Сорау: Әссәламү галәйкүм! Тәһарәтне йомык күз белән алырга ярыймы?
Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Сез битне юганда күзләрне йому турында сорый торгансыздыр. Бу форсаттан имам Габделхәй әл-Ләкнәвинең “Фәтәва” фәтвалар җыентыгында мондый фикере бар:
ولا بأس أن يغسل وجهه مغمضا عينيه. كذا روي عن أبي حنيفة رحمه الله تعالى
“Битне күзләрне йомып юуда бернинди хата юк. Бу имам Әбү Хәнифәдән, рахмәтуллаһи галәйһи, китерелә”.
Әмма “Әл-Гиясийя”дә болай диелә: әгәр күз кабагын бик нык җыерсаң, тәһарәт дөрес булмый, чөнки күз кабагының эчке ягын һәм күзләрне юу кирәкми, ә күз кабагының тышкы ягы юылырга тиеш.
Аллаһ яхшырак белүче.