Товарны сатып алганнан соң бүләк уйнату шәригатькә туры киләме?

16 март 2020 ел 15:48

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Ислам атрибутикасы кибетләренең товар алучылар арасында гомрәгә юллама уйнатулары шәригатькә туры киләме?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Ислам финанс учреждениеләренең аудит һәм бухгалтерия хисабы оешмасының “Бәйгеләр һәм бүләкләр” дип исемләнгән 55 нче номерлы шәригать стандартында болай диелә: “Маркетинг бүләге – теге яки бу товарны, хезмәтне алга үстерү яисә билгеле бер сәүдә урыннарына инвесторларны җәлеп итүгә юнәлдерү өчен махсус уйлап табылган бүләк. Компания, үз эшләнмәләрен яисә үз хезмәтләрен сатып алсыннар өчен, бүләк уйнатырга, баллар системасын кулланырга яисә бүләкне болай гына да тапшырырга мөмкин.

Товарны, хезмәтне сатып алу шартын куймыйча, бүләк уйнату рөхсәт ителгән.  Сатып алырга тәкъдим ителә торган товар яисә хезмәт бүләк уйнатуның шарты булган очракта, шәригать күзлегеннән рөхсәт ителгән булырга тиеш.”

Бүләк уйнатканда товар сатып алу шарт булып торган очракта түбәндәгеләргә игътибар итү тиешле. Товарның бәясен арттыру ярамый, ягъни ул гадәти көннәрдәге бәядән кыйммәтрәк булырга тиеш түгел. Сатып алучының максаты бүләк оту түгел, ә товар яисә хезмәтне сатып алу булырга тиеш. Бүләк оту мөмкинлеге барлык катнашучылар өчен дә бердәй булырга тиеш. Бүләк уйнатканда турыдан-туры яки читләтеп комиссия алу яисә өстәмә түләү кертү тыелган.

Шушы шартлар үтәлгән очракта, товар сатып алу шарты белән бүләк уйнату шәригать буенча рөхсәт ителгән. Ә Аллаһ – яхшырак белүче.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана