUMMIT: Мөселман булмаганнар да хәләл продукциягә өстенлек бирә

“Хәләл” сүзен без күп очракта азык-төлеккә карата гына кулланабыз. Әмма соңгы елларда хәләл...

20 май 2016 ел 12:55

Татарстан мөфтие ветераннар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. “Туган...

10 май 2016 ел 11:15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана