Теш дәвалаганда ясалган укол уразаны бозамы?

07 май 2020 ел 12:14

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Күптән түгел теш дәваларга туры килде, табиб авыруны баса торган укол ясады. Уразаны бозамы ул?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Укол ясауга кагылышлы мәсьәләләргә инде кагылган идек. Укол ясату уразаны бозмый. Авыз куышлыгына ясалган укол да уразаны бозмый, әмма бу очракта уколның тамчысы тамакка китү куркынычы бар. Теш ямаганда яисә алганда, аның кыйпылчыклары тамакка китәргә мөмкин. Бу очракта ураза бозыла.

Шәригатьтә уразага түбәндәгечә билгеләмә бирелә:

هو الإمساك نهارا عن إدخال شيء عمدا أو خطأً بطنا أو ما له حكم الباطن و عن شهوة الفرج بنية من أهله  (نور الإيضاح/ كتاب الصوم)

Ураза ул – ашказанына яисә аш кайнату әгъзаларына (үңәч, эчәклек) махсус яисә ялгышып ни дә булса керүдән, җенси якынлыктан тыелу. (“Нур әл-Идах”).

Димәк, авыз куышлыгы аша үтеп ашказанына кергән бар нәрсә дә уразаны боза. Шунлыктан, ашыгыч ярдәм кирәк булмаган очракта, Рамазан аенда тешләрне дәвалаудан тыелып тору хәерлерәк.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана