Аллаһның исемнәре нәрсә турында сөйли

04 март 2015 ел 11:30

Аллаһы Тәгалә Үзен гүзәл исемнәр белән атаган, Ул илче итеп күндергән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) алар турында безгә хәбәр биргән. Әлеге туксан тугыз исемнең мәгънәләре тирән, дәрәҗәләре югары. Ә ул исемнәрне безгә белергә кирәкме, белгән кешегә аның нинди савабы бар? Әлеге сорауларны без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка бирдек.

- Болар турында сөйләшкәндә, без иң беренче Аллаһының бу галәмне бар итүен искә алып үтәргә тиешбез. Без һәрберебез дә бу дөньяны кемдер барлыкка китергәнлеген аңлыйбыз. Мантыйк буенча, бу галәмнең хуҗасы булырга тиеш бит инде, үзеннән-үзе бернәрсә дә була алмый. Бер әйбер булса, аны бар итүчесе дә бар.  Кеше шуны аңлый, әмма дә ләкин Аллаһы Тәгалә безгә үзен танытмаган булса, без Аның нинди икәнен белмәс идек. Шуңа да Аллаһ Үзен танытты, пәйгамбәрләр җибәрде, Коръәнне иңдерде. Шул Коръән Кәримдә һәм пәйгамбәрләрнең кайбер сүзләрендә Аллаһының кайбер исемнәре атала. Мәсәлән, әл-Газиз, әл-Кавий, әр-Рахмаан...

- Нәрсә өчен кирәк соң бу исемнәр?

- Берәр шәхесне танытырга кирәк булса, әйтик, сайлаулар алдыннан депутатлыкка кандидат булган кешеләр турында еш сөйли башлыйлар, аның гаиләсе белән таныштыралар, кайда хезмәт куюы, нәрсәләр эшләгәне, хәтта хоббилары турында да мәгълүмат бирәләр. Халык, шуларны өйрәнеп, кайсына булса да үз тавышын бирә. Яки икенче мисал: кызны кияүгә биргәндә яки улны өйләндергәндә, ата-аналары, гадәттә, аларның нәселләрен тикшерә – янәсе, ниндирәк гаиләдә тәрбияләнгән икән. Димәк, нәрсә яки кем турындадыр күбрәк мәгълүматка ия булсак, ул безгә шуның кадәр яхшырак. Аллаһы Тәгалә дә безгә Үзен бик күп исемнәр, сыйфатлар белән танытты. Әйтик, әл-Хәким, ягъни хикмәт иясе, әр-Раб – тәрбияләүче, әл-Кавый – көчле, кодрәтле... Бу исемнәрнең мәгънәләре безгә Аллаһы Тәгаләнең нинди сыйфатларга ия булганын күрсәтә. Әл-Халик исеме бу дөньяны бар итүче дигәнне аңлата. Ә без Аллаһның юкны бар иткәнен беләбез. Әш-Шәфий - куәт-шифа бирүче. Табиб дәвалый, ә шифаны Раббыбыз бирә. Бу исемнәрне без белгән саен, Аллаһыга карата мәхәббәтебез арта, чөнки күрәбез - Ул мөэминнәрне ярата, Ул мәрхәмәтле, шәфкатьле, әз генә гамәлгә дә күп итеп савап бирә. Без адәм балалары теге яки бу сыйфатка тугач, укыгач, өйрәнгәч кенә ирешәбез. Табиб булу өчен укыйбыз, аннары гына кешеләрне дәвалый башлыйбыз һәм табиб исемен алабыз. Кешегә исем нәрсәне дә булса башкаргач кына килә. Ә Аллаһ шул исемнәргә баштан ук ия иде инде.

- Аллаһының туксан тугыз исеме бар дисәләр дә, кайбер галимнәр аны күбрәк дип саный. Аның исемнәре күпме соң?

- Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бер сүзе безгә дәлил булып тора: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр». Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан артып китә, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бу хәдисе туксан тугызны санау турында, ләкин алар күп, диләр. Ни өчен дигәндә, аның бер хәдисендә «Мин Сине үз исемнәрең яки бездән яшереп калдырган исемнәрең белән мактап бетерә алмыйм» диелә. Димәк, Аның кайбер исемнәре безгә күрсәтелгән, кайберләре - юк. Шуның өчен Аның исемнәрен кем табып саный, шул савапка ия була. Безнең бурычыбыз исә туксан тугыз исемне табып санарга тырышу. Ул исемнәр язылган китаплар хәзер күп басылды, кемдер алар арасында аермалыклар да бар дияр. Әйе, бер китаптагы бер исем башкасында булмаска, аның урынына үзгә исемнәр куелырга мөмкин, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.)дән туксан тугыз исемне санаган дөрес хәдис килмәде. Безгә ул исемнәрне аерым билгеләп куймады. Бары тик туксан тугыз исеме бар дип кенә әйтте. Аның, Аллаһның туксан тугыз исеме бар, дигән сүзләрен сәхабәләр ишетте һәм башкаларга ирештерде. Шуларны ишеткән кешеләр туксан тугыз исемне үзләре эзли башлый. Минем үземә шәхсән әлеге туксан тугыз исем турында Татарстан радиосы өчен илле алты вәгазь яздырырга туры килде. Анда мин бездәге китаптапларда киң таралган исемнәргә генә таянмадым, күбесе, әлбәттә, шуннан, ә кайберләрен башка китаплардан, галимнәрнең күпчелеге таныган исемнәрне өстәдем.

- Ул туксан тугыз исемне без яттан белергә тиешбезме?

- Аллаһның туксан тугыз исемен санаган кеше җәннәтле була, дидек. Санау ул һәрберсен ятлап чыгу дигән сүз генә түгел, без алар буенча гамәл кылырга, аларга салынган мәгънәгә туры килерлек тормыш рәвеше алып барырга тиешбез. Аллаһның бер исеме – әс-Сәмиг (мәгънәсе - ишетүче) икәнен белгәч, үзеңне гайбәт сүз сөйләүдән, әл-Басыйр (күрүче) булуын белгәч, гөнаһ эш эшләүдән тыерга кирәк, бу үзенә күрә бер тәрбия чарасы да. Кеше Коръәнне ятлап бетерергә мөмкин, Аллаһ кушканны үтәмәсә, ул коры ятлау гына булып кала. Шуңа да «исемнәрне санап чыккан кеше» дигәндә без гап-гади кабатлап утыруны гына күз алдында тотарга тиеш түгелбез. Аларны белергә һәм шулар буенча гамәл кылырга кирәк. Авырыйсың икән, Ходайга әй-Шәфий (шифа бирүче) дип мөрәҗәгать итеп дога кыл. Тәүбә иткәндә, йә-Гафур (гафу итүче) дип эндәш.

- Кайбер китапларда ул исемнәрнең мәгънәләреннән тыш кайбер киңәшләр дә бирелә. Әйтик, әл-Мүгыйд дигәнен йортның бөтен почмагына җитмешәр тапкыр укып чыксаң, хәбәрсез югалган кеше кайтыр яки аның кайдалыгы мәгълүм булыр дигән. Боларга ышанырга кирәкме икән?

- Бу Пәйгамбәребез (с.г.в.)дән килгән әйбер түгел. Бу кешеләр сүзе. Күпмедер тапкыр тәкърарлап торуда түгел хикмәт. Әйтик, сезнең исемегезне мең тапкыр кабатлап утырып, берәр нәрсә үзгәрәме? Юк. Монда шул исемне кабатлап утырырга түгел, ә шул исем белән Аллаһка эндәшергә, дога кылырга, Аңардан югалган кешене табарга ярдәм итүен генә сорарга кирәк. Димәк, без Аллаһны мактап, Аңа мөрәҗәгать итәбез. Чынлыкта Пәйгамбәребез (с.г.в.) Аллаһның дүрт матур зекере бар, шулар Аллаһның иң яраткан сүзләре, диде. Алар: сөбханаллаһ, әлхәмдүлилләһ, лә иләһә иллаллаһ, Аллаһы әкбәр. Болар инде безгә Пәйгамбәребездән килгәннәре һәм аларны тәкрарлап утыру да саваплы. Ә туксан тугыз исемгә килгәндә, Аллаһы Тәгалә әйтте: «Аллаһының күркәм исемнәре бар, шулар белән Аннан сорагыз: «Йа Раббым Аллаһ, Син әр-Рахмаан, әр-Рахиим, безне рәхмәтеннән ташлама, җәннәткә керерлек тормышлар насыйп ит. Әмиин».


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА, “Шәһри Казан”

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Хатын-кыз эчсә, нәтиҗәсе күпкә аянычрак»

Узган елны республикада аракы эчеп үлүчеләрнең саны 356га җиткән. Әле бу үлүчеләр генә, хәмер эчү...

29 гыйнвар 2016 ел 13:03

Борындыкта – бәйрәм

Кайбыч районының Борындык авылында бу атнада бик истәлекле вакыйга булды. 120 еллык тарихка ия Таш...

22 гыйнвар 2016 ел 17:11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы