Мәни чыгу уразаны бозамы?

13 май 2020 ел 16:52

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Күптән түгел генә өйләндем. Хатыным белән телефоннан сөйләшкәндә, җенси темага кереп китеп, мәни чыкты. Минем уразам бозылдымы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Хатыныгыз белән телефоннан сөйләшкәндә мәни чыгу уразаны бозмый.

“Нур әл-Идах” китабында имам Шурунбуләли болай ди:

باب ما لا يفسد الصوم:

أو أنزل بنظر أو فكر و إن أدام النظر و الفكر

“Карау яисә башка килеп, уйлап йөрүләр аркасында чыккан мәни уразаны бозмый”.

Әгәр мәни чыгуга сез үзегез физик яктан сәбәпче булгансыз икән, ураза бозыла һәм каза кылу тиешле була.

Имам Әл-Мәйдани (Аллаһ аннан разый булсын) болай дип яза:

باب مفسدات الصوم:

و من جامع فيما دون الفرج فأنزل فعليه القضاء لوجود معنى الجماع و لا كفارة عليه لانعدام صورته

“Әгәр ир-атның, хатыны белән якынлыкта булмыйча да, мәние чыккан икән, аның уразасы бозыла, каза кылырга кирәк була. Кәффарәт тиешле булмый, чөнки асылда мәни чыкса да, рәвеше буенча ул җенси якынлыкка туры килми”.

Башка фәтвалар

Ихрамга керү мәсьәләсе

07 декабрь 2022 ел 13:13

Витр намазы турында

07 декабрь 2022 ел 12:03
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана