Пәйгамбәребез Мөхәммәд исеменнән соң әйтелгән салаватның мәгънәсе нинди?

19 март 2020 ел 14:51

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Пәйгамбәребез Мөхәммәд, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, исеменнән соң кулланыла торган салават турында төгәл генә мәгълүмат таба алмыйм. “Саллаллаһу галәйһи вә сәлләм” һәм “галәйһи әс-сәлату вә әс-сәлләм” гыйбарәләре арасында аерма бармы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам!

Беренчедән, Пәйгамбәребезгә, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, салават әйтү – иң мөһим сөннәт һәм зур әҗерләр вәгъдә ителгән изге эшләрнең берсе.  

Габдулла ибн Мәсгудтан тапшырыла, Пәйгамбәребез, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, әйткән: “Кыямәт көнендә миңа иң якын кеше миңа күпләп салават әйткән кеше булыр” (Тирмизи, № 484, Ибн Хиббан, № 911).

Икенчедән, салаватның мәгънәсенә килгәндә, имам әс-Сануси, аңа Аллаһның рәхмәте булсын, аны болай аңлата:

“Аллаһка карата “әс-сәлат” сүзе өстәмә хөрмәт һәм изгелекләр белән бүләклүне аңлата. Ә “әс-сәләм” сүзе Аллаһтан аңа (Пәйгамбәребезгә) өстәмә иминлек, изге сәламләү һәм олуглау дигәнне аңлата” (“Шәрх әс-Сугра”).

Бу фикерне ачыклап, шейх Ибраһим әд-Дусуки, аңа Аллаһның рәхмәте булсын, болай ди: “әс-сәлат” сүзе мәхлуклар өчен (мәсәлән, кешеләр, фәрештәләр) дога ролен үти, ягъни Аллаһка дога белән мөрәҗәгать итеп, кеше Пәйгамбәребезгә, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, хөрмәт, мәрхәмәт һәм аның дәрәҗәсен күтәрүне сорый.

 Аллаһка карата “әс-сәлат” сүзе Пәйгамбәребезне өстәмә олылау һәм аңа өстәмә мәрхәмәт күрсәтү дигәнне аңлата. Ни өчен өстәмә? Чөнки Аллаһ Пәйгамбәребезне, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм,  болай да олуглаган: ул аны кешеләр арасында иң күркәме итеп сайлаган һәм башка пәйгамбәрләрнең юлбашчысы итеп билгеләгән. Шуңа күрә Аллаһтан салават – Пәйгамбәребезнең болай да югары булган дәрәҗәсен тагын арттыру һәм аның тагын да зуррак изгелекләр белән бүләкләү дигәнне аңлата.

Ә без салаватны әйткәндә, бу изгелекләрне Пәйгамбәребез, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, өчен Аллаһтан сорыйбыз булып чыга.  

“Әс-сәләм” сүзе, югарыда әйтелгәнчә, өстәмә иминлек, изге сәламләү һәм олуглау дигәнне аңлата. “Өстәмә иминлек” дигәндә Аллаһның Пәйгамбәребезне, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, үзе өчен, өммәте өчен куркулардан азат итүен аңларга кирәк. Бу урында Пәйгамбәребезгә, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, үзе өчен куркырга ниндидер нигез булган дип уйлау дөрес булмас, кеше Аллаһка никадәр якын, ул шулкадәр Аллаһтан курка (әд-Дусуки).

Димәк, “саллаллаһу галәйһи вә сәлләм” гыйбарәсенең мәгънәсен түбәндәгечә аңлау тиешле: “Йә Раббыбыз, без Синнән Пәйгамбәребезгә, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, тагын да күбрәк хөрмәт, изгелек бирүеңне, аны борчылырга мәҗбүр итүче бар нәрсәдән саклавыңны; аның дәрәҗәсен күтәрүеңне һәм аны Җәннәт әһелләренең иң күркәм сәламе белән сәламләвеңне телибез”.

“Саллаллаһу галәйһи вә сәлләм” гыйбарәсен “аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын” дип аңлау дөрес, ул бары гыйбарәгә салынган барлык мәгънәләрне генә биреп бетерми.

Өченчедән, сез “саллаллаһу галәйһи вә сәлләм” һәм “галәйһи әс-сәлату вә әс-сәлләм” гыйбарәләре арасында аерма бармы, дип сорадыгыз. Алар арасында аерма юк дияргә була. Беренче гыйбарәдә без Аллаһның исемен әйтәбез, ә икенчесендә исемен әйтмичә, Аны күз алдында тотабыз.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана