Казанга Татарстан хаҗиларының беренче төркеме кайтты

20 октябрь 2014 ел 09:34

Бүген көндез Казанга Мәдинәдән туры рейс белән Татарстан хаҗиларының беренче төркеме кайтты. “Казан” Халыкара аэропортында хаҗиларны туганнары, якыннары, шулай ук республика мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре каршы алды.

Хаҗиларның беренче төркеме хаҗга 25 сентябрьдә үк киткән иде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте "Хаҗ” хаҗ-операторы генераль директоры урынбасары Габдулла хәзрәт Галиев белдергәнчә, Согуд Гарәбстанына Татарстаннан 1800 кеше киткән. Аларның күбесе - республиканың үзеннән, шулай ук Россиянең якын төбәкләреннән баручылар да бар.

“Яхшы хис-кичерешләр белән кайттык. Бу - изге урыннар. Без хаҗ кылырга 5 ел әзерләндек, һәм безнең хыяллар чынга ашты, - дип билгеләп үтте 68 яшьлек Рәис Мөҗипов. – Үз алдыбызга куелган бурычларны башкардык. Аллаһ безнең тырышлыкны кабул итсен, гөнаһларыбызны кичерсен”. Моннан тыш, хаҗи сәфәрнең яхшы оештырылуын да билгеләп үтте һәм алган хис-кичерешләрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый, дип белдерде.

“Без гомердә беренче тапкыр хаҗ кылдык һәм бик канәгать калдык. Хаҗилар эшләргә тиешленең барысын да үтәргә тырыштык”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Мәккәдә абыйсы һәм апасы белән булган 55 яшьлек Рушания Шакирова. Бу гаилә хаҗ кылырга ике ел элек карар кабу иткән булган. “Сәфәр яхшы оештырылган, туклану да югары дәрәҗәдә иде. Оештыручылар, безнең имамнар безне кулыбыздан җитәкләп диярлек йөрделәр, барысын да күрсәттеләр”, - диде ул. “Аллаһ безнең тырышлыкны кабул итәр, дип өметләнәбез, һәм һәркемнең дә бу изге урынга хаҗ кылуын телибез”, - диде ул. 

Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана